Аңларга теләгән аңлар, яки тарих ни турында дәшми?

Аңларга теләгән аңлар, яки тарих ни турында дәшми?

Үземнең «Уйлап карасаң…» («Безнең гәҗит», №27, 6 июль, 2016) дигән мәкаләмне «Бу фикерем белән килешмәүчеләр күп булачагын белеп торам», – дип юкка гына башламадым. Каршы килүчеләр булмаса, мәкалә «буш» булды, ахры, дип, пошаманга калыр идем. Рәхмәт Нәкыйп абзыйга, «Профессор ялгыша» дигән фикере өчен («Безнең гәҗит», №29, 20 июль, 2016), димәк, мәкалә кемне дә булса кызыксындырган.

Мин үземне ялгышмый торган кешеләргә санамыйм, ялгышуым бик мөмкин. Икенчедән, абзыйның «…Сталиннарны күтәрмәкче булып…» дигән сүзләре бераз хәтерне калдырды. Ник дигәндә, моңарчы әле мине кемгәдер ярарга тырышуда гаепләгәннәре юк иде. Абзый, күрәсең, мине белми, әллә белеп, профессорны «чеметеп» алырга булганмы? Андый психологияне дә күргәләргә туры килде.

Хезмәт итмәдем мин беркемгә дә,

Хәтта халыкка,

Гомерем буе тугры булдым бугай

Бары хаклыкка.

Абзый: «…иптәш профессор арттырып җибәрде…», – дигән. Ләкин фәндә, юриспруденциядә һәр фикер дәлилләнгән булырга тиеш. Башка очракларда да бу шулай булырга тиеш, дип уйлыйм. Тик абзый үзенең дәлилләрен китермәгән, минекеләрнең кайсы ялган икәнен дә күрсәтмәгән. Бары инде 60 ел буе чәйнәлә торган «Хрущев зинданнарны ачты, «халык дошманнары»н аклады» дигән штампны китергән. Ач күзеңне, дөнья бу, дип әйтәсе килә. Бүгенге көндә интернетка кереп нинди генә мәгълүмат алып булмый да, нинди генә документ табып булмый.

Нәкыйп туган! Сезнең кәефне бераз бозарга туры килә. Зинданнарны – ушыгыз китеп егылмагыз – Л.П.Берия ача. Нәкъ менә СССР Министрлар Советы рәисенең беренче урынбасары, эчке эшләр министры Л.П.Бериянең 1953нче елның 26нчы мартында Г.М.Маленков исеменә язган мөрәҗәгате нигезендә КПСС ҮК Президиумы 1953нче елның 27нче мартында амнистия турында Указ чыгара. Указ проекты шулай ук Берия җитәкчелегендә әзерләнә. Бу Указ нигезендә тоткыннарны тоту урыннарыннан 1 миллион 203 мең кеше азат ителә, тагын 401 мең кеше турысында тикшерү эшләре туктатыла. Бу мин уйлап чыгарган нәрсә түгел. Берия мөрәҗәгатенең төп нөсхәсе архивта саклана. Шушы ук мөрәҗәгатендә Берия Җинаятьләр кодексын йомшарту турында тәкъдим кертә. Берия үзенең приказлары белән «табиблар эшен», «авиация эшен» һәм башкаларны туктата. 1953нче елның 4нче апрелендә Берия кулга алынганнарны җәзалауларны тыю турында приказ бирә. Боларга Хрущевның катнашы юк, дияргә була. Берия үтерелеп, Маленков, Молотов, Каганович сөргенгә җибәрелгәч кенә Хрущев бу казанышларны үзләштерә.

Минем мәкалә турында абзый «мин андый карашта түгел», дип, үз «карашын» китергән: «Сталин бит ул дөньяда, Гитлердан соң, икенче урында тора». Менә бу караш! Тик, абзый, бу бит сезнең караш түгел. Бу – Яковлев, Горбачев һәм алар артында торганнар «сүтеп-җимерү» чорында керткән штампларның берсе. Сез әле «перестройка»ны дөрес тәрҗемә итмәгән, дип тә бәйләнерсез. Ә нәрсә төзеде соң Горбачев?! СССРның «сыныгы»нмы (СНГ – Содружество независимых государств)? «Содружество», минемчә, «дустанә бердәмлек» дип тәрҗемә ителә. Халыкны шулай дип алдадылар. Ә кайда соң ул дуслык?! Минемчә, элеккеге СССР территориясендә бүген хакимлек итә торган хис – дошманлык, туктаусыз сугыш. Санап тормыйм. Гаиләдә дә абый-энеләр сугыша башласа, күрше белән күрше сугышкан ише генә булмый инде ул.

Сез әйткән фикер ул яшьләр өчен кертелде. Ә сез бит инде, Нәкыйп абзый, уйлавымча, олы кеше. Мин мәкаләмне дә «Уйлап карасаң…» дип атадым. Үз фикеремне берәүгә дә көчләп тагарга җыенмыйм. Уйланыгыз, эзләнегез. Ләкин, күреп торам, сез үз фикерегезне үзгәртүдән узгансыз инде. Шулай бер тапкыр, күкрәген уа-уа, ашказаным авырта, дигән абзыйны очратырга туры килде. Бу өлкәдә бераз белемем булганга, абзый, синең ашказаның түгел, йөрәгең авырта бит, дидем. Юк, ашказаны, дип, сүзен бирмәде. Табибларга күрен, диюемә, «Нәрсә белә соң ул табиблар!» – дип кенә җибәрде. Йөрәктән китеп барды, мәрхүм.

Бу ул чорда кертелгән бердәнбер штамп түгел. Әле «фашистлар белән коммунистлар бер үк», СССР Икенче бөтендөнья сугышын башлаган һәм дәррәү ябырылган «Молотов-Риббентроп пакты»ның, гадирәк әйткәндә – начарлыгы» һ.б. Бу мәкаләмдә менә шушы өченче штампның ялган икәненә тукталып китәсем килә. Чөнки хәтта СССР Югары Советы да, Горбачев җитәкчелеге астында, «Молотов-Риббентроп пакты»н гаепләү турында карар кабул итте. Билгеле инде, бу пакт начар булгач, СССР Икенче бөтендөнья сугышы башлануга да гаепле булып кала. Ә боларның ялган икәненә дәлилләр күп. Мин бары дәлилләр китерәм, ә укучы үзе нәтиҗә ясасын. Кем дә кем килешми икән, үз дәлилләрен китерсен, коры «карашын» гына түгел.

Солдатлар сугыша башлаганчы, дипломатлар «сугыша». Бу «сугышта» кемнеңдер җиңүенә карап кораллы сугышлар булмый да кала. Икенче бөтендөнья сугышы алдыннан дипломатлар эшчәнлеге гаять киеренке була. Гитлер да баштарак, Беренче бөтендөнья сугышында җиңелгән Германия аякка басканчы, үзенең тынычлыкка омтылуы турында антлар эчә. Ләкин 1934нче елның 26нчы гыйнварында ук Германия белән Польша арасында Пилсудский-Гитлер пакты дигән килешү төзелә. Әлеге килешү артында, иң беренче чиратта, Англия тора. Чөнки Гитлерның бөтен дөньяга хуҗа булу нияте бу вакытта инде күпләр өчен сер булмый. Ә аның бу ниятен беренче чиратта көнчыгышка юнәлдерү көнбатыш илләре дипломатиясенең төп бурычына әйләнә. Ләкин минем монда әйтәсе килгән әйберем бөтенләй башка. Бүген безнең илдә аз-маз гәҗит укыган бөтен кеше «Молотов-Риббентроп пакты»ның яшерен өстәмәсе булуын белә һәм моны гаепли. Ләкин бик күп килешүләрдә яшерен пунктлар, өстәмәләр булу бик гадәти әйбер. Менә «Пилсудский-Гитлер пакты» төзелүгә үк аның яшерен өстәмәләре булу мөмкинлеге турында тавыш куба. Мин үземне бу өлкәдә белгечкә санамыйм. Шуның өчен Нәкыйп абзыйлар хөрмәт итә торган көнбатыш чыганакларына таянам. 1934нче елның 16нчы мартында Лондондагы «Уик» агентлыгы Польша белән Германия арасында Советлар Союзына бергәләп һөҗүм итү турында килешү барлыгы турында хәбәр итә.1934нче елның18нче апрелендә француз гәҗите «Бурбоннэ репюбликен» яшерен Польша – Германия килешүенең текстын бастыра. Менә шушы килешүнең бишенче пунктында «Польша хөкүмәте үз өстенә Германия гаскәрләрен үз территориясе аркылы бернинди каршылыксыз үткәреп җибәрүне ала», дип язылган. Германия гаскәрләре Польша территориясе аша кая барырга мөмкиннәр икәнлеге турында укучыларга аңлатып торуның кирәге юк, дип саныйм. Килешүнең исә дүртенче пунктында «Югары килешүче яклар, берсенә кем дә кем һөҗүм итсә, хәрби, икътисади, финанс көчләрен берләштерү турында килешәләр», диелгән. Моның СССРга каршы союз икәненә укучылар шикләнмәсләр, дип уйлыйм. Тик нигәдер СССР Югары Советы «Молотов-Риббентроп пакты»н гаепли, ә «Пилсудский-Гитлер пакты» турында ләм-мим. Бу христианда да, исламда да булган үз-үзләрен канга батканчы кыйнаучыларга (самобичевание) охшаган. Ләкин ике дин дә моны тыя.

Ярый, алга таба китик, 1938нче елның 12-13нче мартында Гитлер үзе туган Австрияне Германиягә куша. Англия дә, Франция дә бәйсез ил булган Австриягә Германия гаскәрләре керүгә каршы килмиләр. Моңа бары Советлар Союзы гына каршы чыга. Нәтиҗәдә вермахт 50 мең солдатка (6 дивизия) арта. Минем фикеремчә, Икенче бөтендөнья сугышы менә шушыннан башлана да инде.

Ә Мюнхен килешүе? 1938нче елның 30нчы сентябрендә Бөек Британия премьер-министры Невилл Чемберлен, Франция премьер-министры Эдуард Даладье, Германия рейхсканцлеры Адольф Гитлер һәм Италия премьер-министры Бенито Муссолини бәйсез ил Чехословакиянең бер өлешен Германиягә бирү турындагы килешүгә кул куялар. Чехословакия делегациясен үзләре кул куйгач кына чакырып кертәләр. Нәрсәне хәтерләтә бу? Әйе, 1945нче елда Германия вәкилләрен дә капитуляция турындагы килешүгә союзниклар кул куйганнан соң гына чакыралар. Бумеранг турында бер мәкаләмдә әйткән идем инде. Чехословакиянең Судет өлкәсенә Германия гаскәрләре керә. Моны бар да белә. Ләкин Германия белән бер үк вакытта Чехословакиянең Тешин өлкәсенә Польша гаскәрләре кергәнен күпләр белми. Әйтергә кирәк, беркадәр вакыт Германиянең төп союзнигы булып нәкъ менә Польша тора. Нәкъ Польша аркасында Чехословакия басып алына. Чөнки ике яклы килешү буенча Советлар Союзы Чехословакияне яклар өчен 30 дивизия кертергә әзер була. Франциянең берничә тапкыр мөрәҗәгатенә карамастан, Польша Совет гаскәрләренә үз территориясе аркылы үтәргә рөхсәт бирми, сугыш башлау белән яный.

Ни өчен соң Германиягә җиңел генә Чехословакияне бирәләр? Чөнки ул Германиядән көнчыгышта. 1938нче елның 4нче октябрендә Франциянең Мәскәүдәге илчесе әйтүе буенча, Мюнхен килешүе иң беренче чиратта Советлар Союзына куркыныч тудыра. Чөнки Германия өчен көньяк-көнчыгышка юл ачыла. Моның шулай икәне, илче әйтмәсә дә, бик яхшы күренә.

Ә Англиянең бөтен максаты Германияне СССР өстенә өстерү. Англия премьер-министры Чемберлен: «Мин Советлар белән килешүгә кул куйганчы, отставкага китәм», – дип белдерә. Консерваторларның ул вакыттагы лозунгы – «Британия яшәсен өчен большевизм үләргә тиеш». Кызганыч, кечкенә мәкаләмдә бөтен вакыйгаларны тәфсилләп язып булмый. Ләкин бу ситуацияне Советлар Союзы җитәкчелеге дә бик яхшы белә һәм аңлый. СССР – Франция – Британия сөйләшүләренең вакыт үткәрү өчен генә барганына инангач, Сталин көнбатыш илләре көтмәгән адым ясый. Минем уемча, инглизләр, үзләренең большевизмны күралмауларыннан чыгып («һәркем үзенең бозыклыгыннан чыгып нәтиҗә ясый»), Германия белән СССР идеология каршылыклары аркасында килешә алмаячаклар, дип исәп тотканнар.

Монда тагын бер момент бар. 1939нчы елның маенда японнар Монголиягә басып керә. Бу фактик Советлар Союзына һөҗүм итүгә тәңгәл. Билгеле, бу эш Япониянең союзнигы булган Германия белән килешмичә эшләнелмәгән. СССР алдына ике фронтка сугышу перспективасы килеп баса. Ләкин шул ук куркыныч Германия алдында да тора. Бу ике якны да килешү юлларын эзләргә мәҗбүр итә. Әйтергә кирәк, Германия бер үк вакытта Англия белән дә, Советлар Союзы белән дә сөйләшүләр алып бара. 1939нчы елның 23нче августына Германия бер үк вакытта ике визит куя: Лондонга – рейхсмаршал Геринг, Мәскәүгә – тышкы эшләр министры Риббентроп. 22нче августта Гитлер Герингны җибәрмәскә карар кыла, ләкин инглизләргә бу турыда 24нче августта гына хәбәр ителә. Ә 24нче августта Англиягә шулай ук «Молотов-Риббентроп пакты»на кул куелу хәбәре дә килеп җитә. Мондый мәсхәрә әле Бөек Британия тарихында булмаган. Бу бит туй алдыннан кәләшне урлау белән бер. Бер үк вакытта бу килешү Совет җитәкчелегенең бик зур җиңүе була. Әлеге килешү үзе инде СССРның көчен тану, чөнки көчлеләр белән генә килешү төзиләр. Шуңа күрә бу килешү хәзергә кадәр бик күп һөҗүмнәргә дучар.

Бөтен нәрсә дә бер-берсе белән бәйләнгән. 23нче августта Халхин-голда япон армиясен камап алу төгәлләнә. Ул Совет армиясенең көчен күрсәтә. Билгеле инде, Гитлер эшнең шуңа барганыннан хәбәрдар була һәм бу факт килешү төзүдә үзенең ролен уйнаган. Ләкин «Молотов-Риббентроп пакты» да Советлар Союзының Бөек Ватан сугышында җиңүендә зур роль уйный. Ничек? Беренчедән, килешү Японияне шок хәленә төшерә. Япония кызып Русия белән сугышып ята, аның гаскәрләре авыр хәлдә һәм ул көнбатыштан «дусты» Германия ярдәмгә килер, дип өметләнә. Килешүне Япония зур хыянәт кебек кабул итә. Путин әйткәнчә, аркага пычак кадау. 25нче августта Япониянең тышкы эшләр министры Германия илчесенә протест белдерә. 28нче августта Япония хөкүмәте отставкага китә. Яңа хөкүмәт 15нче сентябрьдә солых турында вакытлы килешүгә кул куя, ә 1941нче елның 13нче апрелендә нейтралитет турында совет-япон пакты төзелә. Моның нәтиҗәсендә 1941нче елда Ерак Көнчыгыштан килгән дивизияләр Мәскәү астында немецларны тар-мар итәләр (бумеранг!). Икенчедән, СССР, һичшиксез булачак сугышка әзерләнер өчен ике еллап вакыт ала. Өченчедән, нәкъ менә шул яшерен өстәмә килешү аркасында Советлар Союзы үзенең чикләрен көнбатышка таба күчерә. 1941нче елда Германия армиясенә бу араны үтәр өчен күпмедер вакыт кирәк була.

Үземнең Нәкыйп абзый өчен авторитет түгеллегемне аңлап, Уинстон Черчилль сүзләренә тукталам: «Аларның (СССРның) сәясәте никадәр салкын канлы булса, ул моментта (килешүгә кул куйганда) шул кадәр югары рәвештә чынбарлыкка туры килә торган була».

Аңлаган кешегә аңларлык булды бугай.

Рифат ҖАМАЛ-КОРБАНОВ,

шагыйрь, профессор

Комментарии