- 26.08.2020
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2020, №34 (26 август)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«Медуза»: Томскидан Мәскәүгә очканда самолетта хәле начарланган һәм комага киткән Алексей Навальный хәзер Берлиндагы «Шарите» клиникасында. Һәм 24нче август көнне алман табиблары, клиник тикшеренү нәтиҗәләре Навальныйның агулануы турында сөйли, дигән белдерү ясады. Президент Владимир Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков журналистларга: «Без бу сүзләрне җитди кабул итә алмыйбыз. Монда ниндидер буш белдерүләргә урын булмаска тиеш, барысын да тыныч кына анализларга кирәк. Без үзебезнең табиблар белән элемтәгә кердек (Навальныйны 2 тәүлек Омск больницасында дәваладылар. – ред.). Безнең медиклар да нәкъ алманнар эшләгәнне эшләгән. Безнекеләр ясаган анализларда да агулаучы матдә ачыкланмаган. Шуңа күрә Германиядәге коллегаларның «агулану» дигән сүзне ашыгып куллануларын аңлап бетерә алмыйбыз. Бу версияне безнең медиклар да караган иде. Тик, әйткәнемчә, агулаучы матдә табылмады. Ул ачыкланмаган килеш бернәрсә дә әйтеп булмый. Тикшерү эше башлау өчен сәбәп кирәк, әлегә ул юк», – дип сөйләгән. Омск медиклары куйган актык диагноз – матдәләр алмашы бозылу.
ЕФРЕМОВ СУДЫНА БИЛЕТ САТЫЛА?
«РБК»: 25нче август көнне Avito игъланнар сайтында «Актер Ефремовның судына билет сатыла» дигән белдерү чыкты. Үзен Изабелла дип күрсәткән «сатучы» 500 мең сумга утырыш залына алып керергә вәгъдә итә, «беренче рәттә утырып карый алачаксыз» дип ышандыра. Мәскәү шәһәренең Пресненск суды: «Утырышка билет сату турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми, Ефремовның суды ачык режимда уза», – дип белдергән. Михаил Ефремовның 8нче июньдә Мәскәүдә авария китереп чыгаруы, аның нәтиҗәсендә кеше үлү буенча җинаять эшен карау дәвам итә. Беренче сорау алу вакытында гаебен таныган актер хәзер барысын да кире кага. Соңгы утырышта: «Мин авариядән бернәрсә дә хәтерләмим. Ләкин мин рульдә түгел, пассажир урынында утырдым кебек. Анда да мине өстерәп алып кереп утырттылар шикелле. Әгәр мин искә төшерә алсам, әгәр мин рульдә утырган видеоларны табып күрсәтсәгез – гаебемне таныячакмын», – дип чыгыш ясады.
БЕЛАРУСЬНЫҢ ҮЗ ЗАКОННАРЫ
«Tut.by» мәгълүмат порталы: Аккредитациядән мәхрүм ителгән «Весна» хокук саклау үзәгенә Беларусь Республикасында тыныч митинглар вакытында ОМОН тарафыннан кыйналган кимендә 450 кеше мөрәҗәгать иткән. Тик җәзалау факты буенча әлегәчә бер генә җинаять эше дә кузгатылмаган. Аның каравы урам йөрешенә чыгучыларга карата 45 җинаять эше ачылган: барысында да кешеләрне ОМОНга карата көч куллануда, шул исәптән үз-үзләрен якларга теләп саклануда гаеплиләр. Җәзалауларга каршы халыкара оешма белән берлектә эшли торган «Весна» бүгенгә 6 меңнән күбрәк кешенең тоткарлануы, күбесенең кайда тотылуы да билгеле булмавы турында хәбәр итә. Алар бу хакта БМО вәкиленә дә белдергән.
МӘЧЕГӘ ДӘ ЙОККАН
Россельхознадзор хезмәте: Төмәндә бер мәчедә коронавирус тапканнар. «Халыкара сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматына караганда, коронавирус хайваннардан кешегә йокмый, әлегә бер генә андый очрак та теркәлмәгән», – дип тынычландыра Россельхознадзорның җирле идарәсе. Мәченең хуҗасына, хайванны ике атна карантинда тотарга, дигән белдерү җибәргәннәр. Май аенда Русиядә 5 яшьлек мәчедә коронавирус табылган, аны да карантинда тотканнар иде инде. Бүгенгә берничә йорт мәчесе һәм этнең, шулай ук зоопарктагы бер юлбарысның COVID-19 белән чирләве мәгълүм. Кытай галимнәре дуңгыз, тавык һәм үрдәккә бу вирус йокмый, дип ачыклаган иде.
Комментарии