- 28.09.2021
- Автор: башка чаралар
- Выпуск: 2021, №38 (29 сентябрь)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«Бизнес Онлайн»: «Татфондбанк»ның элеккеге җитәкчесе Роберт Мусинга хөкем карары чыгарылды. Казанның Вахитов районы суды аны вәкаләтләрен арттыруда гаепле дип тапты һәм 12 ел гомуми режимлы колония җәзасы билгеләде. Мусин суд залында ук сак астына алынды. Прокуратура экс-банкирга 14 ел 9 ай колония бирүне сораган иде.
«Татфондбанк» эше инде дүрт ел дәвам итә. Роберт Мусин 2017нче елның 3нче мартында кулга алынды һәм тикшерү изоляторына озатылды. Әмма 2018нче елның гыйнварында тоткарлау өй арестына үзгәртелде. СИЗОда утырган бер көн – колониядә 1,5 көн, өй арестындагы бер көн колониядәге бер көнгә тиңләштерелә. Шунлыктан Мусин 4 елдан артык «утырган» булып санала инде.
Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлык Мусинга карата гражданлык дәгъвасы белдергән иде, суд аны өлешчә канәгатьләндерде – экс-банкир агентлыкка 23,3 млрд сум түләргә тиеш булачак.
Роберт Мусинны шулай ук бөтен дәүләт бүләкләреннән мәхрүм иттеләр. Ул 3 ел дәвамында бернинди идарә итүче вазифасын били алмаячак.
БАЛАСЫН УРАМДА КАЛДЫРГАН
«Татар-информ»: Массакүләм матбугат чараларында Казанда яшәүче 23 яшьлек хатын-кызның өч айлык баласын урамда калдыруы турында мәгълүмат пәйда булды. Баланы полиция хезмәткәрләре табып ала һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшыра. Баланы ни өчен урамда калдырдыгыз, дигәнгә, хатын үзенең авыру баласын карый алмавы турында сөйләгән. Аның тагын 4 баласы бар. Ул балаларны тиешле дәрәҗәдә тәрбияләмәве сәбәпле полициядә исәптә торган. Прокуратура хәзер әлеге мәгълүматны тикшерә.
КОНТРОЛЬ ЭШЛӘРНЕ ДӘ ПУТИН ТИКШЕРӘ
«Реальное время»: Русия Президенты Владимир Путин мәктәпләрдә контроль эшләрне киметергә кушты. Шул хактагы Карар Кремль сайтында урнаштырылган. Аны үтәү өчен фән һәм югары белем министры Валерий Фальков һәм мәгариф министры Сергей Кравцов җаваплы. Алар шулай ук контроль эшләрдә кулланыла торган биремнәрнең актуальлеген дә исәпкә алып, 2022нче елның 1нче июленә хисап тотарга тиеш булачак. Хәзер бездә мәктәпләрдәге контроль эшләрне көйләү, дәреслекләрне тәртипкә китерү белән дә Путин шөгыльләнә. Алай булгач, профильле ведомстволар нәрсәгә кирәк, дигән сорау туа...
«СПУТНИК» БЕЛӘН КЕРТМИЛӘР
«Азатлык» (ят агент): «Спутник V» ясатканнарга ноябрьдән АКШка керергә ярамаячак. Русия вакцинасын Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) да, Америка хакимияте дә рәсми рәвештә танымады, шуңа күрә тыю кертелә. Элегрәк Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, «Спутник V» җитештерү белән шөгыльләнүче фабрикаларның берсендә җитешсезлекләр табу сәбәпле, вакцинаны хуплауны туктатып торган иде. «Washington Post» язуынча, «Спутник V» 70 илдә хупланган, аларда 4 миллиардтан күбрәк кеше яши. Бөтен дөньяда 448 миллионга якын Русия вакцинасы дозасы сатып алынган.
Комментарии