ВИРУСНЫ ЮК ИТӘ ТОРГАН МЕДИЦИНА БИТЛЕГЕ

«Татар-информ»: «Милләт сәламәтлеге» фәнни-җитештерү берләшмәсе галимнәре фильтрлар, битлекләр һәм саклагыч костюмнар өчен «Ионит» дигән материал эшләгән. Ул аларның өслегенә эләккән вирус һәм бактерияләрне юкка чыгара ала.

Хәзерге вакытта әлеге өлкәдә кулланыла торган материаллар бактерия һәм вирусларны үз өслегендә тоткарлау һәм туплау белән генә чикләнә. Яңа материалның компонентлары исә, бактерияләргә күзәнәк мембранасын юк итү юлы белән йогынты ясый, шулай ук вирусларның сүрүе яки турыдан-туры структурасы җимерелә, дип раслый әлеге материалны уйлап табучылар.

Материалның үзлекләрен Русия Саклану министрлыгының «48 Үзәк фәнни-тикшеренү институты» һәм Русия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) дезинфектология фәнни-тикшеренү институты өйрәнгәннәр һәм раслаганнар.

АЕРЫЛЫШУ СӘБӘБЕ – ЯРЛЫЛЫК

«Бизнес Онлайн»: Илдә аерылышучылар арасында төп сәбәп итеп ярлылыкны күрсәтүчеләр кинәт арта башлаган. Әгәр 8 ел элек аерылышучыларның 20 проценты ярлылыкны сәбәп дип атаган булса, быел андыйлар 33 процентка җиткән.

Башка төр сәбәпләргә килгәндә, аерылышучыларның 15 проценты үзара аңлаша алмауны, 14 проценты – бер-беренә тугры булмауны, 10 проценты – көнкүреш проблемаларын, 8 проценты – характерлар туры килмәүне һәм эчкечелекне атаган.

Әлеге нәтиҗәләрне «ВЦИОМ-Спутник» 18 яшьтән өлкәнрәк булган 1,6 мең русияле арасында үткәргән сораштыруларга нигезләнеп ясый.

БЫЕЛГЫ ИЮЛЬ – ИҢ ЭССЕ!

«Газета.ru»: Быелгы июль ае планетада барлык метеотикшеренүләр тарихында иң эссе дип табылган. Ә һава торышын тәүге тапкыр 141 ел элек өйрәнә башлаганнар. Димәк, соңгы 141 тапкыр кабатланган июльләр арасында быелгысы эсселек буенча рекордсмен. Океаннарны һәм атмосфераны тикшерү идарәсендә шундый нәтиҗәгә килгәннәр.

«Кагыйдә буларак, июль бөтен дөньяда иң җылы айлардан санала. Ләкин 2021нче елгы июль иң эссе ай буларак үзен-үзе узып китте. Әлеге яңа рекорд климат җылынуы турындагы куркыныч үзгәрешләргә өстәлә. Мондый беренчелек – яхшыга илтми», – дип ассызыклаган Океаннарны һәм атмосфераны тикшерү идарәсе вәкиле Рик Спинрад.

Җир шары күләмендә алганда, коры җир һәм океан өслегендәге температура ХХ гасырдагы уртача күрсәткечләрдән 0,93 градуска югарырак булган.

Комментарии