Чистай мөселманнарын җәзалаучылар урыннарында кала бирә

Чистай мөселманнарын җәзалаучылар урыннарында кала бирә

Хокук яклаучылар җәзалаулар Русиядә гадәтигә әйләнде дип саный. Ел саен 60 меңләп кеше Русия хокук саклау оешмасы хезмәткәрләренең канунсыз көч куллануыннан зарлана. «Общественный вердикт» Русия фонды җитәкчесе Наталья Таубина сүзләренчә, җәзалаучылар, нигездә, җаваплылыкка тартылмый һәм шул сәбәпле бу күренеш тарала бара. Шулай ук ул әлеге хәлне үзгәртергә теләү дә булмавын әйтә.

Май аенда «Халыкара амнистия» оешмасы «Җәзалауларны туктатыйк!» дигән халыкара кампания башлады. Хокук яклаучылар белдерүендә әйтелгәнчә, җәзалауларга килгәндә хакимият ике төрле стандартлар куллана. Ягъни алар җәзалауларны кануни тыйса да, гамәлдә аны куллануны яклый.

БМОның җәзалаулар һәм кешене түбәнсетә торган башка рәхимсез гамәлләргә каршы халыкара конвенциясенә 30 ел тулды. 1984нче елда моңа Русия дә кушылды. Шуңа да карамастан җәзалаулар даими кулланыла. Мисал өчен, Татарстанның Чистай районы мөселманнарына карата Түбән Камада кулланылган җәзалаулар күпләрне тетрәндерде.

33 яшьлек Алмаз Галиевнең җенси әгъзасы киселүе турында мәгълүм булгач, хокук саклау оешмаларында, ул аны үзе эшләгән, дип акландылар. 29 яшьлек Рафаил Зариповның әтисе Ракыйп Зарипов «Азатлык»ка улының хәлсез рәвештә идәндә ятканын сөйләгән иде. «Адвокат күргәндә, ул хәрәкәтләнә, үз көче белән ятакка ята алмаган. Тәне гематомалар белән капланган, умыртка сөягенә, җенси әгъзаларына зыян килгән, сидек куыгы шартлаган», – диде ул.

Адвокат Әлмира Жукова әйтүенчә, ул, җәзалаучы хезмәткәрләрне җаваплылыкка тартуны таләп итеп, Түбән Кама мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән булган.

«Түбән Кама мәхкәмәсе миңа гаризамны кире кайтарды. Имеш, мин аларның адвокаты түгел һәм минем хокукларым бозылмаган, әмма һәрбер кеше дә хокук бозу турында белә калса, гариза язарга хокуклы. Түбән Камадан гаризамны кайтарганнан соң, мин аны Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять иттем. Анда элек чыгарган карарны үзгәрттеләр һәм кире карау өчен Түбән Камага җибәрделәр. Шуңа да карамастан Түбән Камада аны тикшереп кире кактылар. Миңа бу хакта әйтеп торуны да кирәк санамаганнар. Татарстан тикшерү комитеты башлыгы янында да булдым һәм мондый башбаштаклыкны күргәнем юк иде».

Тоткарланган мөселманнарны яклап үз позициясендә нык торучы Руслан Гарифуллин дигән адвокат бар иде. Тоткарланган мөселманнарны аңа каршы да гариза язарга мәҗбүр иткәннәр. Имеш, ул аларны хокук саклаучыларга каршы ялган сөйләргә мәҗбүр иткән. Аны адвокатлар конторасыннан чыгаруны таләп иттеләр, әмма барысын да тикшергәннән соң калдырдылар.

«Русиядә мөселманнарны яклау авыр. Мөселманнар диюгә, барысы да куркып кала. Шулай да, рәхимсез җәзалауларга карамастан, Алмаз Галиев тә, Рафаил Зарипов та үзләренең гаепсез булуын әйтеп, үз сүзендә нык тора», – ди ул.

Руслан Гарифуллин исә Русиядә этник татар-мөселманнарны милли һәм дини нигездә эзәрлекләүләр турында БМОның кеше хокуклары комитетына мөрәҗәгать әзерли.

«ДАЛЬНИЙ»ДАН СОҢ ДӘ НӘТИҖӘ ЯСАЛМАДЫ

Күп тә үтмәс, «Дальний» полиция бүлекчәсе тирәсендәге шау-шу онытыла төшәр, чөнки 2012нче елның 10нчы мартында шампан шешәсе белән көчләп Сергей Назаров үтерелгәннән соң, аны җәзалаучыларга карата тикшерү дә, мәхкәмә дә озак барды. Быел 16нчы июнь көнне Казанның Идел буе мәхкәмәсендә «Дальний»ның элеккеге сигез хезмәткәренә гаепләү карары укылды һәм ике елдан алып 15 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителгәнлекләре игълан ителде.

«Дальний»да бу хәлгә кадәр дә, тоткарланучы гаепне үз өстенә алсын өчен, «кулларыннан килгәннең барысын да эшләү» даими хәлгә әйләнгән булган. Һәм бу монда гына түгел.

26нчы июньдә Казан хокук яклау үзәге, Казанның «Юдино» полиция бүлегендә 2012нче елның 1нче февралендә Павел Дроздовны «карлыгач ысулы» белән җәзалау эшен тикшерүне яңартуны үтенеп, Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать итте. Бу эшне тикшерү «биш полиция хезмәткәренең гамәлләрендә җинаять кылу күренми» дип тукталган иде.

23нче июнь көнне исә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе, тоткарланучыны җәзалаган өчен, икенче «Вишневский» полиция бүлегендә эшләгән полиция хезмәткәре Айнур Мортазинны өч елга төрмәгә ябу карары чыгарды.

2011нче елның 14нче апрелендә «Вишневский»да хәлләр болай була. Русиянең эре бер иминиятләштерү ширкәтендә эшләүче Артур Шиһаповны, «җәмәгать урынында сүгенде һәм кешеләргә бәйләнде» дип, полиция бүлегенә китерәләр. Әмма бүлеккә килгәч, аңа ул эшләгән ширкәтнең элек милиционеры булган хезмәткәре «үтенече» белән тоткарлауларын әйтәләр. Һәм Шиһаповка әлеге ширкәт гаражыннан машина урлауны үз өстенә алу таләбе куялар.

Полиция хезмәткәрләре Шиһаповның җенес әгъзасына электр тогы тоташтырып җәзалый. Тикшерү барганда, Шиһапов үзен җәзалауда шикләнелүче Фәнзил Абдуллинны һәм Айнур Мортазинны таный. Әлеге полиция хезмәткәрләренә карата җинаять эше шулай ук бик авырлык белән ярты елдан соң гына ачыла. Әмма 2011нче елның декабрендә тикшерү туктала, чөнки гаепләнүчеләр кача, аларны федераль эзләү башлана.

Күпмедер вакыт узгач, Мортазин үзе килеп, Шиһаповтан гафу үтенә, мәхкәмә каршына үз теләге белән баса. Әмма рәхимсезрәк җәзалаучы булган Абдуллинны тота алмаганнар, ул бүгенгә кадәр федераль эзләүдә.

Бүген дә полиция бүлегендә тоткарланучыларны җәзалаулар булырга мөмкинме, булса, ник җәзалыйлар? Моның төбендә нәрсә ята? «Азатлык», әнә шул сорауны Казандагы бер полиция хезмәткәренә бирде. Аның үтенече белән исеме һәм кайда эшләве күрсәтелми. Бүген дә полиция бүлекләрендә көч кулланулар, тоткарланганнарны җәзалаулар булырга мөмкин. Хөкүмәтнең полициягә карашы үзгәрми торып полиция хезмәткәренең канун бозуы бетмәячәк, ди ул.

Ландыш ХАРРАСОВА, Наил АЛАН.

«Митинглар турында канунны кырыслату Русия мәйданын якынайта»

Русия Думасында урам чаралары тәртибен бозган өчен җәзаны кырыслату турында канун өлгесе икенче укылышка әзерләнә. Канун кабул ителсә, ярты ел эчендә митинглар үткәрү шартларын өч тапкыр бозган һәркемне биш елга төрмәгә ябарга һәм бер миллион сумга кадәр штрафка тартырга мөмкиннәр. Оппозиция, канун кабул ителсә, Русия төрмәләре сәяси тоткыннар белән тулачак, дип белдерә.

Бу канун Русия ДәүДумасы депутатлары җәйге ялга таралганчы кабул ителергә дә мөмкин дип яза РБК. Әлеге канун өлгесе март аенда «Бердәм Русия»дән Александр Сидякин һәм бер төркем депутатлар тарафыннан тәкъдим ителде. Беренче булып мондый канун кирәклеге турында сенатор, Федерация шурасының конституция комитеты вәкиле Андрей Клишас дәште. Аның тәкъдимен Русия Президенты Владимир Путин да хуплады.

«Новая Газета» журналисты Ирек Мортазин фикеренчә, канун кирәк дип сүз башлаучылар һәм канун өлгесен әзерләүчеләр өстән кушканны үтәүчеләр генә.

«Дума күптән инде кануннарны тикшерү һәм ниндидер бәхәсләр алып бару, төзәтмәләр кертү урыны булудан туктады. Русиядә Президент хакимиятендә эчке сәясәт идарәсе бар. Алар теләсә нинди сәяси чараны үткәрүне кыенлаштыру һәм оппозициядәге лидерларны мәйданга чыгармау белән шөгыльләнә. Бу идарә сәяси көчне агулап юкка чыгарырга тели», ди Мортазин.

Аның фикеренчә, сүз ирегенә, фикер хөрлегенә каршы нинди генә кануннар кабул ителмәсен, шөрепләр никадәр катырак кысылмасын, чаралар тукталмаячак һәм бу хәл ил эчендә шартлауга китерергә мөмкин. «Бу канун кабул ителсә, Русиянең радикальләшүен арттырачак һәм Русия мәйданы вакытын якынайтачак», – ди ул.

Татар Милли мәҗлесе рәисәсе Фәүзия Бәйрәмова фикеренчә, бу канун ил эчендә фикер белдерүне бөтенләй юкка чыгару өчен генә түгел, ә Русиянең геополитик сәясәте өчен дә алдан аяк киенүе.

«Русиядә диктатура түргә менеп утырды, халыкка авыз ачарга да ирек бирмәячәкләр. Хәзер халыкның төп өлеше урамнарга чыкмаячак, чөнки бер яктан зур-зур штрафлар белән һәм икенче яктан төрмә белән янаячаклар. Бу кануннар сәяси һәм милли хәрәкәтләрнең дә тез астына сугу, аларны авызлыклау булып тора. Эчке сәясәттә, милли республикаларны, милләтләрне бетергәндә, милли активистлар кузгалмасын өчен кабул ителә бу кануннар.

Аның фикеренчә, Русиядә кануны булса, аны бозмаган килеш тә җинаять кылды дип өстеңә ябып куярга мөмкиннәр.

«Без берәм-берәм ялгыз пикетларга чыккан идек. Хәзер шушы ялгыз пикетларга чыккан кешеләрне берәм-берәм тотып, хөкем итеп, штрафлар салалар. Ялгыз пикетның кануннарын без яхшы беләбез. Синнән 30 метр якында беркем дә булырга тиеш түгел. Без беркемне дә, хәтта провокаторларны да якын җибәрмәгән идек. Хәзер безне яз көне үткәргән пикетка алдан сөйләшеп, берләшеп килгәннәр дип, хөкем итмәкче булалар. Мин алдан кем белән һәм нәрсә турында гына сөйләшмәм. Ә чынлыкта гамәлгә карап хөкем итәргә тиешләр», ди Бәйрәмова.

«Агора» хокук яклау оешмасы рәисе Павел Чиков соңгы ике ел эчендә Русиядә кабул ителгән кануннарның конституциягә һәм кеше хокуклары өлкәсендә халыкара нормаларга туры килмәвен әйтә. Ул соңгы вакытта берсе артыннан берсе төрле кануннар кабул ителеп, хөкүмәттән тыш оешмаларны да, сәяси берләшмәләрне дә, үз фикерләрен белдерүчеләрне дә җинаять кылуга якынайту эше барганлыгын белдерә.

Аның фикеренчә, әгәр бу канун кабул ителсә, һәм шушы канун нигезендә мәхкәмә җинаять кылды дип карар чыгарса, гаепләнүче бу карарны һәм шул ук вакытта канунны да Русиянең Конституция мәхкәмәсенә шикаять итә алачак. Һәм шикаять итәргә кирәк тә, ди ул. «Әмма хәзер Конституция мәхкәмәсе моннан 15 еллар элек булган оешма түгел инде. Аның батырлыгы кимеде, ә хакимиятләргә ярарга тырышуы нык артты», ди Чиков.

Наил АЛАН.

Лайк һәм репост өчен төрмәгә эләгергә була

Русия ДәүДумасы экстремизм белән көрәшү юлында тагын бер адым ясады. Җинаять кодексына кертелгән яңа маддәдә экстремизмга матди һәм башка ярдәм күрсәтү өчен җаваплылык каралган.

Экстремист оешмаларга матди ярдәм күрсәткән өчен 300дән алып 500 мең сумга кадәр штрафка тартачаклар. Җинаять вазифаны кулланып кылынган икән, алты ел төрмәгә дә утырырга була.

Интернет куллануга карата да яңа чикләүләр кертелгән. Хәзердән челтәрдә экстремистик материаллар таратучыларга да җаваплылык каралган. Урнаштыру гына түгел, хәтта репост ясау һәм лайк кую да моңа керәчәк.

Интернетта ачыктан-ачык экстремизмга чакыру өчен мәҗбүри эшләр белән җәзаландырырга яки иректән мәхрүм ителергә мөмкин. Танылган 282 маддәгә («нәфрәт тудыру яки төрле билгеләр буенча кешене кимсетү») дә яңалыклар кертелгән: шул ук җинаятьне интернет битләрендә кылсаң, бу маддәгә эләгәсең.

Яңа канунга карата блогерлар каршылык белдерә. Канун уңайсыз блогерлар белән көрәшү коралы буларак уйланылган булырга мөмкин, ди алар.

Соңгы вакытта интернет-активистларны эзәрлекләү очраклары мулдан. Менә аларның берничәсе:

2014 елның 23нче маенда Казан ватандашлар берлеге җитәкчеләренең берсе Борис Бегаевка интернетта «Бердәм Русия» һәм Путинны тәнкыйтьләгән видео урнаштырган өчен экстремизмда гаепләү белдерелде.

2014 елның 14нче маенда Чиләбедә яшәгән «Демократический выбор» партиясе әгъзасына карата «Правый сектор» мөрәҗәгатен репостлаган өчен җинаять эше ачылды.

2014 елның 9нчы гыйнварында популяр блогер Сергей Мохамәдов белдергәнчә, аны Сочи олимпиадасын тәнкыйтьләгән өчен экстремизм белән көрәшү бүлеге хезмәткәрләре килеп тикшергән.

Илдар ГАБИДУЛЛИН.

Комментарии