ИҢ КЫЙММӘТЛЕ ДАРУ

ИҢ КЫЙММӘТЛЕ ДАРУ

 

«Forbes»: Русиядә дөньядагы иң кыйммәтле дару препаратын теркәгәннәр. Аны хәтта Гиннес рекордлар китабына да керткәннәр. «Золгенсма» дип аталган әлеге препарат СМА (спинальная мышечная атрофия) диагнозы куелган ике яшькә кадәрге балаларны дәвалау өчен кулланыла, һәм аның бер уколы 2,125 млн доллар тора. Аны организмга бер тапкыр кертү җитә, диелә. 2019нчы елда әлеге сирәк очрый торган генетик чирне дәвалау өчен – «Спинраза», ә 2020нче елда «Рисдиплам» препаратлары теркәлгән иде инде. Аларын гомер буе кулланырга кирәк. «Золгенсма» уколын бала туып алты ай эчендә кадап өлгерсәң, ул мускуллар хәрәкәте сәләтен югалтмый икән (СМА – арка миенең хәрәкәт өчен җавап бирә торган нейроннары зарарлану, шул сәбәпле мускуллар параличына китерә торган куркыныч чир). Препаратны сатып алу белән «Круг добра» ярдәм фонды шөгыльләнә.

РИШВӘТНЕ «РОЛЛТОН» ҺӘМ КАРАБОДАЙ БЕЛӘН АЛГАН

«Пивоваров» телеграм-каналы: Новосибирск суды подполковник Николай Носков белән майор Роман Тарасовка ришвәт алган өчен җиде ел шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү җәзасы биргән (шуның дүрт елы – сынау срогы), шулай ук аларны дәрәҗәләреннән һәм өч елга тәртип саклау органнарында эшләү хокукыннан мәхрүм иткән. Моңа өстәп, экс-полицейскилар алган ришвәт акчасының биш тапкыры күләмендә штраф түләргә тиеш. Алар шәһәрдә законсыз рәвештә яшелчә һәм җиләк-җимеш сату нокталары тотучыларга полиция рейд ясаячагын алдан хәбәр итеп барган, бу «яхшылыклар»ы өчен 26 меңнән 50 мең сумга кадәр ришвәт алганнар. Носков дигәне 2018нче елда «84 кап тиз пешерелә торган «Роллтон» токмачы салынган ике тартма, 24 банка карабодай, 24 шешә аракы, 12 шешә шәраб, 5 кап кәгазь» рәвешендә дә ришвәт алган.

ЯРДӘМЧЕЛӘРГӘ ЯРДӘМ

«Коммерсантъ»: Дәүләт Думасының барлык биш фракциясе вәкилләре (бу чакырылышта мондый бердәмлек әле беренче тапкыр!) ярдәмчеләренең хезмәт хакын арттыру турында закон проекты керткән. 2020нче елда индексацияләгәннән соң, депутат ярдәмчеләре һәм сенаторлар аена 322300 сум ала башлаган иде, хәзер 387 мең сумга җиткерергә тәкъдим иткәннәр. Конституциягә үзгәрешләр кертелгәннән соң, парламентның эше күбәйгән икән. Закон 2022нче елның 1нче гыйнварыннан үз көченә керер дип фаразлана. Һәм хезмәт хакларын арттыру 2022нче елда гына да бюджетка 761 млн сумга төшәчәк. Канун буенча, депутатларның җидешәр ярдәмчесе була ала.

ПОЛИЦИЯНЕҢ ХОКУКЛАРЫ АРТА

«Российская газета»: Дәүләт Думасы полициянең вәкаләтләрен киңәйтә торган закон кабул итте. Аның буенча, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә, әйтик:

– бөтен бер территорияне әйләндереп алырга (моңарчы аерым участокны гына иде) һәм шул җир чигендә гражданнарны, аларның әйберләрен, транспорт чараларын тикшерергә;

– әгәр кеше үзен тикшерергә рөхсәт бирми икән, аны әйләндереп алган җиргә кертмәскә яки аннан чыгармаска;

– җинаять урынында тотылганнарны яки качып китүчеләрне тоткарлау өчен, торак йортларга һәм башка биналарга, җир участокларына керергә;

– җинаять кылуда шикләнелүчене тоткарлагач кына үзе белән таныштырырга (моңарчы тоткарлаганчы таныштырырга тиеш иде);

– массачыл тәртипсезлекләр һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында, шулай ук теракт янаганда, гражданнарның яки җәмгыятьнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, машиналарны рөхсәтсез ачып керергә рөхсәт ителә.

МОҢА ДА ЗАКОН КИРӘК ИКӘН

«АиФ»: Русия поездларында өске киштәгә билет алучы юлчыларга аскы киштәгә төшеп утырып торуны закон нигезендә рөхсәт итәргә җыеналар. Әлегә бу аста утыручы рөхсәт итсә генә мөмкин иде (аның законы бармы-юкмы дип уйлап торучы да булмагандыр!). Хәзер ул рөхсәт итмәсә яки теләр-теләмәс кенә ризалык бирсә дә, «менә шундый закон бар бит» дип, төртеп күрсәтергә һәм рәхәтләнеп утырырга мөмкин булачак. Дөрес, вакыты чикләнгән. Транспорт министрлыгы боерыгында язылганча, өске киштәдә билет алучыга иртәнге һәм кичке ашны ашау өчен – 30ар минутка, төшке ашны ашау өчен бер сәгатькә аскы утыргычта тәрәзә янында урын бирелергә тиеш. Билгеле бер сәгате күрсәтелмәгән.

«БЕЛӘ ТОРЫП НАЧАРАЙТКАННАР»

«Рамблер»: Санкт-Петербург түрәләре, гаиләдә икенче бала тууы – белә торып торак шартларын начарайту булырга мөмкин, дигән фикергә килгән. Шушындый дәлилләр белән, хакимият бер гаиләне торакка мохтаҗлар чиратына бастырудан баш тарткан. Бу хакта Петербургның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Светлана Агапитова хәбәр иткән. Ике балалы гаилә 30 квадрат метрлы бер бүлмәле фатирда яши, диелә. Алар торакка мохтаҗлар чиратына басып, дәүләт ярдәме белән, ягъни социаль наймга фатир алырга теләгән, чөнки фатирда яшәгән бер кешегә торак мәйданының 7,5 метры гына туры килгән, ә гамәлдәге нормалар буенча ул 9 квадрат метрдан да ким булмаска тиеш. Омбудсмен бу хәл турында прокуратурага белдергән. Петербург прокуратурасы район түрәләренең карарын канунсыз дип тапкан, әмма хакимият хезмәткәрләре бу карар белән килешмәгән. Хәзер гаиләдә икенче бала туу «махсус эшләнгәнме», әллә юкмы икәнен суд хәл итәчәк.

 

Комментарии