КОЛЛЕКТОРЛАРНЫ ТЫЯРГА КИРӘК

КОЛЛЕКТОРЛАРНЫ ТЫЯРГА КИРӘК

 

«Российская газета»: Бер төркем депутат коллекторлар эшчәнлеген тыя торган закон проекты әзерләгән. Документ авторларының берсе, Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар мәсьәләләре буенча комитеты рәисе Ярослав Нилов сүзләренчә, коллекторлар эшчәнлеген хокукый яктан көйләү мөмкин түгел, димәк, аларны бөтенләй тыярга кирәк. «Русиядә коллекторлар белән эксперимент барып чыкмады. Аларны таратырга, башка эшкә урнаштырырга кирәк. Алайса хәзер алар чын мәгънәсендә вәхшилек белән шөгыльләнә, ветераннарны, кечкенә балалары булган гаиләләрне төрлечә мыскыл итә. Төнлә шалтыратып, түләмәсәң, паяльник белән җәзалаячакбыз, дип куркыта. Хокукый яктан күп тапкырлар көйләргә тырышып карадык. Тик коллекторлар эшчәнлеге – яман шеш кебек. Дәвалап булмый, бөтенләй кисеп атарга кирәк», – дигән Нилов. Дөрес, бөтен экспертлар да мондый кискен карар белән килешмәгән. Коллекторлар эшчәнлеген көйләп бетерергә кирәк, тик бөтенләй тыю турында сүз булырга тиеш түгел, дигәннәр юристлар. Бүгенгә суд приставлары хезмәтендә рәсми рәвештә 520 коллектор агентлыгы исәпләнә.

НӘРСӘ КЫЙММӘТ?

РБК: Росстат мәгълүматына караганда, 2022нче елда иң нык кыйммәтләнгән нәрсәләр – чит илгә юллама, йод һәм шырпы. Мисырга билет бәясе – 159,7, Төркиягә – 118,6, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә 73,6 процентка арткан. Йод бәһасе 55,2 процентка күтәрелгән. Иң кыйммәт товарлар унлыгында шулай ук – шырпы (50,6 процент), ксерокстан күчермә чыгарту (48,1 процент) һәм бәдрәф сабыны (44,2 процент). Ә менә «борщ җыелмасы»на кергән яшелчәләр – кәбестә, бәрәңге һәм чөгендер арзанайган. Кайбер төзелеш чималларына да бәя төшкән, Урта Азиянең кайбер илләренә арзанрак хакка барып була башлаган. Росстат 2022нче елда инфляция 11,9 процент булды дип бәяләгән.

«ҺӘР ГАИЛӘДӘ – ДҮРТ БАЛА»

«Ведомости»: Дәүләт Думасында Русиядә рухи традицион кыйммәтләрне саклау буенча эшче төркем булдырганнар. Аны вице-спикер, бала хокуклары буенча элеккеге вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова җитәкләячәк. Нигезләмәдә әйтелгәнчә, төркем ДәүДумага кертелгән закон проектларына эксперт бәяләмәсе бирәчәк, алар президентның традицион кыйммәтләр турындагы указына каршы килмиме дип тикшереп торачак. Әле нигезләмә кабул ителмәгән, аны эшләп бетерәсе бар, диелә. «Төп проблема – Русиядә ел саен кеше саны кими. Үлеп бетеп барабыз. Ана капиталы кебек ярдәм әйбәт, тик ул гына җитми. Ул хатын-кызлар бала тапсын өчен уйлап чыгарылган нәрсә иде, ә хәзер күп бала табу бурычы тора. Кеше санын торгызу өчен, һәр гаиләдә дүртешәр бала булырга тиеш. Шул ук вакытта хатын-кыз карьера да төзесен. Менә Анна Каренина мисалы (язучы Лев Толстой әсәре персонажы. – ред.). 30 яшендә аның мәктәптә укучы малае булган, тик хатынның гомере начар тәмамланган. Хәзерге заман хатын-кызлары кебек аның да карьера төзү мөмкинлеге булса, хикәят бөтенләй башка борылыш алыр иде», – дип сөйләгән эшче төркем вәкиле депутат Дмитрий Гусев.

БУНКЕРЛАРНЫ БАРЛЫЙЛАР

«Бизнес Онлайн»: Татарстанда гражданнар оборонасы саклану корылмаларының, ягъни бункерларның нинди хәлдә булуын тикшерә башладылар. 1091 сыену урыны бар, шуларның 673е кешеләрне кабул итәрлек хәлдә, дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Прокуратура органнарына аларны контрольдә тотарга кушты. Элегрәк системаны 2030нчы елга яңартып бетерү турында сүз булган иде. Президент сузмаска, бу мәсьәләне тизләтергә кушты.

СУЛЫКЛАР КИМЕГӘН

«Реальное время»: Соңгы 55 елда Татарстанда 3133 күл һәм елга юкка чыккан. Бу санны экология министры Александр Шадриков еллык коллегиядә китерде. «Уйлап бетермичә йортлар һәм җир асты скважиналары төзү сулыкларның коруына китерә. Башкарма комитетларга корылмаларны проектлау барышында ук су белән тәэмин итү, суны чыгару мәсьәләсенә игътибар итәргә, төзелешкә рөхсәтне шуңа карап бирергә кирәк», – диде министр. Бүген Татарстанның 6,4 процентын сулыклар алып тора.

АШКАЗАНЫННАН... ЧӘЧ ЧЫККАН

Lenta.ru: Мәскәү өлкәсендә табиблар 21 яшьлек кызның ашказанында яңа туган бала авырлыгында чәч йомгагы тапкан. Кыз бик каты ябыгу һәм эче авыртуга зарланып мөрәҗәгать иткән булган. Ул ашый алмаган, гел косасы килгән. Чәч йомгагын тикшерү барышында ачыклаганнар. Аны алу өчен катлаулы операция уздырырга туры килгән. Бактың исә, кыз чәчләрен кимерергә, чәйнәргә ярата икән, бу Рапунцель синдромы дип атала. Кызга яман гадәте аркасында элегрәк тә операция өстәленә ятарга туры килгән. Терелеп беткәннән соң, аны психотерапевтка җибәрәчәкләр. Элегрәк Чечняда табиблар 11 яшьлек кыз баланың карыныннан 3 килограмм авырлыкта чәч йомгагын алган иде.

 

Комментарии