ЯҢА ТУГАН САБЫЙДА ШЕШ БУЛГАН

ЯҢА ТУГАН САБЫЙДА ШЕШ БУЛГАН

«Челнинские известия»: Республика балалар клиник больницасы табиблары яңа туган сабый гәүдәсеннән бер килодан артык авырлыктагы шеш кисеп алган. Бала үзе туганда 2,5 кило була. Табиблар аны анасы карынында ук күзәтә башлый, яралгыга бер операция ясыйлар. Екатеринбургта аның гәүдәсендәге шешне тукландырып тора торган кан тамырларын алалар. Ләкин шуңа да карамастан шеш үсүен дәвам итә. Республика балалар клиник больницасы табиблары тератома дип аталган бу шешкә кан килүне туктата, аннары шешне тулысынча алып ташлыйлар. Баланың арт ягына пластик ясыйлар. Хәзерге вакытта аның хәле тотрыклы дип бәяләнә.

ДӘРЕСЛЕКТӘ – ОЯТСЫЗ САЙТКА СЫЛТАМА

«Интертат»: Русиядә 2008, 2014 һәм 2021нче елларда чыккан инглиз теле дәреслегендә порносайтка сылтама табылган, дип хәбәр итә РЕН ТВ. Краснодарда 6нчы класс укучылары дәреслектә порнография контенты булган сылтама таба, аннары бер бала әтисенә кайтып сөйли. Шуннан соң хәбәрне ата-аналар төркемендә язалар. Әлеге сылтама ике порносурәт булган сайтка алып кереп китә, биредә порнография эчтәлекле текст һәм видеоязма була. «Просвещение» нәшрияты сылтама табылган Spotlight дәреслегенең басма версиясен чыгаруны туктатуы турында хәбәр итә. Нәшрият дәреслекнең электрон версиясенә төзәтмә керткән, сылтамалар хәзер эшләми. Русия Фәннәр һәм Мәгариф академияләре мәктәп укучылары өчен шундый инглиз теле дәреслеген хуплау сәбәбен ачыклаячаклар, диелә хәбәрдә.

АЙНЫТКЫЧТА «КУНУ» БӘЯСЕ

«Бизнес Онлайн»: Татарстанда киләсе өч елда айныткычта бер көн «куну»ның бәясен билгеләделәр. Тиешле карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. 2022нче елда алкоголь, наркотик яки башка токсик матдә тәэсирендә булган затка ярдәм күрсәтү хезмәтенең бер көне 617,85 сумга төшәчәк. 2023нче елда – 619,38, ә 2024нче елда – 620,96 сум. Бу актык сумма түгел. Айныткычның шартларын һәм башка факторларны исәпкә алып, документта билгеләнгән нормативка коэффициентлар өстәп, ягъни бәяне арттырып булачак. Мәсәлән, 2022нче елга иң югары коэффициент Яшел Үзән айныткычларына бирелгән – монда бер көн кунып чыгу 1114 сумга төшәчәк. Иң арзаны Казанда һәм Чаллыда – көненә 672 сум. Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама һәм Чистай районнары айныткычларында әлегә 10ар койка-урын гына, Чаллыда – 20, Казанда – 40.

ПРЕЗИДЕНТНЫ КЕРТМӘГӘННӘР

Reuters: Бразилия президенты Жаир Болсонаруны, коронавирустан прививка кадатмавы сәбәпле, Нью-Йоркта ресторанга кертмәгәннәр. Җитәкче АКШка БМО генераль ассамблеясының 76нчы сессиясендә катнашу өчен килгән булган. БМО бинасына керү өчен вакцина сертификаты кирәкми, ә менә җәмәгать туклану урыннарына керү өчен кирәк. Бразилия президенты урамда ашарга мәҗбүр булган – бәхеткә, анда прививка кадатмаганнарга да утырырга рөхсәт ителә.

ГЛОБАЛЬ ҖЫЛЫНУ ЮНЬЛЕГӘ ТҮГЕЛ

«РИА Новости»: Глобаль җылыну аркасында үлем очраклары арткан. «Lancet» медицина журналында басылган тикшеренү нәтиҗәсеннән аңлашылганча, глобаль җылыну дигәч тә, эсседән генә түгел, салкыннан зыян күрүчеләр дә күбәйгән. Галимнәр соңгы 30 елда артык эсседән үлүчеләр саны – 74, туңып үлүчеләр саны 31 процентка арткан, дип исәпләп чыгарган. Глобаль җылыту сәбәпле һава торышы да үзгәрә: планетаның төрле почмакларында аномаль эсселекне атналар буена сузылган яңгырлар, аннары суыклар алмаштыра, мондый кискен үзгәрешләр кеше сәламәтлегенә дә йогынты ясамый калмый. Тора-бара хәл катлауланачак кына, ди галимнәр.

Комментарии