ТИҢЛӘШТЕРЕРГӘ ЯРАМЫЙ

«РИА Новости»: Русия Дәүләт Думасы Икенче Бөтендөнья сугышында СССР белән наци Германиясенең ролен тиңләштергән өчен җәза бирү турында закон кабул итте. Административ хокук бозулар Кодексына 13.48 дигән яңа маддә өстәлә, ул «СССР җитәкчелегенең, командирларының һәм хәрбиләренең максатларын, карарларын һәм гамәлләрен «халык алдында» наци Германиясенеке белән тиңләштерүне, шулай ук совет халкының наци Германиясен тар-мар иткәндәге әһәмиятле ролен һәм СССРның Европа илләрен азат иткәндәге гуманитар миссиясен кире кагуны» тыя. Законны бозган гражданнарга – 1000-2000 сум күләмендә штраф яисә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу, вазифаи затларга – 2000 меңнән 4000 сумга кадәр, ә юридик затларга 10 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф билгеләргә тәкъдим ителде.

СПЕКУЛЯНТЛАРГА АУ

РБК: Федераль салым хезмәте валютаны кулдан сатучы спекулянтларга ау башлаган. Эшне полиция белән берлектә алып баралар. Валютаны кулдан сату социаль челтәрләрдә, телеграм-каналларда, шулай ук интернет-сервисларда алып барыла. «Күләгәдәге» базарда валюта сатканда яки алганда тотсалар, сумманың 75-100 проценты күләмендә штраф салу каралган. Март аенда Финанс министрлыгы штрафны 20-40 процентка калдырырга кирәк, дип тәкъдим керткән иде. Бу закон проекты әлегә каралмады.

«ТӘМЛҮШКӘ» АЛГАН...

«Известия»: ДәүДума спикеры Вячеслав Володин Украинадагы «махсус операция»не тәнкыйтьләүчеләрне Русия гражданлыгыннан мәхрүм итәргә кирәк дигән тәкъдим кертте. «Үзләрен оятсызларча, сатлыкҗаннарча тотучылар бар. Алар, үзләренең фикере, тынычлык өчен көрәш дип ышандырып, ниндидер белдерүләр ясыйлар, чынлыкта болар барысы да – НАТО илләре режиссерлыгында башкарылган эшләр. «Актерлар» үзләре башкарган «рольләре» өчен АКШ Дәүләт департаментыннан «тәмлүшкәләр» алалар», – дигән Володин. Ул «Беренче канал» эфирында плакат тотып чыккан Марина Овсянникованы телгә алган. Овсянникова Германиянең «Die Welt» басмасына урнашкан, ди. Ягъни Володин сүзләренчә, үз чыгышы өчен шул рәвешле «күчтәнәч» алган.

ЙӨРИ АЛМАСАҢ, СИКЕРЕП КЕР

«ЕАН»: Екатеринбургның 2нче үзәк шәһәр больницасына аягы сынган бер пенсионер хатын килгән һәм шунда кулын да сындырып кайткан. Хәл болай булган: аягы сынган пенсионер үзе генә хәрәкәтләнә алмаган, аны кызы озатып йөргән. Ләкин кызга әнисен рентген бүлмәсенә озата керергә рөхсәт итмәгәннәр, медиклар үзләре дә булышмаганнар. Олы яшьтәге хатынга, авырткан аягына басмас өчен, бер аякта сикерә-сикерә керергә туры килгән. Ул тигезлекне саклап кала алмаган һәм, егылып, беләзектән кулын сындырган. Прокуратура тикшерү башлаткан. Больница хезмәткәрләре бу очракта турыдан-туры гаепле түгел, дип тапкан, шулай да аз хәрәкәтләнүче пациентларга моннан соң кресло-коляска тәкъдим итә торган булырга, дигән карар чыгарган.

ГАФУРОВНЫ ЖӘЛЛӘГӘН

«Татар-информ»: Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Мәскәү шәһәр судына мөрәҗәгать итеп, КФУның элеккеге ректоры Илшат Гафуровны тикшерү изоляторыннан азат итүләрен сораган. «Илшат Гафуровның яшен (быел 61 тула), казанышларын, хезмәттәшләренең, туганнарының күп санлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, өй сагына күчерүләрен сорадым. Исегезгә төшерәм, депутат буларак, мин тикшерү барышына катыша алмыйм», – дигән Гыйльметдинов. Илшат Гафуровны 1999нчы елда Алабуга эшмәкәре Айдар Исрафиловны үтертүне оештыруда гаеплиләр.

ПАТРИОТИК ТӘРБИЯ ДӘВАМ ИТӘ

«Коммерсантъ»: Русия мәктәпләрендә укучыларга санкцияләрнең ил икътисадына файдасы турында сөйләячәкләр. Мәгариф министрлыгы 5-11нче класслар өчен шундый дәресләр үткәрергә киңәш итеп, пособиеләр юллаган. Анда импортны үзебездә җитештерелгән товарларга алыштыруның «ничек яхшы» булуын аңлата торган видеоролик та бар, ди. Мәскәү яны, Орел, Самара өлкәсенең кайбер мәктәпләре бу дәресләрне үткәрүе турында хисап биргән инде.

ЖИРИНОВСКИЙНЫҢ КҮПМЕ МИЛКЕ БУЛГАН?

«Комсомольская правда»: Керемнәр турындагы декларациядән күренгәнчә, мәрхүм Владимир Жириновскийның 2020нче елда бер бүлмәле фатиры һәм эш урыныннан бирелгән 436 квадрат метрлы торагы гына булган. 2019нчы елгы декларациядә дә шулар ук һәм гадәти «Нива» машинасы күрсәтелгән. Ә менә 2018нче елгы декларациядә сәясәтченең милке күбрәк күренә: берничә җир участогы, һәрберсе 400әр квадрат метрдан зуррак дүрт йорт, гаражлар, 800 квадрат метрлы бассейн. Ә 90нчы елларда Жириновскийның милке тагын да күбрәк булган. Ул декларациясенә 122 фатир һәм 227 автомобиль керткән. 2017нче елда биргән интервьюсында шуның хәтле милекне: «Алар партия ихтыяҗлары өчен алынган фатирлар һәм машиналар иде, салымнарны азрак түләр өчен минем исемгә, ягъни физик затка теркәттек», – дип аңлаткан. Кайбер чыганакларның әйтүенчә, Жириновскийның Рублевкада җире һәм йорты булган, ул 2018нче елда ук кече улы Олег Эйдельштейн исеменә күчерелгән.

БАШЛАНА БАШЛАДЫ...

РБК: Русиядә санкцияләргә чакыру буенча беренче административ эш ачылган. Ул Таулы-Алтайда чыга торган «Листок» газетасы нәшире Сергей Михайловка карата. Матбагада «җирле чиновниклар, ихтимал, цивилизацияле илләргә чыга алмый башлаячак» дигән эчтәлектәге хәбәр басылган булган, нәшир фикеренчә, «эш» ачуның сәбәбе шул булырга тиеш. «Нәшир – газетаның кәгазе әйбәт, шрифтлары укылырлык булсын өчен генә җавап бирә торган кеше ул. Эчтәлек өчен редакция җаваплы. Ләкин «Листок»ның баш мөхәррире – Тбилисида, аны Русиядә җаваплылыкка тарта алмыйлар, шуңа күрә беркетмәләрне «кемгә туры килсә – шуңа» төзиләр», – дип зарланган Сергей Михайлов. Хәзер аңарга 500 мең сумга кадәр штраф яный.

Комментарии