24 буынлы шәҗәрәсен төзегән

24 буынлы шәҗәрәсен төзегән

Соңгы вакытта шәҗәрә төзү модага кереп китте. Гаилә шәҗәрәсен генә түгел, шәһәр яки авылыныкын, хәтта мәче белән этенекен төзетеп, түр башларына элеп куючылар да бар. Ә менә Башкортстанның Илеш районы, Теләкәй авылында яшәүче Нәзир Рәхимов 24 буыннан торган нәсел шәҗәрәсен төзегән! Бу инде модага иярү генә түгел. Югыйсә, шушы эшкә 25 ел гомерен багышлар идемени?!

Һөнәре буенча Нәзир әфәнде – инженер-механик. «Ә монысы – минем хобби», – дип елмая ул, ике метрлы койманың буеннан-буена сузып эленгән нәсел шәҗәрәсенә ымлап. Ә мин шушындый зур эшне башкарып чыккан кешене тарих белгече, һич булмаса, укытучыдыр дип уйлаган идем! «Нәселебезнең 16 буыны билгеле иде инде, мин тагын 8 буынны өстәдем. Бу шәҗәрәдә 1700 кеше исеме язылган! Безнең нәсел атаклы Гәрәй ханга барып тоташа. Элекке Гәрәй волостена караган, ә хәзер Актаныш җирлегендә урнашкан авылларга, әйтик, Илчебай, Уразай, Әҗәкүлгә нигез салучылар да – безнең нәселдән», – дип горурланып сөйли Нәзир әфәнде.

Нәсел шәҗәрәсе белән 1991нче елда кызыксына башлый ул. Башта үзе яшәгән Илеш районы архивында казына, аннары – Уфа, Казан, Мәскәү архивларына кереп чума. Эзләнә торгач, үз нәселенең тамгасы аскы өлеше тоташкан Х хәрефе икәнлеген ачыклый, шуның буенча борынгы бабаларын барларга тотына. «Хәзер архив документлары белән эшләү бик кыйммәткә чыга диләр бит», – дим. «Архивка кереп, документларны укып утыру бушлай. Ә инде күчермәсен ала башласаң, бер «Дело» 300-500 сумга төшә. Үткәнеңне беләсең килсә, акчаны кызганмыйсың икән ул», – ди әңгәмәдәшем.

Архивта утыру белән генә чикләнми ул, ДНК анализын да ясата. «Анализ күрсәткәнчә, безнең нәсел азиатлар түгел, тамырларыбызда Скандинавия каны ага. Нәсел башы Гәрәй бабай ташландык бала булган, Чыңгызхан нәселе дәвамчысына өйләнгәч кенә үзе дә хан булып киткән, дигән риваять бар, бәлки, анда дөреслек тә юк түгелдер», – ди Нәзир Рәхимов.

Халыкта: «Төп атадан алып, җиде буыныңны бел!» – дигән сүз бар. Нәзир әфәнде бу санда гына тукталып калмаган. Әле хәзер дә туктарга җыенмый, төшеп калган буыннарын барларга исәпли. Уллары Таһир белән Заһир да кызыксынып киткән икән. Шуңа күрә ата кешенең күңеле тыныч: Рәхимовлар шәҗәрәсенең тулыланып торачагына, киләчәк буыннарга да тапшырылачагына ышана ул.

Сөмбел СӘЙФИ,

Казан – Башкортстан – Казан

Комментарии