Коммуналь хезмәт күрсәтелми торса…

Коммуналь хезмәт күрсәтелми торса…

Без рәхәт тормышка шул хәтле күнеккән: суны, утны яки җылылыкны өзеп торуларын бик авыр кичерәбез. Бөтен тормышыбыз шуларга бәйләнгән чөнки. Салкын вакытта җылылыкны яки җылы суны өзсәләр – бигрәк тә читен. Ләкин кайвакыт, авария сәбәпле, коммуналь хезмәт күрсәтүләр (шул ук электр, җылылык яки су белән тәэмин итү) вакытлыча туктатылып тора. Гадәттә, ремонт эшләрен җылы вакытта, ягъни җәй көне башкарырга тырышалар. Тик кайвакыт планнан тыш ремонт та була. Әгәр коммуналь хезмәт күрсәтү күпмедер вакытка туктатылып торган икән, аның өчен түләүне дә киметергә тиешләрме – бу сорауга җавапны Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Марсель Тәлгать улы ШАҺИДУЛЛИН бирде.

– Кызганыч, коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә проблемалар булып тора шул. Ләкин аларга «була торган хәл» дип кенә карамагыз, хәл итү җаен да эзләгез. Әгәр коммуналь хезмәт күрсәткәндә көтелмәгән тәнәфесләр булып алса (алдан кисәтмичә теге яки бу хезмәтне күрсәтүне туктатып тору яки тәнәфеснең күрсәтелгән вакыттан озаккарак сузылуы, мәсәлән), бу төр коммуналь хезмәт өчен түләү киметелергә тиеш.

Русия Хакимиятенең «Күп катлы йортларда яшәүчеләргә һәм андый йортлардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында»гы Карарында (№ 354, 06.05.2011) коммуналь хезмәтләрне туктатып торырга мөмкин булган очраклар язылган. Мәсәлән, ягу сезонында җылылыкны бер айга күп дигәндә 24 сәгатькә өзеп торырга мөмкин (ул 24 сәгать тоташтан булмаска да, берничә көн дәвамында җыелырга да мөмкин). Һава температурасы 12 градустан югарырак булганда, торак йортларда җылылыкны тоташтан 16 сәгатькә өзеп тору рөхсәт ителә; әгәр һава температурасы 12 градустан түбәнрәк-10 градустан югарырак икән – тоташтан 8 сәгатькә өзеп торырга ярый, ә инде йорттагы һава температурасы 8-10 градус булса – 4 сәгать кенә өзеп тору рөхсәт ителә. Әгәр җылылыкны өзеп тору (бу өзеп тору, гадәттә, авария аркасында була) шушы күрсәтелгән вакыттан артып китә икән, җылылыкка түләү һәр артып киткән сәгать өчен тариф буенча 0,15 процентка кимергә тиеш. Бу кагыйдә җылылыкка гына кагыла, ә башка коммуналь хезмәтләр очрагында ничек икәнен шушы Карардан укып белә аласыз.

Нәрсә эшләргә?

  1. Коммуналь хезмәт күрсәтүне туктатып тору Карарда язылган нормалардан артып китсә, авария хезмәтенә хәбәр итегез. Моны идарә итү компаниясенең диспетчерына шалтыратып эшли аласыз (әгәр сүз ТСЖ турында бара икән – барысы да рәис аша эшләнә). Мөрәҗәгатьнең кабул ителү номерын да сорарга онытмагыз. Сездән хәбәр керүгә, аңа номер бирергә һәм ул номерны сезгә әйтергә тиешләр.
  2. Коммуналь хезмәтнең күрсәтелми торуын дәлилләр ярдәмендә ныгытырга кирәк – монысы эш судка барып җитә калса кирәк.
  3. Сезнең мөрәҗәгать буенча килгән авария хезмәте (яки идарә компаниясе) вәкиле, булган хәлне аңлатып язып, акт төзергә тиеш. Ул акт төзегәндә игътибар белән карап торыгыз, өстәмәләр булса, әйтеп яздырыгыз, ул язганны да тикшереп чыгыгыз. Әгәр вәкил килми икән, үзегез идарә итү компаниясенең диспетчер хезмәтенә барып, шалтыратуларны теркәп бара торган журналны сорагыз. Әгәр анда сездән кергән шалтырату язылмаган икән – язып куюларын, номер бирүләрен таләп итегез. Бу идарә итү компаниясе үз бурычларыннан (бу очракта – коммуналь хезмәт күрсәтелми торган өчен, түләүне киметүдән) качып кала алмасын өчен кирәк.

Комментарии