НАСЫЙБЫМНЫ ЭЗЛИМ

Бу сәхифәгә игъланнар «Безнең гәҗит» газетасында бушлай басыла. Тик бер шарт белән: алар конвертка салып юлланган булырга тиеш. Телефоннан телдән игълан кабул итмибез! Белдерүегезне редакциябезнең 89270390353 телефонына СМС итеп тә язып җибәрергә мөмкин. Белдерүләрегезне газетабызның интернеттагы сәхифәсенә үзегез дә урнаштыра аласыз. Алар аннан алынып, газетага да куела. Адресы: http://beznen.ru/yawci-pocmagi/.

Белдерүләр бары тик телефон номерлары, яисә адресыгыз белән генә басыла.

Үзегезгә насыйп ярларны табып, бу хакта газетабызга да язып җибәрсәгез, бик шат булыр идек.

***

Мин – 45 яшьлек начар гадәтләре булмаган ир. Җитди мөнәсәбәтләр корыр өчен, начар гадәтләре булмаган 35-45 яшьләрендәге татар хатын-кызы белән танышыр идем. Күчеп китәргә дә риза.Тел: 89375760464

***

Мин – Казанда яшәүче 70 яшьлек ханым. Үзем кебек ялгызлыктан туйган, начар гадәтләре булмаган, 70 белән 80 яшь арасындагы, калган гомерне бергә үтәрдәй тормыш иптәше булса, мин бик шат булыр идем. Якын-тирә авыллар булса да ярый.

8950-327-76-09

***

68-75 яшьләр тирәсендәге хатыны белән аерылган яки тол калган ир-ат белән танышырга телим. Казан тирәсендә яшәүче булсын иде, район, авыл тирәсеннән кирәкми. Тормышым көйләнгән, ул ир-аттан миңа берни дә кирәкми, аралашырга, пешергән ризыкларымны тәмле итеп ашарга, чөкердәшеп чәй эчәргә иптәш кенә булсын. Мин аның янына барып торырга да риза.

Миңа әле үз яшемне беркем дә бирми, 58 кг җыйнак кына гәүдәле, яшь вакытта матур хатын исеме күтәргән, аш-суга оста ханым. Кызым һәм улым бар, алар Казанда яшәми. Телефоным: 89600403314

***

Тормыш кору өчен танышам. Мин 2нче төркем инвалид, 33 яшьлек егет. Башкортстанның Иске Балтач авылыннан. Танышырга теләүче кыз Татарстан якларыннан, авылдан булса да ярый. Ватцапка язып карагыз 79373662909. Илнур.

***

Мин Илнур. Гаилә корыр өчен кызлар белән танышырга телим. Ял көннәрендә спорт белән шөгыльләнәм, гитарада уйныйм +79003265301

***

47–50 яшькә кадәрге хатын-кыз белән танышам. Күчеп китәргә дә риза. Ватсапка языгыз. 89393684150

***

Мин 47 яшьлек ялгыз ир-ат. Буа шәһәрендә яшим. Ялгызлыктан туйган, 45–50 яшьлек татар хатыны белән танышыр идем. Тел. 89375297905

Комментарии