«Ярты Казан күккә очар иде…»

 «Ярты Казан күккә очар иде…»

«Бизнес Онлайн»: «Хәтерлим, газ томан сыман бөтен җиргә җәелде. Бик күп иде ул. Бөтен җирне сырып алды. Аннары шартлау… Аннары больницада уянып киттем… Тармак базасы «Казаноргсинтез»ны да газ белән тәэмин итә. Әгәр янгын «Казаноргсинтез»га да күчкән булса, ярты Казан күккә очкан булыр иде» (Айрат Исмәгыйлев, «Газпром» структурасына керүче Казан тармак базасы хезмәткәре. 12нче июнь 21:56 сәгатьтә базада газ шартлады. Бу вакытта анда булган 35 яшьлек Айрат Исмәгыйлевның йөзе һәм тәне I һәм II дәрәҗәдә пешкән, табиблар аның хәлен уртача авырлыкта тотрыклы дип бәяли).

Әлфия Авзалова онытылмый

«Интертат»: «Энҗе кебек ике кызы Әлфия апаны онытырга ирек бирми. Әлфия апа һәрвакытта йөрәкләрдә булыр, җырлары — мәңгелек. Без аны елмаймыйча телгә дә ала алмыйбыз, Әлфия апа минем өчен гел кияүгә чыгарга торган кыз кебек иде. Чая, җитез, мөлаем, зиһенле, акыллы татар хатыны булды. Тормышта менә ничек яшәргә кирәк, дип, үрнәк итеп куяр идем аны. Әлфия апа контрастлы кеше иде ул, аның туган көненнән һәм үлгән көненнән үк күренеп тора: 15нче гыйнвар – ул туган вакытта – зәмһәрир суыклар булгандыр, ә 15нче июньдә бүгенге кебек матур кояшлы көн иде (Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Яңа татар бистәсе зиратында Әлфия Авзалова рухына багышлап дога кылганда. 15нче июньдә җырчының вафатына өч ел булды).

Интернетта татар теле белән акча эшләп була

«Ватаным Татарстан»: «Без, гадәттә, татар теле белән интернетта акча эшләп булмый, дип уйлыйбыз. Була. Һәрхәлдә, моңа потенциал бар. Мин, мәсәлән, язучы. Бүген 1920нче еллар тарихы белән кызыксынам. Шул чор тарихыбыз турында лекцияләр, дәресләр, консультацияләр, архив материалларының электрон вариантын сатып алу мөмкинлеге булса, акчасын кызганыр иде дисезме? Мин тарихның бүген бер, иртәгә бүтән чоры белән кызыксыначакмын. Димәк, бер миндә генә әллә күпме акча эшләргә мөмкин. Ә Язучылар берлегендә 300дән артык каләм әһеле. Берлеккә кермәгәннәре меңнән артык. Моннан тыш тарих укытучылары, музей хезмәткәрләре, үзешчән тарихчылар һәм тагын әллә күпме кеше бар. Бу әле тарихка караганы гына. Бүгенге интернетта әллә нәрсәләр уйлап табарга мөмкин. Тик әлегә кадәр татар дөньясы белән бәйле бер генә тәкъдим дә очратканым юк» (язучы Марат Кәбиров).

Гомерлеккә мәхрүм итмәгәйләре

«Кызыл таң»: Русиядә салмыш баштан машина белән идарә итүчеләр гомер буе җәяү йөрүгә калырга мөмкин. Мондый тәкъдим белән Федерация Советы әгъзасы Сергей Леонов чыгыш ясаган. «Әгәр машина йөртүче исерткеч эчемлекләр яки наркотик матдәләр кулланган килеш эләксә, беренче тапкыр – бер елга, икенче тапкыр эләксә ике елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителсен. Әгәр ул өченче тапкыр тотылса, андыйларны гомерлеккә машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә кирәк», – дип тәкъдим итә сенатор. Леонов шулай ук ЮХИДИга клиникада сәрхушлектән яки наркоманиядән дәваланган йөртүчеләр турында мәгълүматны җиткереп барырга тәкъдим итә. Андый кешеләр бәйлелектән савыгулары турында белешмә алганчы, рульгә утырырга тиеш түгел, дип саный сенатор.

Комментарии