РЕКОРДСМЕН ХӨКЕМДАРЛАР

РЕКОРДСМЕН ХӨКЕМДАРЛАР

«Медиазона»: Мәскәүдә судья Ольга Шумова бер көн эчендә үзизоляция режимын бозган өчен билгеләнгән штрафларга килгән 268 дәгъваны караган. Графигына ышансаң, 21нче сентябрьдә Шумова 8 сәгать эшләгән, бер сәгать төшке ашка бүленгән. Димәк, бер дәгъваны карауга минут ярым вакыт сарыф иткән булып чыга. Журналистлар әйтүенчә, иртәнге якта судьяның ике тапкыр 5 минут эчендә 8 утырыш билгеләнгән булган. Андый очракта бер дәгъваны карауга 37,5 секунд киткән дигән сүз. Шулай да бу рекорд түгел әле. Судта эшләрне иң тиз карау рекордына Чаллы шәһәр суды хөкемдары Ленар Хасимов ия. Бу елның 25-31нче май аралыгында гына да Хасимов үзизоляция режимын бозу буенча 800дән күбрәк «Эш»не караган. Ә 27нче майда абсолют рекорд куйган: бер эш көнендә 252 беркетмәне карарга өлгергән. Ягъни бер «Эш»не карауга 2,6 минут вакыт киткән. Ә 111 беркетмә 14:00-14:30 вакыт аралыгында каралган, димәк, берсенә нибары 16 секунд сарыф ителгән дигән сүз.

ТАТАРСТАННЫ САКЛАУ ӨЧЕН ТЕЛНЕ БЕЛЕРГӘ КИРӘК

«Бизнес Онлайн»: ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, татар телен саклау буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов Казанда узган I яшь дәүләт идарәчеләре форумында катнашкан. «Әгәр үз Конституциясе булган республикабызның статусын һәм дәрәҗәсен саклап калырга телибез икән, татар телен сакларга тиешбез. Без бит Татарстанның «Казан өлкәсе»нә әйләнүен теләмибез. Татарстан Республикасы – ничек горур яңгырый бит», – дип мөрәҗәгать иткән ул форум катнашучыларына. Телне ичмасам минем хәтле белегез, минеке дә «өчле»лек кенә әле, дигән.

ТАТАР ЕГЕТЕ ЛОНДОНДА БАСЫЛГАН

Hertfordshire Press: Үзбәкстанда туган татар егете Тимур Әхмәтҗанов Лондонда инглиз телендә «Илиш и плетеные истории» дигән комикс бастырып чыгарган. График романда Илиш исемле малай хакында бәян ителә, ул кешеләр белән аралашу һәм социальләшү проблемаларын җиңеп чыга. Шул рәвешле рәссам аутизмнан интегүче балаларга игътибар җәлеп итәргә тырышкан. Рәссам комикс өчен сюжетны әзәрбайҗан язучысы Камран Салаев китабыннан алган. Китап хәйриячеләр акчасына нәшер ителгән – 25 илдән 220 кеше үзе теләгән суммада акча күчергән. Хәзер Hertfordshire Press нәшрияты китапның урыс, кыргыз, казах телләренә тәрҗемәләрен әзерли һәм татар теленә тәрҗемә итү өчен партнерлар эзли. Бу нәшриятның татар һәм башкорт әдипләрен – Ленар Шәех, Марсель Сәлимов, Сөенгөл Чанышева һәм башкаларны инглиз телендә бастырганы бар инде.

«Азатлык» радиосы (Ят агент): Казан шәһәре башкарма комитеты Усаклык бистәсе янында чүп яндыру корылмасы төзүгә каршы пикет уздыруны килештерде. Бу турыда акцияне оештыручыларның берсе Альберт Гарапов хәбәр итте. Пикет 31нче октябрьдә Казандагы Ленин исемендәге мәдәният сарае каршында узачак.

Гарапов сүзләренчә, әлеге чара экология торышын контрольдә тоту челтәре төзү максатына да юнәлтелгән булачак. Шулай ук калдыкларны киметүнең альтернатив ысуллары – чүпне эшкәртүне кертү юнәлешенә дә игътибар биреләчәк. Пикет вакытында чүп яндыру корылмасына каршы имзалар җыю да күздә тотыла. Оештыручылар битлек кию һәм социаль ара калдыру таләпләрен үтәргә җыенуларын белдерә.

Бер атна элек Русия дәүләт үсеш корпорациясе (ВЭБ. РФ) Осиново бистәсе янында чүп яндыру корылмасы төзелешенә кредитның беренче өлешен бирде. Кредит күләме 2,5 миллиард сумга кадәр тәшкил итә.

Комментарии