Аракы бәласе

Танышым Хәниф сөйләгән вакыйганы сезгә дә язарга булдым. Вакыйгалар чын булса да, геройларның исемнәре үзгәртелде.

Эшеннән ял алып, дусты – хайваннар табибы Әкрам янына кайтып төшә Хәниф. Кочаклашып күрешәләр, хәл-әхвәл сорашалар. Хәниф Әкрамга, аны бик сагынуын, күрәсе килүен, дусты каршы килмәсә, берәр атна кунак булырга теләвен әйтә. «Яңа сауган сөтләр эчеп, ял итеп китәрмен. Үзең беләсең, шәһәрдә су кушкан сөттән башка сөт юк», – ди ул.

Очрашуны бик яхшылап өендә «юалар». Әкрам көне буе эшләп арыган, җитмәсә, үткән төнне көтүдән кайтканда аягын авырттырган үгезне карап, күп вакытын үткәргән иде. Ул өстәл артында утырган килеш йоклап та китте.

Хәниф: «Тукта әле, мин монда килгәндә көтүгә чыкмый калган сыер күргән идем, шуны савып яңа сауган сөт эчеп керим әле», – диеп, Әкрамның чөйдә эленеп торган халатын кия дә, кул астына эләккән чиләкне алып, алпан-тилпән атлый-атлый сыер янына чыгып китә.

Төн караңгы, утларны да яндырмаганнар. Хәниф сыер янына җайлап кына чүгәли дә, җилемне эзли башлый. Күпме генә капшаса да җилемне таба алмый. Шулай да, капшый торгач җилемгә охшаган бер нәрсә таба. Аны тартып каравы була, койманың теге ягына очып чыгып киткәнен сизми дә кала. Узган елдан калган салам өеме өстенә барып төшә Хәниф. Аңына килгәч, «Бу сыер түгел үгез булды ахрысы», – дип уйлап ала да, йокыга китә. Төнне әллә нинди төшләр күреп саташа. Ямь-яшел болыннан берүзе бара икән, ерак түгел сыер көтүе йөри. Шунда бер үгез аның каршысына килә башлый, Хәниф, билгеле инде, кире борыла да чаба. Ничек кенә тиз чапмасын, үгез аны куып җитә, имеш. Хәниф артына борылып караса, үгезнең мөгезенә бер чиләк эленгән, чиләк яңа сауган сөт белән мөлдерәмә тулы. Хәниф: «Миңа сөт кирәкми!» – дип кычкырып җибәрә дә, уянып китә.

Уянгач ни күрсен: каршысында дусты Әкрам бер кружка яңа сауган сөт тотып басып тора. «Тор әйдә! Ник кычкырасың? Йокың туйгандыр, мин синең монда икәнеңне күрдем инде, фермада кеше булгач уятмадым. Әле ярый сыерларны яңа бинада савалар, сыер савучы кызлар сине күргән булса, икебез дә көлкегә кала идек, авызны да ачтырмаслар иде. Син – минем кунак, салам өстендә йоклап ятасың, өстеңдә минем халат, ул ертылган, күз төбең кара янган. Ферма халкы ни уйламас», – диде.

«Менә шулай, дустым, мин Әкрамнарда бер атна кунак булдым, бик күңелле булды. Бары аның хатыны Нәфисә безгә иртәнге аш янына яңа сауган сөт куйганда гына, мөгезенә бер чиләк сөт аскан үгез күз алдына кылт итеп килеп баса иде. Мине әле шәһәргә кайткач та, шул үгез төшемә кереп азаплады. Йә мин чиләк тотып куам, Йә ул мөгезенә сөтле чиләк асып куа иде. Аракы дигән нәрсә бер дә яхшылыкка алып бармый шул. Аның аркасында кеше көлкесенә кала яздым. Хәзер инде аракыны ташладым, су кушылган булса да, сөт эчә башладым», – дип көлемсерәп куйды Хәниф.

Вакыйф КЫЯМОВ.

Казан шәһәре.

Комментарии