МИТИНГКА ЧЫГАРГА ЯРАМЫЙ

МИТИНГКА ЧЫГАРГА ЯРАМЫЙ

«РБК»: РФ Дәүләт Думасына хакимият органнары бинасы янында митинг уздыруны тыя торган закон проекты керткәннәр. Документтан күренгәнчә, вокзал, порт, аэропорт, мәктәп, урта һөнәри һәм югары уку йортлары, балалар һәм спорт мәйданчыклары, медицина учреждениеләре, социаль яклау бүлекләре, дини объектлар һәм алар урнашкан җирлекләрдә митинг оештыруны тыю тәкъдим ителгән. Моннан тыш, төбәк хакимияте митинг уздыру тыелган өстәмә урыннарны да билгели ала, диелгән. Хәзер гамәлдә булган «Җыеннар, митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар турында»гы закон буенча, мондый чараларны зарарлы җитештерү объектлары, транспорт юлы өстеннән салынган күперләр, тимер юл магистральләре, президент резиденциясенә барып тоташа торган юллар, суд биналары, ашыгыч хезмәтләр һәм иректән мәхрүм итү урыннары булган җирләрдә оештыру тыелган. Яңа закон проектына ачыклык кертеп, сенатор Андрей Клишас: «Документ Көнбатыш тарафыннан Русиягә карата башлап җибәрелгән киң колачлы гибрид сугыш китереп чыгарган хәвефләрдән җәмгыятьне һәм дәүләтне саклауны көчәйтү өчен кирәк», – дип белдергән иде. Аңлатма язуында әйтелгәнчә, канун өлгесе «чит ил йогынтысы астында булган затлар турындагы» законны камилләштерә.

ИПОТЕКАНЫ ТҮЛИ АЛМЫЙЛАР

«СОВА-НЬЮС»: Русиядә 24800 гаиләнең ипотекага алынган фатирларыннан колак кагуы ихтимал. «Долговой Консультант» компаниясе аналитиклары шулай дип исәпләп чыгарган. Сүз ипотекага фатир алган, ләкин ни сәбәпледер вакытында түләп бармаган, кичектергән кешеләр турында. Түләнмәгән бурыч апрель аена ил буенча 54,9 млрд сумга җиткән. Ике ел элек аналитиклар шундый ук тикшеренү уздырганда, ипотекасын түли алмаучылар азрак булган. Хәзерге сан гражданнарның финанс хәле авыр булуын һәм базарда бәяләрнең артуын күрсәтә, дип нәтиҗә чыгарган белгечләр.

ОЛИГАРХЛАРНЫҢ ЮЛ БАШЫ

RusTeam.media: 1992нче елның 11нче июнендә Русия Югары Советы «Хосусыйлаштыру буенча дәүләт программасы»н кабул итә. «Приватизация»не Егор Гайдар, Анатолий Чубайс исемнәре белән бәйләп карау гадәткә кергән. Акцияләрнең контроль пакетын хезмәт коллективы кулында саклап калу – баштагы төп идея шундый була. Ләкин инвесторлар – күпчелек очракта шул оешмаларның директорлары үзләре үк – тиз арада хезмәткәрләрдән юк кына бәядән акцияләрне сатып алып бетерә. Нәтиҗәдә, дәүләт милкенең күпчелек өлеше шәхси кулларга күчә, бүгенге миллиардер-олигархлар барлыкка килә башлый. 1992нче елда гына да 46 815 предприятие хосусыйлаштырыла. Федераль бюджетка 40 млн сумга якын акча керә. 1993-1996нчы елларда тагын 80 мең предприятие шәхси кулларга күчә. Программа азагына илдәге шәхси секторның өлеше 55-67 процентка җитә.

ПАСПОРТ ЯСАРГА ПЛАСТИК ЮК

«Forbes»: Киләсе ел башында Русиядә хәзерге кәгазь паспортлар урынына пластик карталар бирелә башларга, анда чип һәм «куар-код» урнаштырылырга, кеше турында төп мәгълүмат шуннан «укылырга» тиеш иде. Сынау проектында Мәскәү, Мәскәү яны белән беррәттән Татарстан да катнашасы, диелде. Ә хәзер бу эшнең билгесез вакытка «туңдырылганы» мәгълүм булды. Чыганаклар әйтүенчә, сәбәбе Украинада барган хәлләргә барып тоташа. Цифрлы паспортны эшләү өчен кирәкле чимал, ягъни пластик дефицит товарга әйләнгән, бәясе дә кыйммәтләнгән. Мондый яңа төрдәге бер паспортның бәясе мең сум булыр дип көтелгән иде (хәзерге кәгазь варианты 300 сум тора).

ЭЧМИ ТОРГАННЫ ЭЗЛӘҮ – ЗАКОН БОЗУ

«Baza» телеграм-каналы: Курск өлкәсенең Курчатов шәһәрендә бер балалар бакчасында эчми торган җыештыручыны эшкә алырга булганнар. Вакансияне урнаштырганда шулай дип язганнар да: «начар гадәтләре булмасын». Тик болай эшләргә ярамаган. Кешеләрне начар гадәтләре булган, булмаганга аеру – хокукларны һәм ирекне чикләү, ягъни дискриминация икән. РФ Административ хокук бозулар Кодексында 13.11.1 маддәсе бар: «Вакант вазифалар турында хокукны һәм ирекне чикләү рәвешендәге мәгълүмат тарату». Курчатов прокуратурасы хезмәткәрләре бу очракка шул маддә туры килә дип тапкан, суд алар белән килешеп, эш бирүчегә өч мең сум күләмендә штраф салган.

БАШЛЫК ХАТЫНЫ ТАШЛАМАГА КЫЗЫККАН

«Новая Хакасия.online»: Хакасия башлыгы Валентин Коноваловның хатыны Светлана балалар лагерына юллама аркасында низаг чыгарган. Ата-аналар аралаша торган төркемгә лагерьга бару өчен кемнәргә квота бирелүен язып элгәннәр. Коноваловларның уллары да аз керемлеләр өчен булдырылган ташламалы категориягә эләккән. Башка ата-аналар «нәрсәгә шулай?» дип ризасызлык белдерә башлагач, Светлана «минем балам исемлеккә бөтен кеше белән бертигез шартларда кертелде» дип низаг чыгарган һәм төркемнән чыгып киткән. Хакасия башлыгының гаиләсен аз керемле дип әйтеп булмый. Валентин Коновалов үзе 2021нче елда 4 млн сумга якын, ә хатыны Светлана 750 мең сум эшләгән. Республикада уртача хезмәт хакы – 47 мең сум тирәсе.

Комментарии