«Урысларның саны кими, шуңа дискриминация дип лаф оралар»

«Урысларның саны кими, шуңа дискриминация дип лаф оралар»

Русиядә Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык заказы белән социологик тикшерү уздырылган. Нәтиҗәләренә караганда, халыкның 9 проценты милләте аркасында кыерсытылу сизгән. Карачай-Чиркәстә, Тывада хәлләр аеруча киеренке икән. Биредә яшәүчеләрнең 25 проценты милләте аркасында кыерсыту турында белдергән.

Түрәләр кыерсытылганнар арасында күпчелеге никтер урыслар, дип саный. Һәрхәлдә, әлеге федераль агентлыкның башлыгы Игорь Баринов шундый фикердә. Тывада яшәүче урыс теллеләр саны 25 процент тәшкил итә, димәк, нәкъ шулар милли дискриминацияне үзендә сизә, дигән нәтиҗә ясаган ул. Бу хакта Баринов «Территория смыслов» исемле яшьләр җыенында белдерде. Ул урысларның хокуклары якланачагы, моның өчен дәүләт казнасыннан саллы гына акча бүленеп биреләчәге хакында да әйтте.

Баринов аңлатуынча, Русиядә 115 млн урыс яши, бу – илдә яшәүче халыкның 80 проценты. Урыслар Русиянең үзәк төбәкләрендә күпләп яши. Биредә аларга ярдәм буларак социаль-икътисади программалар булырга мөмкин икән. «Ә Тыва белән Карачай-Чиркәстә урыслар азчылыкны тәшкил итә, биредә аларның хокуклары якланачак, бездә андый вәкаләтләр бар», – диде ул.

Киләсе елда милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлдерелгән төрле проектларны тормышка ашыру өчен 170 млн сум акча бүленәчәк. Акча нәрсә өчен, күпме күләмдә тотылачагы әлегә төгәл билгеле түгел.

Башкортстанда яшәүче галим Марат Колшәрипов Русиядә урыслар үзләрен хуҗа, дип саный, һаман да башкаларга карата өстән караучы «өлкән ага синдромы»ннан арына алмый, дигән фикердә.

«Русиядә Президенттан алып төрле ведомстволарга кадәр урыс милләтенең мәнфәгатен кайгырталар. Чит илләрдә дә урыс диаспоралары тирәсендә гел шау-шу чыга бит, гел алар кыерсытылган. Балтыйк буе илләре булсынмы ул, Европаның башка илләрендә булсынмы – гел нидер казып чыгарып давыл күтәреләр. Йә урыс телен кысалар, йә урыс мәдәниятенә тиешлечә ихтирам юк, дип лаф оралар.

Тывада, Карачай-Чиркәстә урысларның милләте аркасында кыерсытылуына ышану авыррак. Монда башка проблема булырга мөмкин – урысларның саны азая бара. 2010нче елгы халык исәбендә аларда сан үсмәде бит. Өстән тыгылу бик көчле булды, башкаларның санын киметтеләр. Урыс булмаган милләтләр исәбенә урыслар бераз булса да санын саклады. Әмма аларда балалар туу саны күп түгел. Башкортларда балалар туа, үсеш булса да, аларны махсус аз итеп язалар. Милли төбәкләрдә урысларның саны чыннан да кими. Сан кимүен алар үзләре дә сизә, башкалардан азрак булган саен алар үзләрен уңайсыз хис итә, «милли дискриминация» дигән сүзләрне ешрак әйтәләр. Алар бит күплек белән ала, аннары империячел караш та бар.

Ләкин аларны ничек кыерсыталар соң? Һич аңламыйм. Урысча укыту ничек булган, шулай дәвам итә. Мохит барыбер бөтен җирдә дә урыс телле. Телевидение әллә гел карачай теленә күчкәнме? Әллә үзәк федераль каналларны күрсәтмиләрме милли республикаларда? Әллә милләт аркасында эшкә урнаша алмый йөриме урыслар? Ышанмыйм. Дискриминация, дип тагын урыс телен, мәдәниятен көчәйтү уңаеннан сүз куертырга телиләр, күрәсең. Игорь Бариновның тел төбен шулайрак аңларга кирәк.

Русиядә урыс булмаганнарның гына милли дискриминация турында әйтергә хакы бар. Башкортстаннан читтә яшәгән милләттәшләрне алыйк, алар туган телендә белем ала аламы? Юк. Мәктәпләрдә башкортча укыту юк диярлек. Русия Конституциясе нигезендә бар милләтләр дә бертигез, аларның туган телдә белем алырга мөмкинлеге бар. Тик бу кәгазьдә генә. БДИны урысча гына бирергә мәҗбүр ителде. Менә бу – милли дискриминация! Әмма берсе дә урыс булмаган милләтләргә читендер, дип уйламады, кануннан баш тартмадылар. Милли мәгариф авыр хәлдә, дип, бюджеттан аерым акча бүленмәде.

Оптимальләштерү, дип, башкорт мәктәпләре ябылды, алар кечкенә авылларда калмады диярлек. Урыс мәктәпләре ябылмады. Әгәр мондый хәл булса, иманым камил, бик зур тавыш чыгар иде. Ябылу мәсьәләсе килеп туса да, шунда ук аларны финанслау өчен акчасы да табылыр иде.

Федераль үзәк, Русия – күп милләте дәүләт, дип сөйләсә дә, чынында русияле милләтен тудырырга омтыла. Башкалар ничек булдыра ала, шулай яши бирсен, дигән караш бар. Кемдер каршы дәшсә, инде анысын да экстремистка чыгарырга мөмкиннәр. Кайда гына булмасыннар, милли төбәкләрдә дә урыслар үзләрен яхшы хис итә», – дип сөйләде Марат Колшәрипов «Азатлык»ка.

Римма ӘБДРӘШИТОВА

Чаллы урамнарында татарча язулар күбәерме?

Чаллыда яшәүче Мөнир Ситдыйков шәһәрнең Тарихны һәм төбәкне өйрәнү музее түбәсендә бары урысча гына «Историко-краеведческий музей» дип язылганга ризасызлык белдереп, җирле судка мөрәҗәгать иткән. 29нчы июльдә хөкем эшенең чираттагы утырышы узды, һәм анда ахыргы карар чыгарылмады.

Ситдыйковның төп таләбе – шәһәр музее түбәсенә язып куелган урысча язулар янына татарчасын да куйдыру булган. Ләкин ул шушы хактагы шикаятендә «шәһәрнең башка оешмаларында, биналарында да аңлатмалы, күрсәткеч язуларның күбесе урыс телендә генә», дип белдергән. Хөкемдар шушы дәгъвага да игътибар итәргә тиеш булгандыр.

22нче июльдә узган утырышта ул Ситдыйков һәм аның вәкиле, милли хәрәкәт активисты Тәлгать Әхмәдишиннан урысча гына язылган дивар, өскорма язуларының нинди оешмаларда булуын, аларны фотолар белән дәлилләүне, адресларын күрсәтүне сораган иде. Гаепләү белдергән як бер атна эчендә 53 оешма, ширкәт биналары диварларында, өскормаларында урысча гына аңлатмалы язулар күреп, аларны фотога төшереп, адресларын ачыклап, исемлекне мәхкәмәгә тапшырды. Мондый язуларны балалар-яшьләр үзәкләрендә, иҗат йортларында, югары уку йортларында, кибетләрдә, шифаханәләрдә, урам исемнәрендә ачыклаганнар. (Алар туплаган фотоларны «Азатлык» сайтында карый аласыз)

Мәхкәмәдә урысча гына язулы оешмаларның шәһәр башкарма комитеты, ягъни, дәүләт карамагында булуы, телләр турындагы кануннарның дәүләт тарафыннан бозылуы әйтелде. Ситдыйков кайбер элмә такталарда татарча язуларның хата белән язылуына, мондый күренешнең торган саен арта баруына да борчылу белдерде.

Судка тапшырылган шушы дәлилләргә Чаллы башкарма комитеты вәкиле бер атна эчендә җавап бирергә тиеш. Алдагы утырыш 5нче августка билгеләнде.

Мәхкәмә вәкиленең әлеге эшкә тиз генә нокта куярга теләмәве дә сизелә кебек. Чөнки шәһәр музеендагы урысча гына язуларга булган шикаять зуррак колач җәя. Чаллы хөкемдарының икетеллелекнең үтәлеше турында чыгарачак карары бөтен Татарстан өчен зур резонанс тудыруы да шәйләнә.

«Татарстан Конституциясендә ике телнең бертигезлеге хакында, берсенең дә бернинди дә өстенлеккә ия түгеллеге хакында әйтелә. Шуңа күрә, элмә такталарда, дивар, өскорма язуларында икетеллелек тигез булырга тиеш» дигән карар чыгарылса, моңа каршылык күрсәтүчеләр шунда ук табылачак. Ә инде ике телнең тигезлеген хупламаучы карар чыгарыла икән, монысы Татарстанда татарча язулар күрергә теләүчеләрдә ризасызлык тудырачак.

Гафиулла ГАЗИЗ

«Голос»: Татарстанда сайлаулар гадел узмаячак

Сайлаучылар хокукларын яклаучы «Голос» хәрәкәте үзенең соңгы хисабында төбәк сайлау комиссияләренең хакимиятләргә бәйлелек мәсьәләсен тикшерде. Һәм Татарстанга «беренчелекне» бирде.

Белгечләр барлыгы 11 төбәктә җирле сайлау комиссияләренә кергән кешеләрне тикшереп чыккан һәм аларның административ яктан бәйлелек, алар белән ни дәрәҗәдә идарә ителү ихтималын өйрәнгән.

Административ яктан бәйле кешеләр исәбенә дәүләт, муниципаль оешмаларда эшләүчеләр, хакимият фиркасе, аңа бәйле «Яшь гвардия», яки «Гомумхалык фронты» (ОНФ) кебек хәрәкәтләрдә торучылар, шулай ук «Бердәм Русия» партиясе әгъзасы җитәкчелек иткән оешмалардан сайланган кешеләр кертелә. Алар хакимиятләргә бәйле, дип санала, һәм турыдан-туры яки читтән торып ни дәрәҗәдә идарә ителүенә карап, белгечләр тарафыннан төрле баллар белән бәяләнгән.

Татарстан бу яктан иң югары урында тора. Республиканың 6 сайлау округында Дума сайлавын оештыручы 6 комиссиясендә дә потенциаль административ бәйлелек иң югары дәрәҗәдә, диелә «Голос» хисабында. Татарстаннан соңгы урыннарны Ростов өлкәсе, Петербург шәһәре, Краснодар һәм Мәскәү өлкәләре, Мәскәү каласы били.

Рәсми чыганакларда исә территория сайлау комиссияләре муниципалитетлар, сайлаучыларның эш һәм уку урыннарында, «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте, сәяси фиркаләр һәм элекке территориаль сайлау комиссияләре тәкъдим иткән кешеләрдән төзелә, диелә.

«Голос» хисаплары белән республикадагы оппозиция вәкилләре, сәясәт белгечләре танышып чыккач, «анда безнең өчен бернинди яңалык юк», дип бертавыштан белдерә. Тик шундый шартларда да алар бу сайлау комиссияләре белән эш итеп булачагына, хәрәмләшүләргә каршы көрәшә алачакларына өметләнә.

«Без сайлау комиссияләренең хакимиятләргә бәйлелеге турында элек тә белә идек, – ди «Яблоко» фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы Руслан Зиннәтуллин. – Гадәттә, территория сайлау комиссияләренә бер оешмадан кеше җыялар һәм комиссия рәисе бу кешеләрнең төп эш урынындагы җитәкчесе дә булып чыга. Әмма без барыбер сайлауларда катнашырга, көрәшергә җыенабыз һәм бөтен хәрәмләшүләрне ачыкларга тырышачакбыз. Безнең территория, район сайлау комиссияләрендә берничә вәкилебез бар. Алар нәтиҗәләрне үзгәртә алмаса да, барыбер сакта торачак. Күзәтүчеләр төркемен әзерлибез. Алар ярдәмендә сайлау комиссияләренең ни дәрәҗәдә кануни эш алып баруын күзәтергә җыенабыз.»

ПАРНАС вәкиле Марсель Шәмсетдинов та гаделлек өчен ахыргача көрәшмәкче: «Сталин сүзен һәрберебез белә: «Ничек сайлаулары мөһим түгел, ничек санаулары мөһим!» Татарстан хакимиятләре тавышларны сайлауга бик җитди карый. Әмма бу сайлауның элекке еллар белән чагыштырганда гаделрәк үткәрелү ихтималы зур. Чөнки, минемчә, хәзер Русия хакимиятләре үзләрен Европа алдында демократик итеп күрсәтергә тырыша. Русия үзәк сайлау комиссиясенә хокук яклаучы Элла Панфилова билгеләнде, Татарстан хакимиятләренә дә хәрәмләшүләр дәрәҗәсен киметергә туры киләчәк. Әмма алар элеккечә кыланса, хакимият фиркасенә тагын 80-90 процент тавыш бирсәләр, ПАРНАС исеменнән хәзердән үк әйтә алам, без сайлау нәтиҗәләрен танымаячакбыз», – дип сөйләде ул «Азатлык»ка.

«Гадел Русия» партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Рушания Билгилдиева: «Без сайлау комиссияләренең нинди булуын яхшы беләбез, әмма безнең команда алар өстендә бөркетләр кебек йөреп күзәтеп торачак, – ди. – Без территория, район, шәһәр дәрәҗәсендәге сайлау комиссияләре оешканда партияләргә бирелгән квота белән үзебезнең 1500ләп кешебезне кертә алдык, шулай ук сайлау күзәтүчеләре җыйдык, аларны көн саен диярлек өйрәтәбез, укытабыз. Хәрәмләшүләргә юк куймаска җыенабыз.»

Социологик тикшеренүләр үткәреп килгән сәясәт фәннәре докторы Владимир Беляев: «Бездә чын мәгънәсендә бәйсез сайлаулар 1990нчы елларда булган иде, ул вакытта Татарстан Югары Советына каты көрәш нәтиҗәсендә чыннан да бәйсез депутатлар сайланды, – дип искә ала. – Ул еллардан соң хакимиятләр сайлау комиссияләрендә контрольне көчәйтү кирәклеген аңлады. Мин 2000нче елларда ел саен диярлек Казан сайлау участокларында экзит-пол – тавыш биреп чыгучылар арасында сораштырулар үткәрә идем. Тәҗрибә күрсәткәнчә, участокларның якынча өчтән ике өлешендә, экзит-пол нәтиҗәләре рәсми комиссия саннары белән тәңгәл була, ә өчтән бер өлеш комиссияләр биргән нәтиҗәләргә, гадәттә, ышанырга ярамый, аерма зур була һәм шул сайлау нәтиҗәләрен кирәк якка үзгәртергә мөмкинлек бирә. Элек тә шулай булды, бу сайлауларда да шулай булуына шигем юк. Хәрәмләшүләр булмасын, дисез икән, комиссияләрне тулысынча алыштырырга һәм аларны төзү принципын үзгәртергә кирәк!»

Бикә ТИМЕРОВА

Навальный фиркасе: Сентябрьдә Русия Думасына сайлау гадел булмаячак

Алексей Навальный җитәкчелегендә оппозициядәге теркәлмәгән «Прогресс» фиркасе сентябрьдә Русия Думасына сайлау гадел булмаячак, дип белдерә.

Оппозициядәге бәйсез фиркаләр сайлауда катнаша алмаганга, тавыш бирү нәтиҗәләре алдан ук билгеле, дип язылган әлеге фирка сайтында.

«Прогресс» фиркасе теркәлмәгәнгә күрә, бу сайлауга үз намзәтләрен тәкъдим итә алмый. Фирканең кайбер әгъзалары сайлауда «Яблоко» һәм ПАРНАС аша катнаша.

2015нче елда «Прогресс» фиркасен теркәмәделәр. Русия Юстиция министрлыгында күпчелек төбәкләрдә фирка документларын соң тапшырган, дип саныйлар. Фирка теркәлсен өчен Русия төбәкләренең кимендә яртысында ярты ел эчендә документларны тапшыру кирәк булган.

2016нче ел сентябрендә Русиядә Дәүләт Думасына һәм төбәк парламентларына сайлау була. «Прогресс» әгъзалары теркәлүгә ия ПАРНАС фиркасе исемлегендә катнашырга теләде, әмма коалиция таркалды.

Казанның Залесный бистәсе халкы яшеллекне саклау өчен көрәшә

Казанның Урман арты (Залесный) бистәсендә яшәүчеләр сүзләренчә, табигать кочагында канун бозып йорт салырга җыеналар. Бу хакта Татарстан президентына язганнар, әмма җавап юк. Халык мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү өчен имзалар җыя.

Алар янәшәдәге шәһәр урманының юкка чыгу куркынычы алдында торуын әйтә. Күптән түгел яшеллекнең бер өлешен сәер рәшәткәләр белән уратып алып ниндидер бура да китереп куйганнар. Ризасызлык белдергән халык каршылык күрсәтмәсен өчен бу җирне хәзер тәүлек буе хосусый сак оешмасы хезмәткәрләре саклый. Әлеге җирләр муниципаль хакимият карамагында булса да, түрәләр аңа чынлыкта кем хуҗа булуын әйтми.

Кешеләр урмансыз калабыз дип зарлана

Яшеллекне сәер коймалар белән уратып алу атна-ун көн элек башланган. Бу җирләр гомер-гомергә ял итү урыны булды ди биредә яшәүчеләр. Эш шунда ки, рәшәткә эчендә калган кишәрлектә 300 хуҗалыклы Урман арты бистәсе белән урманны тоташтыручы җәяүлеләр юлы уза. Нәкъ шул сукмак аша халык балаларын балалар бакчасына йөрткән. Шулай ук Якты күленә дә йөри алган. Димәк, хәзер мондый мөмкинлек юкка чыга дигән сүз.

«Без хәзер күлгә, урманга чыга алмыйбыз. Бу бит бердән-бер юл. Шушы сукмак аша без автобус тукталышына да йөри идек. Хәзер җәмәгать транспортына башка яктан әйләнеп, машина юлы яныннан барырга туры киләчәк. Бу безнең өчен парк кебек иде. Хәзер күл дә, җиләк-гөмбә дә булмаячак инде», дип борчылу белдерде Әзәл Нуруллин хатыны белән.

Башта корылма төзелә, аннан канунилаштырыла

Урман арты бистәсендә яшәүче Рөстәм Сафиуллин сүзләренчә, башта корылма төзү, аннан соң гына канунилаштыру проблемасы шәһәр, бөтен республика, илгә хас күренеш. Башта төзеп, аннары гына канунлаштыру сәясәте дәвам итә, ди ул.

«Урман арты бистәсе халкы да, хакимият тә монда кемнәрнең һәм ни дәрәҗәдә канунлы эшләвен белми. Республика түрәләре парклар елы дип игълан итә, ә безнең күз алдында әлеге уникаль урынны юкка чыгаралар. Моны туктатырга кирәк», – ди Сафиуллин.

Халыкның тагын бер борчуы бар – коммуналь челтәргә зыян килергә мөмкин.

«Әгәр дә монда корылманы сафка бастыралар икән, коммуникацияләр эштән чыгачак. Без монда су, канализация һәм юлны үзебезгә җитәрлек итеп кенә ясадык. Яңа корылма төзелсә, коммуникацияләрнең егәрлеге җитмәячәк һәм бистә халкы җилкәсенә тагын проблемалар өстәләчәк», ди Сафиуллин.

Түрәләр эшне суза

Аптыраган халык беренче чиратта җирле түрәләргә мөрәҗәгать иткән. Әмма алар Урман артында яшәүчеләргә ярдәм итәргә ашкынып тормый. Урындагы полиция, бар да кануни дип, берни эшләмәгән. Эш шунда, әлеге яшеллек муниципаль статуста. Тик район хакимиятендә бу җирне кемгә бирүләрен генә белмиләр булып чыкты. Казан шәһәренең Мәскәү һәм Киров районы башлыгы урынбасары Айдар Загеров якын киләчәктә арендаторның кем булуын ачыкларга вәгъдә итә.

Аның сүзләренчә, Казан шәһәренең җир мөнәсәбәтләре комитетына мөрәҗәгать юлланган һәм алар җирнең кемгә арендага бирелүен әйтергә тиеш.

Әлеге җир 2022 елга кадәр арендага бирелгән. Аренда тәртипләренә күрә, шәхси торак төзү мөмкинлеге бар. Димәк, иртәме-соңмы биредә йорт яки башка бер корылма сафка басарга мөмкин. Дөрес, моның өчен «яңа хуҗага» иң элек агачларны кисәргә туры киләчәк. Ə моны, кануннар нигезендә, башкару җиңел түгел. Яшеллекне юк итүчегә җинаять җаваплылыгы каралган. Халык исә әлеге яшеллектә инде әкренләп агачларның киселүен әйтә. Әмма түрәләр әллә моны белми, әллә күрмәмешкә салыша.

«Агачларның киселүе әлегә расланмады. Урындагы полиция белән тикшереп чыктык», ди Загеров. Аның сүзләренчә, шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитеты рөхсәте белән генә биредә агач кисү мөмкин булачак.

Инде сакчылар да килеп баскан

Әлеге язма әзерләнгәндә яшеллекне саклауга алынган халык «Азатлык»ка койма белән уратып алынган кишәрлекне 5 көн инде тәүлек буе шәхси сак оешмасы вәкилләре саклавын белдерде. Түрәләрдән анык җавап ишетмәгән халык, ахыр чиктә, үзләре тикшерү үткәрә башлаган. Иң элек рәшәткә белән әйләндереп алынган җирдә эшләүче эшчеләр белән очрашканнар.

«Эшчеләр биредә вак кеше. Алар үз хуҗаларының исемен атамый», дип сөйли Илсөя Нуруллина. Халык сак китереп куюны да үзләренә каршылык буларак кабул иткән.

Миңнехановтан җавап көтәләр, мәхкәмәгә җыеналар

Ахыр чиктә халык прокуратура, район башлыгы, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Казан хакимиятенең җир мөнәсәбәтләре комитетына, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән. Җавап әлегә юк. Хәзер имза җыю бара. Мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә җыеналар.

Урман арты халкы урманнарны саклап калу өчен 2006 елдан бирле көрәшүләрен әйтә. «Ул вакытта да агачларны кистеләр, берничә коттедж үсеп чыкты. Бу урынны арендага алырга өстенлегем бар иде. Әмма кем тәкъдим итсен ди миңа? Кирәкми дә ул безгә. Киресенчә, табигатьне саклыйсыбыз килә», ди 2000нче елдан бирле бистәдә яшәүче Нуруллина.

Комментарии