НАВАЛЬНЫЙНЫ КЕМ АГУЛАГАН?

НАВАЛЬНЫЙНЫ КЕМ АГУЛАГАН?

РБК: Русия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров оппозиционер Алексей Навальныйны Германиядә яки Берлин клиникасына очканда самолетта агулаган булулары ихтимал дип белдерде. Элегрәк бу версияне бер күтәреп караганнар иде инде. Хәзер яңадан кузгату санкцияләр белән бәйле: Европаның Русия чиновникларына билгеләгән санкцияләренә җавап итеп, Русия Франция һәм Германиянең кайбер вазифаи затларына карата чикләүләр кертте бит. Төгәл фамилияләр аталмады. Безнекеләр санкцияне янәсе шул версия сәбәпле кертә. «Навальныйны Берлинга алып барган самолет бортында табиблардан тыш тагын кемнәр булды икән – бу да кызык сорау», – дигән Лавров.

НИЧЕК КЕНӘ АЛДАМЫЙЛАР…

Матбугат.ру: 27нче октябрь көнне Казанның Коммунаров урамындагы йортта бер фатирның ишеген шакыйлар. Ишекне 92 яшьлек әби ача. Таныш булмаган хатын үзен социаль хезмәткәр дип таныштыра. Әбигә 3 мең сум акча каралган, имеш. 5 мең сумын суза һәм 2 мең сум сдача сорый. Әби сдача барлаганда, теге хатын аның янчыгындагы акчаларны күреп ала. Һәм хәйлә уйлап таба. Сезгә әле бушлай бал тиешле, банка алып килегез дип, әбине кухняга озата. Һәм 30 мең сум акчасын урлый. Һәрхәлдә, җинаять эшендә әлеге вакыйга шулай сурәтләнгән. Шулай ук бу хатын Восстания урамында 80 яшьлек әбидән 80 мең сум шудырган, дигән оператив хәбәр бар. 36 яшьлек бу хатынны Ульян каласында тоткарлаганнар. Ул бу җинаятьләрне эшләвен кире какмаган, дип хәбәр итә МВДның матбугат үзәге.

ТАТАРСТАНДА ЛЕНИН КҮБРӘК

«Вечерняя Казань»: Русиядә Ленин хөрмәтенә аталган 9452 урам, проспект, тыкрык бар икән. Монда юлбашчы исемен төрләндерүдән ясалган Ильич, В. Ульянов, Володя Ульянов һәм башка атамалар да кергән. Тикшерүне Борис Ги порталы ясаган. Ленин урамнары иң күп Татарстанда очрый икән – барлыгы 483 атама. Аннан соң исемлектә Свердловск өлкәсе (466), Краснодар крае (449), Воронеж өлкәсе (366), Башкортстан Республикасы (363). Мәскәүдә Ленин хөрмәтенә аталган нибары 9 урам табылган. Шул ук портал «Открытые Медиа» белән берлектә Путин урамнарын да санаган. Алары бөтен ил буенча 22 генә җыелган. Татарстан исемлектә тагын өстә – бездә өч Путин урамы бар икән. Ингушетиядә дә шуның кадәр, Чечня һәм Красноярскида – 2шәр. Ә иң күбе – Дагыстанда. Анда Путин исемендәге 7 урам табылган.

Комментарии