ТАГЫН БЕРӘҮ

ТАГЫН БЕРӘҮ

«РИА Новости»: Түбән Новгород район суды Мари Иле Республикасының элеккеге башлыгы Леонид Маркеловны зур суммада ришвәт алуда гаепле дип тапты. Шулай ук аны вазифаи вәкаләтләреннән файдалануда, законсыз рәвештә хәрби припаслар алу һәм саклауда да гаеплиләр. Экс-башлык «Акашево кош фабрикасы» ҖЧҖ хуҗасы Николай Криваштан арадашчы аша 235 миллион сумнан күбрәк ришвәт алган, дип баралар. Ул үзе гаебен танымый. Дәүләт гаепләүчесе Маркеловны 17 елга колониягә озатуны һәм 235 миллион сум штраф түләтүне, дәүләт бүләкләрен кире алуны, өч ел дәвамында дәүләт хезмәтендә эшләүне тыюны сорады. Хөкем карары 24нче февральдә чыгарга тиеш. Элегрәк Маркеловның сәүдә үзәген, 16 автомобилен, алтын кирпечләрен һәм башка милкен дәүләт файдасына конфискацияләгәннәр иде инде.

БАЛА УРЫНЫНА КУРЧАК ТАПКАН

«Лента»: «Дагыстанда туганнан соң үлгән ике сабыйны күмәргә дип зиратка алып килсәләр, алар урынына кәфенгә подгузник кидерелгән курчаклар төрелгән булып чыккан» – узган атнада телеграм-каналларда шулай дип язылган видео таралды. Видеода – буш кабер, янәшәдә – йөзләренә аптырау билгеләре чыккан ир-атлар. «Ставрополь шәһәрендәге бала тудыру йортында ике сабыем дөньяга килде. Чыгалар, дип көткәндә, хатыным үлүләре турында хәбәр итте. Дагыстанга җирләргә алып кайттым. Кәфеннең бер читен ачып карыйм дисәм, менә нәрсә күрәм. Курчаклар бит бу! Димәк, минем балаларым исән булып чыгамы? Хәзер барам, хәзер күрсәтәм мин аларга…» – дип сөйли видеоны телефонына төшереп торучы ир-ат. Шуннан Дауд Даудов исемле бу ир полициягә китә, барысын да аңлатып бирә. Хатынын «психологик яктан эшкәрткәннәр» дип фаразлый, тере балаларын таптыра. Бу вакыйгага хатын бала тапкан Ставрополь крае башлыгы Владимир Владимиров та җавапсыз кала алмый: «бик сәер хәл», безнең больницада яңа туган балалар үлмәгән, дип белдерә. Шуннан Даудовның хатынын медиклар тикшерә һәм… ул бала тапмаган, гомумән, йөкле дә булмаган, дигән нәтиҗәгә килә. Хатын 9 ай буе ирен алдап йөрткән (игезәкләр дигән бит әле!), аннары курчаклар белән шушындый тамаша уйлап тапкан. Туганнары аерыл дисәләр дә, ир хатынын гафу иткән.

ПАТШАЛАР КЕБЕК ЯШИЛӘР

«Кызыл таң»: Артист һәм алып баручы Максим Галкин соңгы вакытта акча җитмәүгә зарлана. Ул коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазьләрен җентекләп карый икән. Кайвакыт хәтта экономияләргә тырыша, әмма нәтиҗәдә барыбер шактый зур сумма килеп чыга, ди. Шул уңайдан артист акча кытлыгы турында белдергән, имеш, соңгы вакытта концертлар куярга ярамагач, акчаны аз эшләгән. Алла Пугачева белән Максим Галкин Мәскәү янындагы Грязь бистәсендә яшиләр. Аларның йортын күрүчеләр Европа патшаларының резиденциясенә охшаткан. Нишлисең, байларча яшәгәч, байларча түлисең инде…

ЯҢА ВАЗИФА

«Ватаным Татарстан»: 1нче марттан мәктәпләрдә директорларның тәрбия эшләре буенча киңәшчеләре барлыкка киләчәк. Әлегә бу тәҗрибәне Төмән, Калининград, Чиләбе кебек ун төбәктә сынап караячаклар. Яңа вазыйфага дәгъва кылучыларны бәйге нигезендә сайлап алачаклар. Русия мәгърифәт министры Сергей Кравцов белдергәнчә, мондый вазифа кертү – укытучыларга да, тәрбия эшләре белән шөгыльләнүчеләргә дә зур ярдәм. Белгечләрнең хезмәт хакына 15 мең сум акча өстәләчәк.

Комментарии