СОВЕТЛАР СОЮЗЫНДАГЫ КЕБЕК

СОВЕТЛАР СОЮЗЫНДАГЫ КЕБЕК

ТАСС: Русиядә мәктәп укучыларына патриотик түштамгалар тагуны мәҗбүри итәргә мөмкиннәр. Бу тәкъдим Русия Дәүләт Думасының мәгариф буенча комитет башлыгы урынбасары Яна Ланратовадан чыккан. «Махсус значок тагып йөрү тәрбия, үзбилгеләнүнең әһәмиятле элементына, шулай ук үсеп килүче буынның горурлану символына, патриотлык атрибутына, Советлар Союзында булганча югары әхлакый принциплар предметына әйләнәчәк», – дип саный депутат. Ул Русия мәгариф министры Сергей Кравцовка мөрәҗәгать иткән һәм укучыларның мәктәп формаларына патриотик түштамгалар өстәү мөмкинлеген карауны сораган. «Значокларның дизайнын һәм аларны әзерләү мәсьәләсен Русия балалар һәм яшьләр хәрәкәте белән бергәләп уйлап бетерәчәкбез», – дип җавап биргән матбугатка министр урынбасары Андрей Корнеев. Әле март башында гына Андрей Корнеев илдәге бөтен мәктәпләрдә укучыларның тышкы кыяфәтенә бер үк таләпләр кертергә, бердәм мәктәп формасы булдырырга тәкъдим иткән иде. Октябрят, пионер, комсомол түштамгалары 1990нчы елларга кадәр мәктәп формасының мәҗбүри атрибуты булды.

«КАРГЫШ»НЫ БЕТЕРӘМ ДИСӘҢ…

«Baza» телеграм-каналы: Мәскәүдә бер пенсионер хатын «ТВ-3» каналында экстрасенслар катнашында шоу рекламасын күргән дә аларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә булган. 83 яшьлек әбинең кызы һәм оныгының сәламәтлек белән проблемалары бар икән. Ә экстрасенслар тапшыруда, моның ише проблемалар нәселнең каргалган булуы аркасында килеп чыгарга мөмкин, дип сөйләгән. Әби эфирда күрсәтелгән телефон номерына шалтыраткан, тик җавап бирүче булмаган. Берникадәр вакыттан экстрасенслар үзләре элемтәгә чыккан. Әбинең хикәятен тыңлагач, куркуын раслаганнар: аларның нәселе чынлап та каргалган икән. Каргышны бетерү өчен башта ай саен 20шәр мең сум сораганнар, кызын һәм оныгын коткарам дип уйлаган әби акчаны почта аша җибәреп барган. Шуннан соң экстрасенслар 200әр мең сум сорый башлаган. Әбине сезнең һәм балаларыгызның җан тынычлыгы өчен Тибетта һәм бөтен дөньяда гыйбадәтханәләрендә дога кылабыз, дип ышандырганнар. Нәтиҗәдә, пенсионер экстрасенсларга 5 миллион сумнан күбрәк акчасын биргән. Мошенниклар тагын сораган булган, тик әбинең гомер буе җыйган акчасы бетеп киткән. Күршесе күндергәннән соң гына полициягә гариза язган.

БЕРӘҮ ДӘ КАЧМАГАН

РБК: 2022нче елда Русия колонияләреннән һәм тикшерү изоляторларыннан берәү дә качмаган. «Бу – хәзерге заман җинаять-җәза үтәү системасы тарихында беренче тапкыр», – дип белдергән ФСИН директоры Аркадий Гостев коллегиядә. Дөрес, 2022нче елның августында Пермь крае, Березники шәһәре төзәтү колониясеннән ике тоткынның качуы мәгълүм булган иде. ФСИН мәгълүматына караганда, аларны берничә көннән тотканнар. Күрәсең, моның ише «качарга маташулар» статистикага кермидер.

ПАНДЕМИЯ – ТӘМАМ?

«РИА Новости»: Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) генераль директоры Тедрос Гебрейесус коронавирус пандемиясе быел бетәчәк дип ышануын әйтте. Аның сайтта чыккан белдерүендә: «Хәзер хәлләр күпкә яхшырак. Ышанам, быел COVID-19 җәмәгатьчелек сәламәтлеген саклау тармагында халыкара масштабтагы гадәттән тыш хәл буларак та, пандемия буларак та тәмам, дип әйтә торган мизгел җитәчәк», – диелгән.

БАЛА ӘНИСЕН КОТКАРГАН

«Татар-информ»: Чаллыда 5 яшьлек кыз «Ашыгыч ярдәм» чакырткан һәм әнисенең гомерен саклап калган. Бу хакта шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе матбугат үзәгендә сөйләгәннәр. Әнисенең хәле авырлашкач, кыз телефоннан «Ашыгыч ярдәм»гә шалтыраткан һәм үзләренең төгәл адресын атый алган. Урынга килеп җиткән медиклар хатынга беренче ярдәм күрсәткән, аның астма өянәге кузгалган булган. Икенче бер очракта диспетчерга елап кечкенә малай шалтыраткан, әнисенең егылуын һәм селкенмәвен әйткән. Шалтыратуны кабул иткән фельдшер адресын сорагач, малай: «Алсу төстәге йорт, икенче кат», – дип әйтә алган. Янәшәдә нинди кибет һәм балалар бакчасы барын да әйтеп биргәч, озак еллар эшләгән фельдшер адресны ачыклаган. Медиклар килгәч, малай ишекне ачкан. Аның әнисе аңын югалткан булган.

ЯШЬТӘН БАШЛАНА

«Коммерсантъ»: Санкт-Петербургта «Вагнерёнок» яшьләр клубы ачылган. Ул безгә инде билгеле булган «Вагнер» шәхси хәрби компаниясе ярдәме белән эшли. Клубның беренче очрашуы 29нчы гыйнварда ук узган, анда «Гадел Русия – дөреслек өчен» партиясе лидеры Сергей Миронов та булган. 16нчы февральдә яшьләр клубының «ВКонтакте»да сәхифәсе булдырылган, анда «яшьләрне үстерү өчен бердәм платформа» дип язып куелган. Соңрак атамадан «Вагнерёнок» сүзен алып атканнар. Яшьләр клубы кураторы урынбасары Кирилл Овчинников «РИА Новости»га сөйләгәнчә, ул рәсми атама булмаган. Куратор Александр Тронин, клубка керергә теләүче яшьләрне «ЧВК Вагнер»ның иминлек хезмәте тикшерә, дип сөйләгән. Бүгенгә клубта 60ка якын әгъза исәпләнә.

БАЛА ТУУГА АКЧА БИРӘСЕ

«Baza» телеграм-каналы: Русиядә «балалар депозиты» булдырырга телиләр. Дәүләт бала тугач та аның исеменә банкта счет ача һәм билгеле бер сумма сала, ә соңрак счетны әти-әни тулыландыра алачак. ВТБ башлыгы Андрей Костин шундый идея әйткән. Кайбер илләрдә мондый практика бар инде. Дәүләт Думасының финанс базары буенча комитеты башлыгы Анатолий Аксаков исәпләп чыгарганча, шул рәвешле 18 яше тулганда баланың банк счетында 1,4 млн сумнан күбрәк акча җыела ала. Дәүләт башта күпме акча сала – анысы әйтелми.

Комментарии