Хоккей ул татар-башкортныкы!

Бөтен Русиядә, бигрәк тә Татарстанда иң популяр спорт төре — хоккей! Язын кызыксыну тагын да арта. Чөнки Континенталь хоккей лигасының (алга таба — КХЛ) даими чемпионаты тәмамланды һәм плей-офф уеннары башланып китте.

-башкорт командалары («Ак Барс», «Салават Юлаев», «Нефтехимик» — А.Ш.) КХЛның тәүге чемпионатында үзләрен янәдән лига дилбегәсен тотучылар буларак күрсәтте. Турнир таблицасында Уфа — беренче баскычта, — икенче, Түбән Кама — ундүртенче (финанс ягыннан башка командалар белән чагыштырганда, бу яхшы күрсәткеч. Мисал өчен, лиганың иң кыйммәтле командаларының берсе «Авангард» клубы уналтынчы баскычны били — А.Ш.) урында булулары белән тарихка кереп калачак. Өстәвенә, татар-башкорт командалары уенчыларының бомбардирлар исемлегендә алдынгы урынны биләве шуңа кабаттан дәлил булып тора.

Инде КХЛда барлык командалар өчен дә төп көндәш татар-башкорт командалары булуында шик тумый. Матбугатта без, уенда без, җанатарлар авызында да без. Хәтта Мәскәү командаларына да көнләшергә генә кала.

Бәлкем, хоккей ул башкорт-татарныкы дигәнгә басым ясау мәслихәттер дә. «Салават Юлаев» турнир таблицасында татарларга караганда, бер баскычка өстә. Шулай да әле башкортларның хоккейда үз урыннарын табуына ике ел гына. Ә «Ак Барс» инде шушы исем астында чыгыш ясаганнан бирле зур максатлар куеп атлый, тарихта уналтынчы тапкыр плей-оффта чыгыш ясый. Моңа өстәп, «Советский спорт» эксперты да даими чемпионатта казанлыларга уфалыларны куып җитәр өчен берничә уен җитмәде, дип искәртә. Һәм «Ак Барс», башка командалар белән чагыштырганда, КХЛның шашкан календаренә яраклаша алган иң оптималь команда.

Татар-башкортның лидер булуы үзгәрергә дә мөмкин. Чөнки плей-офф ул – төрле көтелмәгән сюрпризларга бай чор, уеннарның да кызганнан-кызган чагы. Бөтенләй яңа хоккей туа. Ә алга таба бу исемне аклап барыр өчен, плей-оффта үзеңне бары көчле яктан гына күрсәтү зарур. Моңа әзерлек ничегрәк бара соң?

«Советский спорт» эксперты Борис Майоров плей-оффта чыгыш ясаучы һәр командага фаразларын тәкъдим иткән. Сүз «Ак Барс»ның Казахстан «Барыс»ы белән очрашуы турында. Соңгы вакытта «Барыс» плей-оффка эләгер өчен, бөтен көчен сарыф итте һәм максатына иреште. Бу киеренкелектән соң «Ак Барс» белән көч сынашырга аның хәле калмады. Әнә спорт белгече шушындый аңлатма китереп, казанлылар өч уен рәттән җиңү яулар дип ышандыра ул.

«Салават Юлаев» – бик үзенчәлекле команда — Омскиның «Авангард» клубы белән очраша. Сезон башланыр алдыннан, Омск командасы белән атаклы, тәҗрибәле чех уенчысы Яромир Ягр килешү төзегәч, төрле фикерләр йөрде. «Авангард» ныгыды, аларны җиңү сирәк командаларга гына татыячак, дигән сүзләр күбрәк ишетелсә, кайберәүләр авызыннан Русиягә Ягрның акчага кызыгып кына килүе әйтелде. Чемпионат тәмам, әмма Ягр тиешле уен күрсәтмәде. Бигрәк тә «Авангард» үзенең яшь лидеры Алексей Черепанов үлеменнән соң, аңына килә алмады. Һәм бөтенләй сүлпәнәйгән рух белән алар чак плей-оффка керә алды. Һәрхәлдә, Омск командасыннан беркем мондый нәтиҗә көтмәде. Минем фикер Майоровныкы белән муафыйк, күрәсең. Ул бу сериядә «Салават Юлаев» көндәшләрен 3:1 исәбе белән отачак дип белдерә.

Әлеге дә баягы белгеч фикеренчә, Түбән Кама шәһәренең «Нефтехимик» командасы 1:3 исәбе белән Ярославльнең «Локоматив» командасына оттырачак, ди. Кызганыч, бу шулай булыр, ахрысы. Ярославль командасы чемпионат буе стабиль уен алып барды. Өстәвенә, биредә тәҗрибәле уенчылар белән тренер да әһәмиятле урын били. Әмма «Локоматив» командасына татарлар зур проблемалар тудырырга сәләтле. Бу – түбән камалылар тарафыннан һәр елның плей-оффында була торган гадәти хәл.

Әйтәсе дә юк, кая карама, бар җирдә төрле фаразлар тәкъдим ителә. Букмекерлар, татар-башкортларның өстен булуын танып, алга таба да шундый нәтиҗәгә ирешеләчәген белдерә. Башка сайт-газеталарда да бу ачык сизелә. Шунысы бар: һәркем плей-офф ахырында «Ак Барс» белән «Салават Юлаев»ның бергә очрашачагы хакында сөйли һәм тели. Әйтерсең лә КХЛда бөтенләй башка командалар юк. Әмма эш башкада. Аларны һаман ике сугыш чукмары – әтәч буларак күрәләр һәм алга таба да шулай күрергә телиләр. Бер-берсен талап, туганнар арасында дошманлык тудырыр өчен. Плей-офф ахыры ничек тәмамланыр — әйтүе кыен. Вакыт күрсәтер.

Сүз уңаеннан, 28 февральдә Кытайның Харбине шәһәрендә XXIV Бөтендөнья кышкы Универсиадасы тәмамланды. Хоккей буенча алтын медаль яулады. Финалда ул Канада белән очрашты һәм узган Универсиадада оттырган уены өчен 4:2 исәбе белән отып, реванш алды. Шунысы кызык: студентлары командасы капкачысы, татар егете Эмиль Гариповка көндәшләр тарафыннан 25 удар кабул итәргә туры килгән, шуның икесе генә капкачы аркылы аша узган. Бу яхшы күрсәткеч. Шулай ук уенчыларыннан татар егетләре Вәлиуллин белән Фәхретдинов исәбендә берешәр алка. Тагын бер татар егете Зәкиев та әлеге уенда ассистент булуы белән истә калган. Күрәсең, җиңү татар егетләре ярдәмендә ирешелгән. Бу татар-башкортлар хоккее дигәнгә тагын бер дәлил инде. Җитмәсә, әлеге уен вакытында бозда тамашачылар ике байрак — һәм Татарстанныкын күрә алган.

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

Комментарии