АВЫЛЛАР «КОРЫ ЗАКОН» ЯКЛЫ

АВЫЛЛАР «КОРЫ ЗАКОН» ЯКЛЫ

«Башинформ»: Башкортстанның Күгәрчен районындагы Югары Мөрсәләй, Ходайбирде һәм Сәлих авылларында яшәүчеләр үз җирлекләрендә спиртлы эчемлекләр сатуны тыю турында карар кабул иткән. Республиканың Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев әйтүенчә, гражданнарның мондый хокукы бар. «Спиртлы эчемлекләр сатуны тыю республика законы буенча билгеләнә, аның проектын район Советы эшли. Әмма Дәүләт Советы депутатлары карамагына кергәнче, документ Башкортстан Хөкүмәтенең уңай бәяләмәсен алырга тиеш», – дигән ул. Закон проекты Хөкүмәткә гыйнвар азагында кертелгән. Аның буенча карар әлегә кабул ителмәгән, дип хәбәр итә җирле Дәүләт Җыелышы матбугат хезмәте. Күптән түгел Башкортстанның Көйөргәзе районындагы Якшимбәт һәм Якут авылларында яшәүчеләр дә үз җирлекләрендә «коры закон» кертү теләген белдергән. Бу авыллар «Аек авыл» конкурсында актив катнаша, диелә хәбәрдә.

ТУКАЙ ПРЕМИЯСЕНӘ 19 КАНДИДАТ

«Интертат»: Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә быелгы кандидатлар билгеле булды. Комиссиягә 25 гариза килгән, шулардан 19 кандидат премиягә дәгъва кыла.

– Шагыйрә Флера Гыйззәтуллина, «Яну дәверләрендә» (2013), «Вөҗдан үре – йөрәк түре» (2016) китаплары өчен. Шагыйрәгә 90 яшь, беренче тапкыр гына тәкъдим ителүе түгел;

– Шагыйрь Ләбиб Лерон, «Җил көймәсе» (2009), «Әкиятче малай» (2016) китаплары өчен. 60 яшендә. Премиягә өченче тапкыр дәгъва кыла;

– Шагыйрь Николай Алешков, тәрҗемәләре һәм «Жизнь моя», избранное: стихотворения, поэмы» (2015), «Дальние луга», избранная лирика (2017), «Мои поэмы» (2019), «Причастие», избранная лирика (2020) әсәрләр циклы өчен. «Союз российских писателей» дип аталган оешманың Татарстан бүлекчәсен җитәкли, Чаллыда яши. 76 яшь;

– Язучы Марат Кәбиров, «Бердәнбер һәм кабатланмас» (2013), «Китап» (2017) әсәрләре өчен. Татарстан китап нәшрияты тәкъдим иткән;

– Шагыйрь Рашат Низамиев, «Уч төбендә – яшен», «Татар моңының өч йолдызы» китаплары өчен. «Ватаным Татарстан» редакциясе аша тәкъдим ителгән.

– Шагыйрә Йолдыз Шәрапова, «Китаплы кич», «Каен алмасы», «Колаклы коймаклар» китаплары өчен. Республика балалар китапханәсе аша тәкъдим ителгән.

– Чаллы театрының «Абага алмасы ачы була» спектакле (Фаил Ибраһимов, Рафил Сәгъдуллин, Равил Сабыр). Спектакль 2010нчы елда чыгарылган, соңгы өч елда уйналмаган, узган ел майда кабат сәхнәгә кайтарылган.

– Чаллы театрының «Шәһәр.Нокта. Брежнев» спектакле (Шамил Идиатуллин, Олег Кинҗәгулов, Гүзәл Әхмәтгәрәева һәм актерлар).

– Әлмәт театрының «Кибет» спектакле (Мәдинә Гайнуллина, Диләрә Ибәтуллина, Олжас Жанайдаров, Эдуард Шахов).

– «Әлиф» берләшмәсе, «Әллүки», «Дәрдемәнд», «ОТУКАН», «hava», «sak-sok», «Әлиф» спектакльләре өчен (Туфан Имаметдинов, Нурбәк Батулла, Эльмир Низамов, Марсель Нуриев төркеме тәкъдим ителә). Премиягә икенче омтылышлары;

– Рәссам Анатолий Егоров, «Над Казанью луна» гобеленнар циклы өчен;

– Скульптор Кадим Җәмитов, татар шәхесләренә скульптур портретлар өчен. Казандагы «Хөррият» монументы авторы буларак таныш. 77 яшь, Мәскәүдә яши;

– Композитор Илһам Байтирәк, «Весенний Кырлай», «В ожидании утра», «Тулпар», «Зилант» симфоник әсәрләре өчен. ТР Композиторлар берлеге тәкъдим итә;

– Композитор Риф Гатауллин, музыкаль җыентыклары өчен. «Сәләт» оешмасы тарафыннан тәкъдим ителгән. Композиторга 72 яшь;

– Галим Фаяз Хуҗин, тарихи-мәдәни мирасны популярлаштырган фәнни хезмәтләре өчен. Тарихка ул Казанның меңьеллыгын исбатлаган галим булып та кереп калды. 70 яшендә;

– Балетмейстер Раилә Гарипова, татар милли хореографиясен пропагандалаган өчен. Үзе эшләгән Татарстан җыр һәм бию ансамбле тәкъдим иткән. Моннан берничә ел элек «Созвездие-Йолдызлык» төркеме белән тәкъдим ителеп караган иде;

– Фотограф Рифкать Якупов, милли фото сәнгатенә керткән өлеше өчен. ТР Фотографлар берлеге тәкъдим иткән. Тукай премиясе тарихында бу – беренче шундый кандидат;

– Кино белгече Елена Алексеева, «Казань. Кинематограф. Из века в век (1897–2014 гг. г.) китабы өчен. Берничә тапкыр тәкъдим ителгәне бар;

– Архитектор Фирдәвес Ханов, Түбән Камадагы архитектура проектлары өчен. Берничә ел рәттән тәкъдим ителә.

Лауреатлар 26нчы апрель көнне билгеле булачак.

ХАЙВАНЫ ӨЧЕН ХУҖАСЫ ҖАВАП БИРӘ

«Ватаным Татарстан»: Өендә хайван тотучылар аны теркәргә тиеш, теркәмәүчеләрне җаваплылыкка тартырга кирәк. Бу фикерне Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин әйткән. «Урамнарда зур-зур этләр бер күзәтүсез, хуҗасыз йөри, үрчеп торалар, халыкка куркыныч та яный. Узган ел башында Усаклык бистәсендә һәм Аккош күлендә, хуҗалары була торып, үзләре генә урамда йөргән этләрнең балаларга һөҗүм очраклары булды», – диде Искәндәр Гыйниятуллин. Ул, федераль закон буенча, хайваннарны хуҗасыз йөртү тыелган икәнен искәртте. «Кагыйдәне бозган өчен республика дәрәҗәсендә административ җаваплылык кертү һәм китерелгән зыян өчен хуҗаларны җинаять җаваплылыгына тарту кирәк», – дип саный Казанның башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Комментарии