Йон оекбашның чималын каян алалар?

Йон оекбашның чималын каян алалар?

Бу сорауга җавап гади, ләкин бүген шәһәр баласы гына түгел, авылныкылар арасында җавап белмәүчеләр булуга шаккатарлык түгел. Шәхси хуҗалыкларда сарык асраучыларны бармак белән генә санарлык кайбер авылларда. Икенчедән, бүгенге заман балалары әзергә-бәзер яши. Нигә сарык асрап, йонын кыркып, аны язып, аялап, эрләп торырга ди, кибеттә җаның ниндиен тели, шундые бар. Әйе, кул, физик хезмәтне техника алыштырды. Ә бит бу эшләрнең бернигә дә алыштыргысыз үз ләззәте бар. Түбән Кама районының Шәңгәлче авылы үзешчәннәре «Орчык бәйрәме»ндә әнә шул асылны ачарга тырышты.

Шәңгәлче авылы мәдәният йорты директоры Венера Сәлимова әби-бабай тәрбиясе алган. «Күп итеп сарыйк асрый идек. Елына ике тапкыр – язын-көзен аларның йонын алырга кирәк. Бу бер кеше генә башкара торган эш түгел. Аннары шул йонны тетәбез. Әбиемнең йон эрләп утыруы әле хәзер дә күз алдымда», – диде ул.

Ул сөйләгәндә, ишегалдында сарык йонын алган вакыт искә төште. Дөрес, сарыкларыбыз күп түгел һәм озак асрамадылар. Ә менә күрше авылда яшәүче әбием гомер бакый кәҗә, берничә баш сарык тотты. Җәйге каникулларда аның янында яшәгәнлектән, көн саен капка төбенә көтү каршыларга чыга идем. Сарык йоны алышырга күрше апалар керә. Аларның эшен читтән күзәтеп торам. Эш беткәч, озаклап, тәмен белеп кенә чәй эчәләр. Сүз, нигездә, сарык йоны турында бара. «Кайда гына йөридер, тигәнәккә батып беткән, ничек язып бетерәсе булыр инде?» – ди әби. Икенче кич өйалды баскычына зур тукыма кисәге җәелә, аңа кичә кыркылган йонның бер өлеше салына. Бу – бүген язылырга тиешле норма. Әби, аякларын сузып, баскычка утыра да, бисмилласын әйтеп, йон яза башлый. Кыска йоннарны – бер якка, озынракларын икенче якка куя. Эшен тәмамлагач, артык кысмыйча гына, йон өеменнән төргәк ясый һәм аерым тукымага төреп куя. Көтү кайтып, кәҗәне саугач, кичке аш вакыты җитә. Көн сүрелә. Өйнең олы ягында ут кабына. Түрдә «Рубин» телевизоры эшли. Шулчак, тамак кыра-кыра, Фәгыйлә апа керә. Култык астында кул эше булыр. Ике як өчен уртак булган җылы мичкә аркаларын терәп, бер көйгә сөйләшә-сөйләшә, ике әби эшкә тотына. Оекбаш-бияләй бәйләргә дигән йомгакларны көядән саклау үзе бер проблема. Нафталин исе әйберне берничә тапкыр юганнан соң гына бетә. Сарык йонының сыйфатын, аннан бәйләнгән әйбернең мамыклануыннан һәм юганнан соң агаруыннан чыгып билгелиләр.

Сарык йонын алуда үземә бер тапкыр катнашырга туры килде шикелле. Әни белән ахирәте Тәслимә апа йон кыркыганда, мин сарыкның башын тотып тордым. Аяклары бәйләүле булса да, сарык тыпырчына. Тынгысызлыгы аркасында тәне киселәсен белсә, тик кенә ятар иде дә бит…

Сарыкларны бетергәч, йонны сатып ала башладылар. Чыгышы белән Башкортстаннан булган гаилә дусларыннан алуым хәтердә. Аларның сарык йонын йомшак, мамыклана торган, дип мактый иде әни. Тик нишләптер, кара йонны өнәп бетермәде. Кер күтәрә, тик җылылыгы юк, тиз туза, диләр.

Шулай да йон җеп әзерләүнең иң катлаулы эше дип аны эрләү һәм кату дип саныйм. Катага бәйләнгән йонны тигез итеп тартырга кирәк: ул юан да, артык нечкә дә булмаска тиеш. Ә катканда, орчык белән эшләргә өйрәнергә кирәк. Орчык белән дөрес идарә итмәсәң, җеп өзелә, орчыкка җеп тигез чорналуга ирешүгә кадәр җиде кат тир түгәсең. Авылда йон эрләү һәм кату осталары була. Дөрес, бер вакыт кул катасын электр белән эшли торганы алыштырды. Бу эшне күпкә җиңеләйтсә дә, электр эрләгечтә эшләү өчен сабырлык һәм җитезлек сорала. Монысы минем истәлекләр.

«Орчык бәйрәме»н тамаша кылучылар йон язу, аялау, кату эшен зур кызыксыну белән күзәтте. Алар орчыкның нинди агачтан һәм ничек ясалуын да белде. Өмә формасында уздырылган бу бәйрәмдә өлкәннәр һәм яшьләр катнашкан. Бу көнне мич ашы пешерелгән, төрле уеннар уйналган. Шәңгәлчеләр шуның берсе – орчык әйләндерү уенын күрсәтте. Орчык очы караган кешегә җәза бирелде. Йорт хуҗасы булган бабай әтәч булып кычкырды, хуҗа хатын тизәйткечләр әйтергә оста икән.

Матур күренеш. Тик шундый сорау туа: бүген авылларда әби-бабайларыбыздан килгән гореф-гадәтләр сакланамы? Әлеге сорауга Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлимов болай ди:

– Кызганычка, барысын да түгел. Хәзер авылда эре мал асраучылар азаеп бара. Элеккеге кебек, урам тутырып, оя-оя каз, үрдәкләр узмый. Хәтерләсәгез, кеше кыш көне олы мал суйса, бәлеш, аш пешереп, туганнарын кунакка чакыра, яңа суйган иттән авыз иттерә – бу туганлык җепләрен өзми сакларга да ярдәм итә иде. Ә хәзер капкалар бикле, тәрәзәләрдә пәрдәләр. Күп итеп каз асраучылар өмә уздыра, билгеле, кич белән каз коймагына чакыралар. Безнең бурыч – шушы традицияләрне үзебезнең балаларга, оныкларга тапшыру.

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Вәсилә Исмәгыйлева әзерләгән «Халкыбыз хәзинәсе» проекты буенча оештырылган шушындый чаралар да гомерле булсын дигән теләктә калам.

Нурисә ГАБДУЛЛИНА,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии