Телефон террорчысы

Телефон террорчысы

«Интерфакс»: 14нче гыйнварда Мәскәүнең өч аэропортына һәм Дәүләт Думасына мина куелды, дип шалтыратучыны тоткарлаганнар. Ул Татарстан кешесе булып чыккан. Ир-ат психик яктан сәламәт түгел, психиатрия больницасында исәптә тора, ди басманың үз чыганагы.

Марат Бариев – банкрот?

«Бизнес Онлайн»: Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы (АСВ) Дәүләт Думасы депутаты, Татарстанның элеккеге спорт министры Марат Бариевны банкрот дип тануны таләп итә. «Зәйнәп» дигән төзелеш компаниясе «Татфондбанк»тан кредит алганда, Бариев белән хатыны «поручитель» булганнар. Хәзер компания кредитын түли алмый, шуңа күрә «поручитель» булып баручы Марат Бариевтан 216,5 млн сум таләп итәләр. Аның яртысы – пени. «Моңа кадәр үк барып җитәргә тиеш түгел иде», – дигән депутат үзе.

Метшин үкереп еларлык булсын

«ПроУфу»: «Уфа янып, балкып торырга, шәһәрдә бәйрәм рухы сизелергә тиеш. Өлфәт Мансурович (Уфа шәһәре мэры – ред.), зинһар өчен, киләсе елга безне шаккаттырыгыз. Безне шаккаттыру кыен, әлбәттә, күп йөрдек, күп күрдек. Шулай да шаккатасы килә. Казан бездән ничә километрда әле? Менә шул, киләсе елга күршедәге шул матур шәһәрнең мэры, Уфаның ничек бизәлгәнен күреп, үкереп еларлык булсын. Моңа бүгеннән үк әзерләнә башларга кирәк» (Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Уфа шәһәрен Яңа ел бәйрәменә бизәү турында).

Комментарии