«Йолдызлар»ны тәрбияләргә рөхсәт итегез!

«Йолдызлар»ны тәрбияләргә рөхсәт итегез!

«Спорт Экспресс»: «Мин «Ахмат» футбол клубы җитәкчелеге белән киңәшләштем: без Александр Кокорин белән Павел Мамаев иреккә чыгуга, аларны үзебезнең командага урнаштырырга әзер. Җинаять эше ничек кенә булып бетсә дә. Ышандырып әйтәм: без алардан бернинди «йолдызлы» уен да, туп кертүләрен дә көтмәячәкбез. Безнең максат башка – бу ике яшь иргә гадәти тормышка кайтырга ярдәм итү, ияләшү чорын җиңеләйтү. Төрмәдә утырганнан гына Павел белән Александр яхшырмаячак. Без аларга хаталарын төзәтүдә ярдәм итәргә телибез. Алар футбол кырында Русия данын яклады. Ну, йолдыз авыруы булгандыр инде – кемдә булмый?! Ләкин моның белән генә тормыш бетми бит» (Чечня башлыгы һәм «Ахмат» футбол клубының мәртәбәле президенты Рамзан Кадыйров).

Татарстан кино төшерергә өйрәнәчәк… 2030нчы елда

«События»: «Бүген Татарстан мәдәниятендә бердәнбер өлгереп җитмәгән өлкә ул – кинематограф. Ләкин бу өлкәдә дә беренче профессиональ үсентеләр күренә башлады. Әйе, ничек кенә сәер яңгырамасын: 2018нче елда заманча Татарстанда беренче үсентеләр күренә. Безнең бурыч – менә шуны җитәкчелеккә җиткерү. Күпләр безне «сез һаман акча сорыйсыз» дип сүгә дә, ләкин без үсәбез. Безнең кинематограф таш гасыр кешесеннән урта гасыр кешесе дәрәҗәсенә үсте инде. Ә иң яхшы фильмнарны бездә 2030нчы елларга гына төшерә башларлар дип уйлыйм» (Режиссер, Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров).

Комментарии