СЕЧИНДА ЯХТА ТАПКАННАР

СЕЧИНДА ЯХТА ТАПКАННАР

«Роснефть» башлыгы Игорь Сечинда журналистлар дөньяда иң затлылардан саналган, 86 метрлы яхта тапканнар. Кимендә 100 млн долларга бәяләнгән заманча көймә St. Princess Olga («Патша кызы Изге Ольга» дип атала. Анда Сечинның хатыны Ольга даими ял итә икән. «БиБиСи» агентлыгы исәпләвенчә, «Роснефть» җитәкчесе елына 12 млн доллар акча эшли, ә хатыны – 500 мең доллар.

«Новая газета»

СУГЫШКА АКЧА БАР…

Русиянең хәрби чыгымнары бер ел эчендә 48 процентка артып, 2,9 триллион сумга кадәр җиткән. БМОга узган ел нәтиҗәләре буенча тапшырылган белешмәдә шундый саннар китерелә. 2014нче елда әлеге чыгымнар 1,96 триллион сум итеп күрсәтелде.

«РосБизнесКонсалтинг»

…Ә ХЕЗМӘТ ХАКЫНА – ЮК

Изображение удалено.«СуперДжоб» агентлыгы оештырган сораштыру күрсәткәнчә, илдәге эш бирүчеләрнең 13 проценты гына быел хезмәт хакларын арттырырга җыена. Оешмаларның өчтән ике өлеше аны гомумән күтәрмәячәк, тагын 20 процент әлеге сорауга җавап бирә алмады.

«СуперДжоб»

КЫЙНАСАҢ ДА БУЛА?

Федерация Советы әгъзасы Елена Мизулина гаиләдәге кыйнау фактларын җинаять итеп түгел, административ хокук бозу буларак санау яклы. Моны күздә тоткан канун проектын ул Дәүләт Думасына керткән. Сенатор шулай ук ювеналь юстициянең гаилә эшләренә тыкшынуы аны таркатуга китерә, дигән фикердә.

«Бизнес-Онлайн»

УРМАННАР ЯНА, ҖИҺАЗЛАРЫ – ЯРАКСЫЗ

Изображение удалено.Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы янгыннарны сүндерү өчен яраксыз җиһазлар сатып алган. Шул рәвешле бюджетка ким дигәндә 76 миллион сумлык зыян китерелгән. Әлеге саннарны Генераль прокуратураның соңгы коллегия утырышында китерделәр.

«Интерфакс»

Комментарии