Сәгать күчәрме?

Сәгать күчәрме?

«Ватаным Татарстан»: Ел фасылына карап, сәгать телләрен күчерүне кире кайтарырга мөмкиннәр. «Бердәм Россия» партиясе вәкиле Андрей Барышев Русия Дәүләт Думасына әнә шундый эчтәлектәге канун проекты керткән. «Бу – тәүлекнең якты вакытын нәтиҗәлерәк файдалану өчен эшләнәчәк», – дип аңлаткан депутат. Ел фасылына карап, сәгать телләрен күчерүне кире кайтарсалар, илдә яшәүчеләргә ел буена туры килә торган тәүлекнең якты вакыты 200 сәгатькә артачак, ди. Үзгәреш илдәге тормыш дәрәҗәсен яхшыртачак, дип өметләнә проект авторы.

Башкаланы күчерергә

«События»: «Яңа Русиянең башкаласы Урал артында булырга тиеш. Мәскәү – ул Русиянең рак шеше. Аны зур шәһәр, бизнес үзәге һәм Русиянең йөрәге итеп калдырырга кирәк. Ә башкаланы – күчерергә» (сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, Русия Федерациясенең 3нче класслы дәүләт киңәшчесе Юрий Крупнов КФУда узган «Русия – 10 елдан соң» дигән лекция барышында).

Комментарии