ШИКЛЕ ТӨСТӘГЕ ТҮБӘ

ШИКЛЕ ТӨСТӘГЕ ТҮБӘ

«Лента.ру»: Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә Эчке эшләр министрлыгы сарылы-зәңгәрле түбәне сүттергән. Шикле төстәге түбәне шушы тирәдә яшәүче кешеләр күреп алган, тәртип саклау органнарына зарланганнар. Урынга килгән оперативниклар «дошман» төсмердәге түбәле йортның хуҗасы элеккеге участковый икәнен ачыклаган. Ул сары һәм зәңгәр төсләрдәге материалны 10 ел элек үк сатып алып куйган идем, пенсиягә чыккач кына эшкә тотындым, бу гамәлемә бернинди күчерелмә мәгънә салырга теләмәдем, дип аңлатып караган, тик коллегаларын әлеге җавап канәгатьләндермәгән, түбәне шиферга алыштырырга кушканнар. Элеккеге участковый алар белән тарткалашып тормаган, ләкин түбәне үзем сүтмим, дип белдергән. Нәтиҗәдә, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре түбәне төзүчеләр бригадасы яллап сүттергән.

БАШ ТАБИБ ҺӘМ ДИРЕКТОРЛАРГА ДА ХИСАП ТОТАСЫ

«Ватаным Татарстан»: Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы түрәләр, шулай ук бюджет оешмалары һәм дәүләт корпорацияләре җитәкчеләренең «аппетиты»н кысмакчы. Министрлык законга җитәкчеләрнең чыгымнарына контрольне көчәйтүне күздә тоткан төзәтмәләр керткән. Оешма җитәкчеләре, шул исәптән мәктәп директорлары, больница һәм поликлиника баш табиблары, балалар бакчалары мөдирләре керемнәре һәм чыгымнары турында хисап тотачак, дигән сүз бу. Әлегә алар закон буенча керемнәрен генә күрсәтергә тиеш. Коррупциягә каршы әлеге чараның барлыгы 206,6 мең кешегә кагылуы күздә тотыла. Росстат мәгълүматлары буенча, илдә дәүләт һәм муниципаль оешмалар шул санда. Закон проекты хупланган да инде. Гамәлдәге канун буенча, җитәкчеләрнең чыгымнарына ел дәвамында автомобиль, күчемсез милек, кыйммәтле кәгазьләр, цифрлы валюта кебек кыйммәтле әйберләр белән алыш-бирешләре керә.

«БӨТЕН ШАКШЫЛЫК»ТА ЕЛЬЦИН ГАЕПЛЕ?

«Новый век» телеграм-каналы: Русиянең халык артисты, режиссер, хәзерге вакытта Дәүләт Думасы депутаты Николай Бурляев безнең илдә ЛГБТ һәм «бөтен башка шакшылыклар» барлыкка килүдә беренче президент Ельцинны гаепләгән. «Ельцинның 1993нче елгы законы, чикләүләрне тулысынча юкка чыгаруны хуплап, дәүләтне мәдәният сәясәтенә йогынты ясаудан мәхрүм итте. Экраннарга бер җенесле мөнәсәбәтләрне, трансвеститларны, лесбиянкаларны һәм башка кирәкмәгән нәрсәләрне пропагандалаган картиналар чыга башлады», – дип белдергән ул «Лента.ру»га биргән интервьюсында. Ельцинның нинди документы турында сүз баруын ачыкламаган. Анысы мөһим дә түгел инде. Русиялеләрне ЛГБТга караганда башка мәсьәләләр ныграк борчый. Фәннәр академиясенең Вологда фәнни үзәге тикшеренүенә караганда, соңгы 20 елда русиялеләрне борчыган проблемалар исемлегендә беренче өчлектә – бәяләрнең артуы, фәкыйрьлек һәм социаль гаделсезлек. Ләкин хакимият халыкны борчыган төп проблемаларны күрмәмешкә салыша, бөтен игътибарны исемлектә 17нче генә урында булган проблемага юнәлтергә тырыша.

Комментарии