КЫЙММӘТЛЕ ДИПЛОМАТЛАР

КЫЙММӘТЛЕ ДИПЛОМАТЛАР

«Baza» телеграм-каналы: Русия Эчке эшләр министрлыгының дипломатлар корпусына хезмәт күрсәтү баш идарәсе илдә калган чит ил дипломатлары һәм аларның хәләл җефетләренә бүләк әзерләгән. Мәскәүнең Зур театрында 16нчы декабрьдә күрсәтеләчәк «Лебединое озеро» балетына 350 билет сатып алган, дәүләт сатып алулары сайтындагы мәгълүмат буенча, аларның гомуми бәясе – 5 млн сум. Шулай ук Мәскәү циркында узачак Яңа ел тамашасына 500 билет алынган, монысы миллион сумка төшкән. Идарәнең элиталы алкогольгә булган мәхәббәте дә мәгълүм. Мәсәлән, бу җәйдә Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы «Завидово» ял итү комплексы өчен бер шешәсе 28,6 мең сум торган шампан шәраблары сатып алган булганнар. Сентябрь-ноябрьдә дәүләт сатып алулары сайтында тагын ике алкогольле тендер урнаштырылган. Бу юлы ведомство тыйнаграк кыланган: шешәсе 5-13 мең сумлык импортлы исерткеч эчемлекләр сатып алган.

65 МЛН СУМЛЫК ЧЫРШЫ КЕМГӘ КИРӘК?

«Вести Воронеж»: Телеканалга интервью биргәндә, Воронеж шәһәр думасы депутаты Александр Чуфиневтан: «Ни өчен депутатлар шәһәр халкы фикеренә колак салмады, Воронежда Яңа елга 65 млн сумлык чыршы куюга каршы чыкканнар иде бит?» – дип сораганнар. «Бу юнәлештә эш алып барыла, әлеге мәсьәлә буенча фикер алышу бара», – ди депутат. Алып баручы: «Нәрсә буенча фикер алышасыз? Хәзер 65 млн сумга чыршы кую турында килешү төзелгән бит инде», – дигәч, депутат нәрсә дип җавап бирергә белми. Андый бәягә чыршы кирәкми, ул акчаны мобилизацияләнгәннәрнең кирәк-яракларына тотыгыз, дип, 700 меңнән күбрәк кеше петиция имзалаган, Воронеж өлкәсе губернаторы Александр Гусевка ачык хат юллаган булганнар. Тик шәһәрнең үзәк мәйданын Яңа елга бизәү турында килешү барыбер төзелгән.

ГАЛӘВИЕВ «ПОКЛОННИГЫ»Н ХӨКЕМ ИТТЕЛӘР

«Бизнес-Онлайн»: Бу көннәрдә Казанда 2021нче елның 11нче маенда 175нче гимназиядә атыш оештырып, 9 кешенең гомерен өзгән Илназ Галәвиевны гына түгел, аның «поклоннигы»н да хөкем итәләр. Якутиядә яшәүче 21 яшьлек Иван эшне алып баручы тикшерүчеләрдән үч алырга уйлаган. 2021нче елның маенда Якутиядән Казанга килгән, нәкъ 175нче гимназия каршындагы йортта фатир арендалаган, тикшерү төркеменең ничек эшләвен күзәтеп торган. Тикшерүчеләргә һөҗүм итү өчен кирәк-яракка дип банктан 275 мең сум кредит алган. Мылтык алырга теләгән булган, тик аны сатмаганнар. Иванның телефонында һәм компьютерында коралны кайдан сатып алып булуы, шартлаткычны һәм Молотов коктейлен ничек ясау турында мәгълүмат тапканнар. Тикшерүне алып баручы затка һөҗүм әзерләү маддәсе буенча эш ачылган. Суд-психиатрия экспертизасы Иванның психик тайпылышлары булуын күрсәткән. Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков судта егетне мәҗбүри дәвалануга җибәрүне сораган.

ҮГИ АТАГА – 18 ЕЛ

«Реальное время»: 2020нче елның 29нчы октябрь төнендә Кукмара районы полиция бүлегенә Молотов коктейльләре белән һөҗүм иткән һәм бер хезмәткәрне пычак белән яралаган 16 яшьлек үсмернең үги әтисенә хөкем карары чыгардылар. Үсмер үзе урында атып үтерелгән иде. Үги әтисе Марат Җамалиевка суд 18 ел колония җәзасы бирде. Ул балигъ булмаган баланы җинаятькә катнаштыру һәм террор эшчәнлегенә теләктәшлек күрсәтүдә гаепле дип табылды. Баштарак әлеге эш буенча 6 кеше тоткарланган иде, тик соңрак бер генә гаепләнүче – Җамалиев кына калды. Ул 1999нчы елда Киров өлкәсендә магистраль газүткәргечләрне шартлаткан өчен 14 ел төрмәдә утырып чыккан булган. Кукмарада килеп чыккан хәлдә гаебен танымады. Адвокаты Руслан Нәгыев суд карарын шикаять итәчәкләрен белдерде. Аның әйтүенчә, хөкем карары үлгән үсмернең әнисе сүзләренә генә нигезләнгән, ә ул тикшерү барышында бу күрсәтмәсеннән баш тарткан булган.

САБЫЙЛАРНЫ ЧИТКӘ ЧЫГАРМАСКА

«РИА Новости»: Декабрьдән башлап, чит ил вәкилләренә Русиядә суррогат ана хезмәтеннән файдалану тыелачак. Бу хакта Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин белдерде. Аның сүзләренчә, соңгы берничә елда суррогат аналар табып биргән 45 мең бала чит илләргә чыгарылган. «Бу зур легаль булмаган бизнес, анда еллык акча әйләнеше 2 млрд евро дип бәяләнә. Суррогат аналар табып биргән сабыйлар еш кына авыр хәлдә кала: җинаять, шул исәптән органнар белән сату итү корбаннары була, бер җенесле кешеләр парына килеп эләгә. Шуңа күрә чит ил вәкилләренә суррогат аналар хезмәтеннән файдалануны тыю өчен барысын да эшләргә кирәк», – дигән ул. Мондый закон проекты ДәүДумага 2021нче елның декабрендә кертелгән иде инде. Аның буенча, суррогат ана тудырган баланы рәсми никахта яшәүче ир белән хатын (аларның кимендә берсе Русия гражданины булырга тиеш) яки ялгыз хатын-кыз алырга хокуклы. Быел майда документ беренче укылышта кабул ителде.

ТҮЛӘМӘГӘННӘР

InKazan.ru: 2022нче елның беренче алты аенда 3-7 яшьлек балалары булган ата-аналарның 66 процентына айлык социаль пособие түләүгә «отказ» килгән. Санау палатасы үткәргән тикшерү нәтиҗәсе шуны күрсәтә. Беренче бала тугач бирелә торган акчаны 38 процент ата-ана ала алмаган. 2020нче елда андыйлар саны – 15 процент, ә 2021дә ел дәвамында 38 процент булган. Быелгысы – беренче алты айга булган күрсәткеч кенә әле. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында аңлатуларынча, тулы һәм дөрес булмаган мәгълүмат биргән кешеләрнең мөрәҗәгате кире кагыла.

Комментарии