ПРЕЗИДЕНТТАН БАШ ТАРТУЧЫЛАР

ПРЕЗИДЕНТТАН БАШ ТАРТУЧЫЛАР

«Бизнес-Онлайн»: Телдә «Клишас-Крашенинников законы» дип йөртелә торган һәм Татарстанда президент атамасын бетерүне күздә тоткан закон 14нче декабрьдә соңгы өченче укылышта кабул ителде. Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар ничек тавыш бирде:

Рөстәм Кәлимуллин, Татьяна Ларионова, Айдар Метшин, Марат Нуриев, Айрат Фәррахов, Азат Ягъфәров һәм Артем Прокофьев – каршы, ягъни алар Татарстанга президент атамасын калдыру яклы. Бу исемлектән Айдар Метшин икенче укылышта «риза» дип тавыш биргән иде, без аны шулай дип язып та чыгардык. Ләкин соңрак Метшин: «Мин закон проектын кабул итү буенча икенче укылышта актык тавыш бирәбез икәнен аңышмый калдым һәм хаталандым. Бу техник момент. Мин инде Дәүләт Думасы аппаратына тавышымны кире исәпләсеннәр дип мөрәҗәгать иттем. Мин бу законга каршы, позициям үзгәрмәде», – дип ачыклама кертте.

Олег Морозов, Илдар Гыйльметдинов, Әлфия Когогина, Максим Топилин, Елена Ямпольская һәм Руслан Гаджиев – риза, ягъни республикада президент атамасын бетерү өчен тавыш бирделәр.

Ирек Богуславский белән Илья Вольфсон, икенче укылышта кебек үк, монысында да тавыш бирүдә катнашмадылар. Вольфсон беренче укылышта законга каршы тавыш биргән иде.

Федерация Советында Татарстанны тәкъдим итүче сенаторлар Геннадий Емельянов һәм Ленар Сафин закон проектына каршы тавыш бирделәр. Шулай ук Сергей Безденежных (Хабаровск крае) һәм журналист Ксения Собчакның әнисе Людмила Нарусова (Тыва Республикасы) каршы булды.

ДҮРТ ЯҢА САЛЫМ

«РБК Инвестицияләр»: Салым кодексына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, 2022нче елның 1нче гыйнварыннан русиялеләр 4 яңа салым түли башлый:

– физик затларның рубльдә ясаган банк кертеме процентлары Үзәк Банкның ел башына билгеләгән төп ставкасыннан артып китә торган булса, 13 процент салым түләргә кирәк булачак. Әйтик, бу елның 1нче гыйнварына төп ставка 4, 25 процент иде, әгәр сезнең банк кертеменнән процентлар рәвешендә ала торган табышыгыз аннан күбрәк чыга икән, салым салыначак;

– чит ил валютасында ясаган банк кертемнәреннән табыштан да шушы ук схема буенча салым тотып калачаклар;

– пенсионерларның банк кертемнәре дивидендларыннан салым. Быел Дәүләт Думасына эшләмәүче пенсионерларны андый салым түләүдән азат итү турында закон проекты кертелгән иде, ләкин аны кабул итмәделәр;

– әгәр банк кертеме яки депозит мирас буларак калган икән, аның процентларыннан кергән табышка салым салынмый. Әгәр дә ниндидер башка юл белән кергән депозит яки кертем булса, аның табышыннан инде салым түләргә туры киләчәк.

ГРАНАТА ЫРГЫТЫРГА ӨЙРӘТӘЛӘР

NewsTracker: Ставрополь краенда патриотик ведомство барлыкка киләчәк. Парламент депутатлары шул хактагы закон проектын бертавыштан хуплаган. Ведомство ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли торган фестивальләр, семинарлар, утырышлар уздыру, патриотик әдәбият чыгару, радио-телевидениедә тапшырулар әзерләү белән шөгыльләнәчәк, яшьләр арасында армия хезмәтен пропагандалаячак, диелә. Тавыш бирер алдыннан депутатларга патриотик үзәкләрдә балаларның граната ыргытырга өйрәнүләре, танкны бизәүләре турында видео күрсәткәннәр. «Моны телевидениедән бөтен крайга күрсәтергә кирәк, халык безнең нәрсә белән шөгыльләнгәнне белсен», – дигән парламент спикеры Николай Великдань. Депутатларның бертавыштан хуплавына караганда, ул бу сүзләрне сарказм белән түгел, чынлап әйткән.

БОМЖЛАРГА ДА ЯСЫЙЛАР

«Baza» телеграм-каналы: Мәскәүдә йорт-җирсез кешеләрне вакцинацияли башлыйлар. Дөрес, әлегә Русия паспорты булган 15 шундый кеше генә «Спутник Лайт» кадата алачак. «Ночлежка» хәйрия оешмасының ул 15 дозаны Сәламәтлек саклау департаменты белән килештерүе генә дә ярты ел вакытны алган. Оешма йорт-җирсез кешеләр өчен аерым вакцина ясату пункты булдырыйк, дип рөхсәт сораган. Ә департамент, болай да пунктлар җитәрлек бит инде, дип, кире кагып килгән. Әмма бомжлар ул пунктларга эләгә алмый икән: кайдадыр документлары булмау сәбәпле кире боралар, кайдадыр статусларына карап эчкә үткәрмиләр. Авыручылар статистикасында да йорт-җирсез кешеләрне исәпкә алмыйлар, югыйсә Мәскәүдә генә дә шундый дистә меңнәрчә кеше санала.

118 «ЯШЬЛЕК» КӘНФИТ

«Фонтанка»: Санкт-Петербургта «Эрмитаж» музее хезмәткәрләре патша Николай II сеңлесенең күлмәгендә кәнфит тапканнар. Аның яшереп куелуына якынча 118 ел, ди! Ксения Александровнаның күлмәген реставрациягә дип алалар. «Күлмәкне тәртипкә китергәндә, бер җиңенең тегеп куелганын күреп алдым. Сүтмичә генә эченә кереп караган идем – булмады. Сүтәргә туры килде, ул ничектер җиңелчә генә тегелгән иде. Җепне алгач, уч төбемә алсу төстәге билгеле бер формасы булмаган нәрсәдер килеп төште. Борынгы инстинктлар эшләгәндер, күрәсең: мин моны ялап карадым. Авызда баллы тәм калды. Бу кәнфит булып чыкты, мөгаен «Ландринъ» кондитер фирмасы эшләгән помадкадыр. Бөек княгиня аны бал вакытында тешләп караган һәм, куярга башка җир тапмагач, җиң эченә яшергән булгандыр», – дип сөйләгән югары категорияле рәссам-реставратор Галина Федорова.

Комментарии