ТАТАР ТЕЛЕН КҮПМЕ БАЛА УКЫЙ?

ТАТАР ТЕЛЕН КҮПМЕ БАЛА УКЫЙ?

«Татар-информ»: Узган 2021-2022нче уку елында республикада татар телендә белем бирү күрсәткече – 24 процент, ә татар телендә белем һәм тәрбия 50 процент тәшкил иткән. Бу хакта «Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү» республикакүләм форумында Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова докладыннан билгеле булды. Актаныш, Әтнә, Чүпрәле, Кайбыч районнары татар телендә укыту буенча алдынгылар исәбендә. Саба һәм Азнакайда туган телдә белем һәм тәрбия бирү күрсәткече 100 процент дип куелса да, татар телендә укыту күрсәткече шактый түбән. Сабада нибары – 34, Азнакайда –32,5 процент. Югары Осланда, гомумән, татар телендә белем һәм тәрбия эше оештырылмаган. Чаллыда татар телендә белем бирү күрсәткече 8 процентка якын, Казанда – 19 процент. Мәгариф һәм фән министры урынбасары хәзерге вакытта 1нче классларны туплау төгәлләнеп барганын искәртте. «Туган телдә белем һәм тәрбия класслары ачу мөмкинлеге турында игълан ясау, эшнең ничек башланып китәчәгенә тулысынча анализ ясавыгызны сорыйбыз», – дип мөрәҗәгать итте Минзәлия Закирова мәктәп директорларына. Ул шулай ук 1нче сентябрьдән татар телен Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак укыту кертелгәнен искәртте.

КОЛЛЕКТОРЛАРДАН КАЧЫП – ТӨРМӘГӘ...

«Baza» телеграм-каналы: Мәскәүдә бер ир-ат, коллекторлардан качу өчен, төрмәгә утырырга булган. Ләкин чынлыкта хәл ул планлаганча килеп чыкмаган. Андрей (исеме үзгәртелгән) бала карау өчен ялга киткән, тик китәр алдыннан микрокредитлар җыйган. Вакытында түләмәгәч, аны коллекторлар эзәрлекли башлаган. 22нче майда чираттагы тапкыр коллекторлар белән эләгешкәч, Андрейның башына бер фикер килгән: вак хулиганлык өчен 15 тәүлеккә төрмәгә утырырга һәм проблемалардан ял итеп торырга була бит! Андрей такси йөртүчене пычак белән куркытырга уйлаган – аның исәпләвенчә, моның өчен шул вак хулиганлык маддәсе буенча җаваплылыкка тартырга тиеш булганнар. 23нче май көнне ир такси чакырткан, кереп утыргач, йөртүчегә канцелярия пычагы белән янаган рәвеш ясаган. Тик машина йөртүче аның планын алдан белмәү сәбәпле, каршылык күрсәткән һәм Андрей ялгышлык белән аны яралаган. Бәхеткә, үтерерлек үк итеп түгел. Такси йөртүче полиция чакыртмасын дип, аның телефонын да алып качкан. Озакламый Андрейны тоткарлаганнар, күрсәтмә биргәндә ул үзенең планын ачып салган, коллекторлардан килгән янау смсларын күрсәткән. Тик хәзер ул 15 тәүлек белән генә котыла алмаячак, аңа «разбой» маддәсе буенча җинаять эше ачканнар. Аңа янап язган коллекторларны да эзләүгә биргәннәр – аларга «Янау ысулы белән акча алу» маддәсе буенча эш ачулары ихтимал.

ЭСТРАДА ТУЛЫ – «ИНКУБАТОР ЧЕБЕШЛӘРЕ»

«Интертат»: «Моң бетеп бара. Мәктәпләрдә русча укыталар, тел русча ачыла, андый кешедә моң була алмый. Татар телен, ана телен камил белгән кешедә генә моң була. Безнең заманда моңлы кешеләр бик күп иде. Хәзер яшь җырчылар бик күп, тик моңнары гына юк. Бүген эстрадада барысы да «инкубаторский». Шулхәтле күп алар. Тавышларын да аңлап булмый, күбесенең тавышы бер төрле. «Кайсысы булды соң әле? Кем җырлады?» – дип тыңлап утыра торган. Тавышы аңлап, танып булмый торган кеше җырчы түгел ул. Сәнгатькә зәвыксыз кешеләр килеп керде. Тамашачы да шул моңсызларга, акырып йөри торганнарга бара. Үзләре артыннан тамашачыларны иярттеләр, шунысы кызганыч. Элек халык моңлы җырчыларга гына йөри иде. Башкорт ягына чыгып, андый җырларны җырлап кара – кабул итмиләр. Борынгы башкорт халык җырларын сорап җырлаталар. Ә бу якларда нәрсә җырласаң да кул чабалар, нәрсә дисәң дә, ихахай да михахай. Сәнгатьнең кызыгы бетте. Бишек җырын җырлый белмәгән аналардан моңсыз балалар туа. Бервакыт миңа Әлфия апа: «Энем, моңлы булыр өчен ятим үсәргә, хәер сорашырга, ачлык күрергә кирәк. Шунда гына сытылып моң чыга. Чит илдән кайткан печенье-перәннек ашаган яшьләрдә каян моң булсын инде?» – дигән иде. Алтын сүзләр» (Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов).

ГӨМБӘЧЕ БАБАЙ АЮГА ЮЛЫККАН

«РЕН ТВ»: Свердлау өлкәсендә 71 яшьлек бабай урманга гөмбәгә барган җиреннән аюга тап булган. Качар урын булмаган, шуңа да, бабай югалып калмыйча, ерткыч белән сугышкан. «Гөмбә җыя торган пычагы белән кая туры килә – шунда суккан инде. Аннары аңын югалтып егылган. Аңына килгәч, машина ачкычы да, телефоны да югалуын абайлап алган. Ярдәмгә чакыра алмаган. Бәхеткә, бу вакытта аю киткән булган инде. Бу вакыйгадан соң Валентин Ефимович бер тәүлек реанимациядә ятты. Аның колагы өзелгән, күп кан югалткан», – дип сөйләгән бабайның танышлары. Шаһитлар сүзләренчә, аның башында, битендә, кулларында тирән яралар була. Операция уңышлы уза. Аю тук булганга гына бабайны исән калдыргандыр, дип фаразлыйлар. Бу ана аю була, ул балалары белән йөргән, диелә.

СУ ТӨБЕННӘН ПИСТОЛЕТ ЧЫККАН

«Московский комсомолец»: Мәскәүдә яшәүче Елена буада йөзеп йөргән үрдәкләрне ашатырга уйлап, табакка ипи ваклаган, ни сәбәпледер ачкычын да табакка салып торган һәм ипи валчыклары белән бергә ялгыш аны да суга ыргыткан. Ачкычын су төбеннән алу өчен, урам себерүчеләрдән магнит сорап торган. Тик ачкыч магнитка ябышырга теләмәгән, аның урынына су төбеннән төрле тимер кисәкләре һәм чүп-чар гына чыккан. Елена өметен өзә башлаганда гына магнитка тагын нәрсәдер эләккән. Әмма ачкычын түгел, чып-чын пистолет тартып чыгарган. Утлы корал суда бик озак яткан, мөгаен, 90нчы елларда ук төпкә киткән булгандыр, дип фаразлаганнар. Елена табылдыгын тотып, полициягә барган. Анда бер дә шатланмаганнар: пистолетны кире суга ыргытасыгыз калган, хәзер безгә мәшәкать күп булачак, дип аңлатканнар. Ә ачкычын Елена барыбер тапкан. Пистолет артыннан ук магнитка ябышып чыккан ул.

Комментарии