БУРБУЛИС ВАФАТ

БУРБУЛИС ВАФАТ

«Интерфакс»: Бакуда вакытында Русия Федерациясенең элеккеге дәүләт секретаре һәм РСФСРның беренче вице-премьеры булган Геннадий Бурбулисның гомере өзелгән. Нәкъ менә ул 1991нче елны СССРны таркату турында Беловежье килешүенә кул куйганда төп фраза булып барган «СССР халыкара хокук субъекты һәм геосәяси чынбарлык буларак яшәүдән туктый» дигән легендар җөмләне уйлап табучы. Матбугат сәркатибе Андрей Марков хәбәр иткәнчә, 76 яшьлек Геннадий Бурбулис Бакуга халыкара форумда катнашу өчен барган. Авырмаган, сәламәтлегеннән зарланмаган, шуңа күрә үлеме якыннары өчен көтелмәгән хәл булган. Союзны таркаткан кешеләр бер-бер артлы китеп барды: Украина ССР җитәкчесе Станислав Шушкевич быел 3нче майда, Белоруссия ССР җитәкчесе Леонид Кравчук 10нчы майда вафат булган иде (РСФСР җитәкчесе Борис Ельцин 2007нче елда вафат).

КИТМӘГЕЗ, АБИТУРИЕНТЛАР!

Inkazan: Күрше Башкортстанда кеше капиталын ничек итеп үзләрендә калдыру юлын тапканнар. БДИда 100 балл җыйган һәм Уфа вузларына «очно» укырга кергән егет-кызларга 150шәр мең түләргә вәгъдә итәләр, дип яза җирле «Медиакорсеть» электрон басмасы. Белем бирүнең сыйфатын яхшыртасы, кызыгырлык эш урыннары булдырасы, гомумән, яшәү дәрәҗәсен арттырасы урында, китмәсеннәр өчен абитуриентларга акча түләү җайлырак, әлбәттә. Татарстанга да бу мәсьәләдә уйланырга җирлек бар. Узган ел безнең республикада 100 балл җыйган 256 абитуриентның 161е генә КФУга кергән, калганнары башка төбәк һәм ил вузларын сайлаган.

БУШКА ЭШЛИСЕ КИЛӘ

«Бизнес Онлайн»: Тарихта беренче тапкыр «Рубин» футбол клубы Русия премьер-лигасыннан төшеп калып, аскарак – Футбол илкүләм лигасына (ФНЛ) тәгәрәгәч, баш тренер Леонид Слуцкий җитәкчелеккә бер сезон бушка эшләргә әзер икәнен белдергән булган. Аңлашылганча, команданың премьер-лигадан төшеп калуында шул рәвешле үз гаебен таныган. Тик «Рубин»ның гендиректоры Рөстәм Сайманов әлеге тәкъдимне кабул итмәгән. Шулай да баш тренерның хезмәт хакын бераз киметкәннәр. Чыганаклар әйтүенчә, моңарчы Слуцкий бер елга 600 мең евро – хәзерге курс буенча 36 млн сум ала торган булган. Ә хәзер аена тыйнак кына 1 млн сум алачак дип килешкәннәр, елына 12 млн сум була инде.

ТАРИХ «ЯҢАРА»

«Мел»: Русия Мәгариф академиясенең белем бирү стратегиясе институты тугызынчы класс укучылары өчен «Русиянең иң яңа тарихына кереш» дигән программа әзерләгән. Документ оешма сайтында чыккан. Аннан аңлашылганча, курс 12 уку сәгатеннән тора. Шуның бер өлеше «Кырымның Русия белән кушылуы» дигән темага багышлана, укучылар шулай ук дәүләт проектларын, Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирүне, ә «Русия Федерациясе хәзерге заман этабында» дигән бүлектә Русиянең Луганск һәм Донецк төбәкләренең бәйсезлеген тануын өйрәнәчәк.

НОБЕЛЬНЕ САТКАН

«РИА Новости»: Эшчәнлеген туктатып торган «Новая газета»ның баш мөхәррире Дмитрий Муратов үзенең Нобель премиясе медален АКШта узган аукционда 103,5 млн долларга саткан. Ул әлеге мәртәбәле бүләккә 2021нче елда ия булган, быел мартта медальне сатуга чыгаруы турында игълан иткән иде. «Сатудан кергән бөтен акчаны ЮНИСЕФ Украина качакларына ярдәм фондына тапшырабыз. Финанслар Украинадан качак балалар сыенган илләргә, шул исәптән Польша, Русия, Германия, Молдавия, Словения, Чехия һәм Венгриягә җибәреләчәк. ЮНИСЕФ акча бик күп җыелган дип тапса, бер өлешен Африка һәм Лаостагы качак балалар файдасына тапшыра ала», – дигән Муратов.

«КЕМ – ТӨРМӘГӘ, КЕМ КАЯ...»

«Российская газета»: «Юбилейный» агрокомбинаты эшчеләре белән очрашу барышында Белоруссия Президенты Александр Лукашенкодан илдән качып киткән оппозиционерларның кире кайту ихтималлыгы бармы дип сораганнар. «Чит илләргә качып киттеләр, ә бүген шуларның 95 проценты (алар бу хакта ачыктан-ачык яза) кире кайтырга тели. «Менә Александр Григорьевич безне кичерсә һәм чикләрне ачса...». Мин каршы түгел, кайтсыннар: кем – төрмәгә, кем – кая, кем нәрсәгә лаек. Кайтырга кирәк. Сез анда барыбер яши алмаячаксыз», – дигән Лукашенко.

ФАТИРЛАРНЫ БУТАГАН

«Baza» телеграм-каналы: Мәскәүдә яшәүче 33 яшьлек Анастасия арендага алып торган фатирына кайтып кергәч, каракларның бөтен нәрсәне алып чыгып китүен күргән һәм тизрәк полиция чакырткан. Бөтен нәрсә дигәндә арттырмаган: өеннән кухня, барлык җиһазлар, сантехника юкка чыккан булган бит, хәтта обойларны да ничектер ертмый гына куптарып алып чыгып киткәннәр. Өстәвенә, ул кергәндә фатир ишеге дә ачык булган. Урынга килеп җиткән полиция нәрсә булганын берничә минут эчендә ачыклаган: бактың исә, эчеп алган Анастасия ялгышып башка фатирга кергән икән. Бер катка югарырак менгән һәм, үзенеке дип белеп, әле ремонт ясалмаган фатирга килеп кергән.

Комментарии