Балаларны түгел, портретны коткарасы

Балаларны түгел, портретны коткарасы

Life.ru: Төньяк Кореяның Кытай чикләреннән ерак түгел урнашкан Онсонг өязендә янгын вакытында балаларын коткарган хатынга каторга җәзасы яный. Күпкатлы йортта янгын чыккач, ана тизрәк ике улын коткарырга ашыккан. Тик, партия фикеренчә, ул иң беренче булып фатир диварында эленеп торган Ким Чен Ын портретларын коткарырга тиеш булган. Хәзер шушы «уйлап җиткерелмәгән» карары өчен хатынны хөкем көтә. Өстәвенә, аны балалары янына больницага да кертмиләр, тиешле даруларны да бирмиләр, ди.

Алкоголь сатуны чикләү

«Кызыл таң»: Быел Башкортстанда Яңа ел каникуллары вакытында алкоголь сату чикләнгән иде. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бу практиканың тагын да дәвам итәчәген белдерде. «Җәен без Сабан туйларында алкоголь сатуны катгый тыябыз, закон бар. Бу карар халык тарафыннан яхшы гына кабул ителде, дип саныйм», – диде республика башлыгы.

Мәктәптә дә «зачет» кертелә

«Российская газета»: Русия мәктәпләрендә музыка, сынлы сәнгать, физкультура фәннәреннән билге куймый башларга мөмкиннәр. «Колагына аю баскан дигән сәбәп белән генә баланың аттестатына «3»ле кую, минемчә, дөрес түгел. Бөтен бала да йөгерергә, сикерергә, рәсем ясарга, җырларга ярата. Бәлки, барысы да бер үк дәрәҗәдә яхшы башкармый да торгандыр, тик бу гына аттестатка начар билге куюга сәбәп була алмый. Хәзер без аттестат тапшыруның яңа кагыйдәләрен әзерлибез. Бу кагыйдәләр нигезендә, мәктәпләр шушы өч фәннән билге түгел, ә «зачет» кую хокукына ия булачак. Кайбер мәктәпләрдә «зачет» системасы хәзер дә бар, тик аттестатка ул «зачет»лар барыбер билге булып төшә», – дигән Русия мәгариф министры Ольга Васильево. Кайбер белгечләр моны, министр мәгариф системасының төп проблемаларын хәл итәсе урында, вак-төяк белән шөгыльләнә, дип бәяләгән.

Комментарии