ЯЛЛАРДА ЭЧҮНЕ ТЫЯРГА

ЯЛЛАРДА ЭЧҮНЕ ТЫЯРГА

«URA.RU»: ДәүДума депутаты Солтан Хәмзәев Русиядә ял көннәрендә алкоголь сатуны тыярга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, безнең илдә эчкечелек – бик зур проблема, ә шушындый чикләү кертү исерткеч эчемлекләр куллануны киметергә ярдәм итәр иде. «Ил халкының сәламәтлеген саклау өчен, халыкара тәҗрибәдән файдаланырга кирәк. Европаның кайбер илләрендә ял көннәрендә кибетләрдә алкоголь алып булмый, фәкать барларда гына сатыла. Һәм бу алымның нәтиҗәсе дә күренә», – дигән депутат. Ул шулай ук 21 яше тулмаганнарга алкоголь сатарга ярамый, дигән фикер әйткән.

НАЗАРБАЕВ ҮЗ УРЫНЫНДА КАЛА

«Коммерсантъ»: Казахстанда чуалышлар башлангач, коммунистлар партиясе вәкилләре Казандагы Нурсолтан Назарбаев урамының исемен алыштыру мәсьәләсен ачык фикер алышуга куйды. Хәтерләсәгез, 2015нче елда, халыкның, бигрәк тә шул урамда яшәүчеләрнең ризасызлыгына, судка кадәр барып җитүләренә карамастан, Эсперанто урамын Назарбаев дип үзгәрткәннәр иде. Интернет-сораштыруларга караганда, күпчелек кеше урамның элекке атамасын кайтару яклы. Әмма Казан шәһәре мэриясе бу тәкъдимне хупламады. «Урамның исемен алыштыру һәм физик, һәм юридик затларның документларын алыштыруга китерәчәк, ә бу милек хуҗаларына өстәмә финанс чыгымнары дигән сүз», – диелә мэрия җавабында. Югыйсә 2015нче елда халык шул ук сәбәпне дәлил итеп китергәч, мәшәкате турында уйлап тормастан, үзгәртеп куйганнар иде. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: «Элеккеге Эсперанто урамының атамасы Казахстанның беренче президенты хакимияттә вакытта үзгәртелде, Назарбаев Татарстан өчен бик күп нәрсә эшләде. Хәзер ул лаеклы ялга киткәч һәм илдә шушындый хәлләр килеп чыккач, урам исемен үзгәртергәме? Минемчә, бу Татарстанча түгел», – дип белдергән.

АГАЧТАН ТӨЗИ БАШЛЫЙЛАР

«Российская газета»: Русиядә агачтан күпкатлы йортлар төзи башларга җыеналар. Элегрәк сынау проектын Мәскәүдә тормышка ашырырга телиләр диелгән иде, хәзер яңа урын – Вологда өлкәсе сайланган. Агач йортлар төзү берләшмәсе (АДД) рәисе Дмитрий Руденко белдергәнчә, хәзерге вакытта Сокол шәһәрендә агачтан дүрт катлы ике йорт төзү буенча сөйләшүләр алып барыла. «Европада яңа типтагы агач чималдан – CLT-панельләрдән төзелгән дүрт, биш катлы йортлар берәүне дә аптыратмый. Австрия, Германия, Бөекбритания, Франция, Скандинавия илләре, Канада, Австралиядә шундый корылмалар очратырга мөмкин. Европалыларның экологияне кайгыртуы да мондый төр төзелешкә кызыксынуны арттыра. Ә Русия бу яктан башка илләрдән калыша. Югыйсә яңа типтагы агач панельләр ныклыгы ягыннан бетоннан бер дә ким түгел», – дигән Руденко. Ут-күз чыга калса, агач йортларга нәрсә булачак, дигән сорау да тумый калмый. «Күпләр агач йортта яшәү янгын чыгу ягыннан куркыныч дип саный. Ләкин фәнни күзлектән караганда, алай ук борчылырга кирәкми. Яна башлау температурасы – Цельсий буенча 270 градус, ягъни бер очкыннан гына агач корылмага ут капмаячак. Янгын вакытында да агач үзенең ныклыгын югалтмый, ә менә металл югалта», – дип аңлаткан шул ук берләшмәнең фәнни-техник юнәлеш белгече Владимир Стоянов.

«КУАР-КОД» КӨТЕП ТОРСЫН

РБК: Русиядә җәмәгать урыннарында QR-кодлар кертү турындагы канун өлгесен карау билгесез вакытка кичектерелә, дип белдерде вице-премьер Татьяна Голикова. Чөнки документ коронавирусның «дельта» штаммы өчен әзерләнгән булган, ә хәзер исә «омикрон» штаммы тарала, ул яңа сораулар тудыра. Русия Думасының вице-спикеры Пётр Толстой әйтүенчә, канун өлгесе, аңа ярашлы актлар җибәрелмәү сәбәпле, әлегә каралмаячак. Шулай ук аның сүзләренчә, «халыкның бу канунны кабул итәргә әзер булмавы» да бар. Бу – документны караудан баш тартуга сәбәп булырга мөмкин. Элегрәк транспортта QR-кодлар куллану турындагы канун өлгесен карау да кичектерелгән иде.

МИЛЛИОН ЯРЫМЛЫК «СӘЯХӘТ»

«Интертат»: Бишенче класста укучы кыз, өеннән миллион ярым сум акча алып, иптәше белән сәяхәткә чыгып киткән. Волгоград өлкәсендә булган әлеге хәл турында «Вести» каналы хәбәр итте. Полициягә мәктәптә укучы ике кызның югалуы турында гариза керә. Балаларны Светлояр районында табып алалар. Бактың исә, алар югалмаган, ә Краснодар краена ял итәргә дип чыгып киткән булганнар. Кызлар сәяхәтне яхшылап планлаштыра. Берсе өйдә булган бөтен акчаны җыеп алып чыга. Ул якынча миллион ярым сум була. Кызлар җылы киемнәрен, кирәк кадәр азык-төлек тә ала. Качкыннар башта таксида бара, аннары автобуска утыра. Тик сәяхәтләре озак дәвам итми, полиция тоткарлый. Ике гаилә дә беркайчан хокук саклаучылар күз уңына эләкмәгән. Алар белән профилактик әңгәмә уздырганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарии