«Э» үзәге тикшерәчәк

«Азатлык»: «Экстремизмга каршы көрәш үзәге» («Э») Русия Мәгариф министрлыгының этномәдәни стратегия үзәге җитәкчесе Ольга Артеменко һәм «Татар-информ» хезмәткәре Дмитрий Кисилевка карата оператив чаралар уздырачак. Аларның сүзләрен тикшерүне сорап, Чаллы активисты Алмаз Имамов мөрәҗәгатьләр юллаган иде. 9нчы ноябрьдә Казанда узган «Русия мәгариф системасы шартларында туган телдә һәм дәүләт телләрендә белем алу һәм үзаңны формалаштыру» дип аталган сөйләшүдә Артеменко Конституциядә дәүләт телләренә кагылышлы «беррәттән» («наряду») дип язылган сүз «бертигез» («наравне») дигәнне аңлатмый, диде. 29нчы октябрьдә «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында «Сөембикә» журналы хәбәрчесе сорауны татарча биргәч, чыгыш ясаучылар да аңа татарча җавап бирде. Шуннан соң чара модераторы, «Татар-информ» хезмәткәре Дмитрий Киселев кунакларны «бер-берсен хөрмәт итәргә» һәм урыс теленә күчәргә чакырды.

Сәдаканы – банк картасы белән

Татарстан Диния нәзарәте: Казанда сәдака сала торган терминаллар урнаштырачаклар. Аларда сәдаканы банк картасы ярдәмендә күчереп, шулай ук онлайн рәвештә зәкят тә биреп булачак. Беренче шундый терминаллар Галиев мәчетендә һәм «Зәңгәр» мәчеттә куелыр, соңрак сәүдә үзәкләрендә дә барлыкка килер дип ниятләнә.

Даруларның бәясе арткан

«Реальное время»: Иң танылган һәм еш кулланыла торган даруларның бәясе Казан аптекаларында бер ел эчендә уртача 8 процентка арткан. «Ингавирин» һәм «Линекс» дигән препаратларның бәясе бигрәк тә югары сикергән – быел 17 процентка күтәрелгән.

Әбинең миллион сумын урлаганнар

«Кызыл таң»: 87 яшьлек әби бер миллионнан артык акчасыннан колак каккан. Аңа шалтыраткан хатын үзен социаль хезмәткәр дип таныштыра, аннары акча алыштыралар, дип, алдау юлы белән өенә керә. Бераздан акчаларны алып эз югалта. Әле тикшерү бара, җинаятьчене эзлиләр.

Бу хәл Мәскәүдә булган. Өлкән яшьтәге туганнарыгызга шундый хәлләр булуы мөмкин дип тукып торыгыз. Билгесез кешеләргә ишек ачмасыннар.

Кыйнап гаеп такмакчылар?

«Эхо Москвы»: Листовкалар ябыштырып террорчылыкны аклауда гаепләнүче МГУ шәкерте Марат Нигъмәтулин, университет китапханәсендә үзен ФСБ вәкилләре кыйнаулары турында белдерә. Алар аның гаебен таныту өчен 2 сәгать кыйнап, кулларын кискән. Ә текстта террорчылык җәмгыятен төзү, Керчьта, Архангельскида, Благовещенскида терактлар оештыру, алман, француз, Британия һәм Куба разведкасы белән элемтәдә булу турындагы җөмләләр бар, дип хәбәр итә «Дождь» телеканалы. Нигъмәтулин Эчке эшләр министрлыгына, университет ректорына гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Комментарии