- 01.10.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №39 (28 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Тормыш итү рәвешен, яшәү кануннарын динебез Ислам бик анык ачыклап бирә. Бары тик Аллаһы Тәгалә кушканнарын үтәп, аңлап яшәргә генә кирәк. Бу бала тәрбияләүдә аеруча мөһим. Чөнки бүгенге бала – ул синең киләчәгең. Бәхетле картлык көтәме сине, әллә михнәтле язмышмы? Киләчәк язмышы орлыкларын балага бүген үк саласың. Ул алга таба нинди шытым бирә – тулысы белән диярлек ата-анадан, өлкәннәрдән тора. Мөһәммәт пәйгәмбәрдән баланы тугач, кайчан тәрбияли башларга кирәк, дип сораганнар. Сез инде 9 айга соңга калгансыз, дигән ул. Әйе, бала карында чакта ук тәрбия алырга тиеш. Дөресрәге, ананың үзен тәрбияләргә, хәзерләргә кирәк. Бала тәрбияләүнең җиңел эш түгел икәнен балалы булганнар бик яхшы белә. Зур түземлелек, һәр килеп туган мәсьәләне гадел хәл итү өчен дә күп көч таләп ителә. Күп вакыт ата-ананың игътибары җитеп бетмиме, әллә инде артык иркәләү нәтиҗәсеме, балалар дорфа, үзсүзле булып үсә. Әлбәттә, моңа ата-ана үзе гаепле санала, чөнки бала, иң беренче чиратта, бар нәрсәне ата-анасыннан күреп, аны кабатлап үсә. Юккамыни: «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», –. дип әйткәннәр?!
КИЧӘГЕ «АЛТЫН БӨРТЕГЕ» – БҮГЕН ТӨРМӘЧЕ
Мин ул гаиләне күптәннән беләм. Апаларыннан соң, малай булмасмы дип, көттереп алынган бала булды ул. Аны уч төбендә генә йөрттеләр. Ни теләсә шуны ашады, шуны киде… Өстәвенә сабый чагында каты гына авырып китүе дә, тагын да кадерләргә сәбәп булгандыр. Кыскасы, мәктәптә дә үзбелдекле генә укып йөрде. Башы эшләсә дә, ялкаулык чабудан тарта иде. Ата-ана шул кадәр ышанган иде малайга, авыр эшләрне апалары эшләп куя, ә бу урамнан кайтып керми. Тора бара тәртип ягы да сизелерлек борчый башлады. Тик ана кеше өчен улы һаман да «Алтын бөртеге» иде әле. Малайның шуклыклары өчен ул башкаларны гаепләде: шулар гына ияртә, шулар гына котырта… Менә шулай аклый иде ул баласын. Мәктәпне көч-хәл белән тәмамлаган малайны укырга керттеләр. Кешеләре дә табылды, акчасы да газизләре өчен кызганыч түгел иде. Тик малай гына укырга теләмәде. Җиңел тормышка өйрәнгән егет күңелле яшәвен дәвам итте. Тәртип сакчылары белән дә бәйләнергә туры килде. Зур акчалар белән хөкемнән саклап калдылар. Институтны да башкалар белән бергә тәмамлый алмады. Берничә елдан соң дипломын, кемдер яллап яздырып, алып чыга алды. Тик ул дипломының аңа кирәге булмады шул. Өйләндереп тә карадылар. Балалары туу да тормыш дилбегәсен тартырга өйрәтмәде. Машиналар алып биргәнне дә, шулай тиеш, дип кенә кабул итте. Тик… бөкрене кабер генә төзәтә торгандыр шул. Бүген бу «Алтын бөртеге» төрмәдә инде. Мин анда үкенү чалымнарын беркайчан да күрмәдем. Ул бу дөньяга килгәне, анда яшәгәне өчен бар да аңа тиеш, дигән позициядә тора иде кебек.
Менә бу артык иркәләү нәтиҗәсе. Баланы барын да онытып, фанатларча яратырга ярамый, дигәнне аңлата торган мисал. Бала үзен дөнья кендеге итеп түгел, ә бәлки бар кеше кебек үк, тигез хокуклы, һәрнәрсәгә җаваплы икәнен тоеп, белеп үсәргә тиеш.
ЯЛГЫЗ АНА ҮЗЕН КЫЗЫНА БАГЫШЛЫЙ
Тормыш юлымда шаһит булырга туры килгән тагын бер язмыш.
… Сәрия кызы Камиләне (исемнәр үзгәртелде) ялгызы гына үстерде. Ире яшьли вафат булды. Тол хатын башкача тормышка чыкмады, үзен тулысынча кызына гына багышлады. Аннары, үги әти кызын кыерсытыр, читкә тибәр, дигән уй да киртә булды. Сәрия кызы ятимлекне тоеп үсмәсен дип, аңа бернәрсәне дә кызганмады, ал-ял белми, көне-төне эшләде дә эшләде. Юанычы да, куанычы да булган кызын башкалардан ким булмасын дип, кеше кимәгән киемне кидереп, җаны нәрсә тели, шуны ашатып, авыр эшләтү түгел, савыт-саба да юдырмый үстерде. «Үзем гомерем буена бил бөккәнем дә җиткән, кызым алай интекмәсен», – дип уйлады ана. Аз гына көйсезләнә башласа да, иркә сүзләр белән сөеп юатты. Шулай Камилә тәкәббер, эш сөймәс кыз булып үсте. Ул әнисенең, сәламәтлеген дә кызганмый, аның өчен тырышуын шулай тиештер дип кабул итте.
Мәктәпне тәмамлагач, Камиләсен югары уку йортына кертү өчен дә Сәрия акчасын да, җаен да тапты. Кызының юрист һөнәренә ия булуын тели иде ул. Камилә генә киләчәге өчен артык борчылмады:
– Әни, кая укырга кертәсең, шунда барам, – диде ул.
«МИН УКЫРГА ТЕЛӘМИМ»
«Кызым юрист булачак!» – дип сөенгән ананың куанычы озакка сузылмады. Камилә шәһәргә тиз ияләште. Үз-үзен генә кайгыртырга өйрәнгән, эгоист холыклы кызда әнисен, авылын сагыну хисе юк иде. Укырга да теләсә барды, теләмәсә юк. Аның бар яраткан шөгыле дә дус-ишләре белән кәеф-сафа кору булды. Төнге клублар юлын таптады. Әнисе бердәнбер кызына акчасын кызганмады, ай саен тырышып тапкан эш хакын җибәреп кенә торды. Тик Камилә укудан тиз туйды. Көн дә иртән торып, укырга барасы урынга ул көннәрен матурлык салонында яисә кием-салым кибетләрендә уздырды. Ә беркөн килеп ул бөтенләй укырга йөрмәс булды.
Сәрия бу хәбәрне ишетеп, кызы янына килеп тә җитте. Аның:
– Кызым, син нишлисең, нигә укуыңны ташладың? – диюенә, Камилә:
– Сиңа кирәк, син укы! – дип җавап бирде.
Кызына каты бәрелергә өйрәнмәгән Сәрия бу юлы да эндәшмәде.
«Исән чагымда ничек тә ярдәм итәрмен кызчыгыма, бәлки, әле берәр яхшы гына егеткә кияүгә чыгып куяр да, укуының бөтенләй кирәге булмас, бәби үстереп кенә ятар», – дип үз-үзен юатты.
«МИҢА ЯЛКАУ ХАТЫН КИРӘКМИ!»
Вакыт шулай үтә торды. Камилә шәһәрдә яшәсен өчен, ана бар җыйган акчасын туплап, бурычка да батып, кызына тулай торактан бүлмә сатып алып бирде. Үзе һаман икешәр-өчәр эштә эшләвен дәвам итте. Камилә укырга да, эшләргә дә теләмәде. Аның бар теләге тизрәк бай, чибәр егеткә кияүгә чыгып, ханбикә кебек яшәү иде. Үз бәясен яхшы белгән сылу кызга егетләр дә игътибарын жәлләмәде, тик Камилә аларның күбесе белән яхшылап сөйләшеп тә тормый, кире борып җибәрә иде. Үзенә тиң түгел, янәсе. Ә менә Радикны ул бер күрүдән ошатты. Шәһәрнең иң бай эшкуарларыннан саналган Радикка да кыз ошый иде. Камилә бу табышына куанып бетә алмады. Алар көн саен очрашып тордылар. Бергәләшеп ресторан, кафе, төнге клубларга йөрделәр. Беркөнне Радик Камиләне үзенең фатирына чакырды. Өч катлы биек коттеджны күреп, байлыкка мөкиббән киткән Камилә өнсез калды. Бусагадан атлап үткәндә Камилә бу өйнең хуҗабикәсе булу хыялы диңгезенә чумган иде инде. Радикның:
– Камилә, син кереп ашарга берәр нәрсә әзерли тор, мин хәзер киләм, – дигән сүзләре аны айнытып җибәрде. Ул аш бүлмәсенә үтеп, нишләргә белми як-ягына карап торган арада, Радик үзе дә килеп керде.
– Нишләп аптырап торасың? Суыткычта бар дә бар, ал да әзерлә, әйдә, – диюенә ул:
– Радик, мин бернәрсә дә пешерә белмим, безнең өйдә аш-суны әни әзерли иде, – диде, иңнәрен сикертеп.
Радик сораулы карашын бераз Камиләгә төбәп торды да, суыткыч ишегенә үрелде. Бу кичне егет белән кыз арасында нидер өзелгәндәй булды. Радик Камилә белән очрашуларга да артык ашкынмады. Ешрак кыз аңа үзе шалтыратты.
– Сиңа ни булды? Миннән ераклашасың, ә үзең өйләнешәбез дигән идең, – диюенә егет түзмәде, эчендәген тышка чыгарып салды:
– Миңа ашарга пешерә белмәгән хатын кирәкми, – диде ул.
«НИГӘ МИНЕ ТАШЛАДЫҢ?»
Радик белән аралары өзелүен Камилә авыр кичерсә дә, тора-бара күнде. Ләкин күңелендә ашарга пешерергә өйрәнергә кирәк дигән уй туып та карамады. Кафе, рестораннарда гына ашарга өйрәнгән кыз моны белү мөһим дип тә санамады.
Көтмәгәндә, Камиләнең әнисе Сәрия апа кинәт кенә чирләп китеп, вафат булды. Әнисен җирләгәндә дә Камилә, бар кешене аптыратып;
– Әни, нигә мине ташлап киттең, нигә мине уйламадың, мине кем карар хәзер? – дип, әнисен түгел, үзен кызганып елады.
Аның янында басып торган авылдашлары:
– И, Сәрия, бигрәк нык иркәләдең шул кызыңны, артык иркәләдең… – дип көрсенеп пышылдаштылар…
БЕЗ ИНТЕККӘН ДӘ ҖИТКӘН, ВАКЫТЫ ҖИТКӘЧ, ҮЗЕНӘ КИРӘГЕН ЭШЛӘР ӘЛЕ…
Әниләрдән еш кына менә шундый фикер ишетергә туры килә. Үзләре авылга кайта, бакчага барып бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Балалар булышалармы соң, дип сорасаң, интекмәсеннәр, вакыты җиткәч, эшләрләр әле дигән җавап ишетәсең. Шундый гаиләләрне беләм: бурычка батып баласына фатирлар алып биреп, итен, бәрәңгесен, башкасын үзләре кертеп йөри. Хәзерге яшьләргә аерым тормыш кирәк бит. Шуңа күрә ата-ана фатир ягын кайгырту чарасын күрә. Ләкин күп яшьләрнең аерым тормышы, ике яктан да килеп өй җыештырып, бала карашып, азык-төлек белән тәэмин итүдән, акчалата ярдәм итеп торудан гыйбарәт булып кала.
Балаларыбызның әти-әнисе, өлкәннәр өчен борчыла белмәве, «давай» дип кенә яшәве өчен үзебез үк гаепле. Азапланмасыннар, без интеккән дә җиткән, өлгерерләр әле дип торгач, кем үссен инде – эгоистлар үсә. Юкса, кеше эшләп түгел, эшсезлектән кешелектән чыга.
НАЧАР ГАМӘЛЕ ӨЧЕН БАЛАГА ДӨРЕС ҖӘЗА БИРЕРГӘ КИРӘК
Психологлар бала ярамаган эш кылса, аңа тиешле җәза бирергә кирәк дип киңәш итә. Иң мөһиме, баланы нәрсә тели, шуны эшләүдән, нәрсә теләсә, шуны сөйләүдән тыярга кирәк, чөнки мондый холыклы бала үскәч тә үзе кылган гамәлләргә җавап бирмәячәк, шулай тиеш дип кабул итәчәк. Шул ук вакытта баланы һәрвакыт җәзага тарттырып, куркытып үстерү дә яхшы нәтиҗәгә китерми. Бала куркып, үз-үзенә ышанмаучан булып үсәчәк.
Бөек педагог А. С. Макаренко «Балага дөрес җәза бирү – көчле дару кебек, аны сак кына, башка чара калмагач кына кулланырга кирәк» дигән.
БЕРЕНЧЕ КАГЫЙДӘ: Исегездә тотыгыз: җәза еш бирелергә, бала өчен коточкыч куркыныч нәрсә булып торырга тиеш түгел. Сезнең максат: баланы куркыту яисә кимсетү түгел, ә аның кылган эше һич дөрес түгел икәнен, ул аны башкача кабатламаска тиешлеген аңлатып бирү.
ИКЕНЧЕ КАГЫЙДӘ: Әгәр сезнең балагызга бик нык ачуыгыз килеп, аның белән тыныч кына сөйләшә алмыйсыз икән, берничә тапкыр тирән итеп сулыш алыгыз да, шуннан соң гына тыныч тавыш белән дәвам итегез. Чөнки кычкырып, сез балагызга берни дә аңлата алмаячаксыз.
ӨЧЕНЧЕ КАГЫЙДӘ: Балагызга нәрсә дә булса аңлатканда, кыскача гына, тиз генә аңлатыгыз. Озын-озакка сузылган нотыкны ул барыбер колагына да элмәячәк.
ДҮРТЕНЧЕ КАГЫЙДӘ: Җәза биргән вакытта да балагызга яратуыгызны белдерегез, ләкин аның кылган эше сезне бик нык борчуга салуы хакында әйтергә онытмагыз.
БИШЕНЧЕ КАГЫЙДӘ: Ярамаган эш өчен җәза алган балага кабат бу турыда исенә төшермәгез, аны кичерегез.
АЛТЫНЧЫ КАГЫЙДӘ: Җәза бирү белән беррәттән, балагызның яхшы якларын да күрә белегез һәм аны вакыты-вакыты белән мактарга онытмагыз.
ҖИДЕНЧЕ КАГЫЙДӘ: Бүген яшь әниләр арасында көн-төн баласын кулдан төшерми кочаклап кына утырып, бар эшен үзенең, йә иренең әнисенә эшләтүчеләр дә еш очрый. Бала әнисенә ябышып ятарга, кулъяулык булырга тиеш түгел. Юкса, ул мөстәкыйльлеккә өйрәнә алмаячак, өстәвенә баланы кулдан төшермәү аның сәламәтлегенә дә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Ул үзе мәстәкыль хәрәкәтләнергә, тырмашырга, мүкәләргә тиеш. Ә кулга өйрәнгән бала һәрчак алда утырырга гадәтләнә. Аннан соң, артыклык чамалы булырга тиеш, шул исәптән ярату да. Аллаһы Тәгалә күпсенә күрмәсен.
Алинә ГАЛИУЛЛИНА
Комментарии