- 27.12.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №52 (26 декабрь)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«Эхо Москвы»: «Америка һәм Көнбатыш Европадагы демократияне һәм яшәү дәрәҗәсен Беларусия һәм Русиядәге демократия дәрәҗәсе белән чагыштыру – көлке. Бу «Жигули» белән «Мерседес»ны чагыштырган кебек» (танылган журналист Владимир Познер).
Кайда үлсәм дә – барыбер
«Вечерняя Казань»: Казанда 36 яшьлек хатынны һәм аның 10 яшьлек кызын бәрдереп үтергән 70 яшьлек Дамир Гатинның эше судта карала башлады. Ул ярамаган җирдә тизлекне арттырган, шунлыктан «зебра»дан чыгып баручы ана белән кызны күрмәгән. Гатин гаебен тулысынча таныган. Журналистның: «Судның нинди җәза бирүен көтәсез?» дигән соравына Дамир Гатин: «Теләсә нинди. Кайда үлсәм дә – миңа барыбер», – дип җавап биргән.
Серле кәрҗин
«Бизнес Онлайн»: «Роснефть» нефть-газ компаниясе башкарма директоры Игорь Сечин федераль чиновникларга, Яңа ел бүләге итеп, кабат колбаса тутырылган кәрҗиннәр җибәргән. «Иваныч кәрҗиннәре» элеккеге икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев вакыйгасыннан соң танылу алган иде. Элеккеге министрны тоткарлаганда, анда колбасалы кәрҗин һәм 2 млн доллар акча таптылар һәм ришвәт алуда гаепләделәр. Шуннан соң күпләр Сечиннан колбаса тутырылган кәрҗин алырга курка башлады. Ә быел кәрҗинне курыкмыйча алган бер чиновник сүзләренә караганда, анда колбасадан кала тагын паштет, мандариннар һәм шәраб та булган.
Комментарии