ХАЛЫКЧАН МЭР КИТӘ

ХАЛЫКЧАН МЭР КИТӘ

«Ведомости»: Якутск мэры – халыкчан карарлары белән танылган Сардана Авксентьева вакытыннан алда вазифасыннан китүе турында белдерде. Рәсми сәбәбе – сәламәтлек хәле. «Бу көннәрдә гаиләм һәм командам белән җиңел булмаган сөйләшүләр узды. Гаиләм минем сәламәтлегем өчен борчыла. Сәбәбе — һәрдаим шәһәр өчен борчылуым һәм стресслар. Ел дәвамында тәүлегенә 24 сәгать эшли алмавымны да танырга кирәк. Иртәгә мин больницага ятам, тиздән операция. Бүген, 11нче гыйнварда, Якутск шәһәр думасына вәкаләтләремне калдыру турында гаризамны тапшырам. Дусларым, тарафдарларым, бик зур рәхмәт сезгә. Без сезнең белән шәһәрнең чын хуҗалары – шәһәр халкы икәнен исбатладык. Явызларның «төрттерүләре, тешләүләре», киресенчә, миңа усаллык һәм азарт өстәде. Миңа ышанып тапшырылган эшне намус белән башкардым. Үзем дә, туганнарым да җир дә, фатирлар да алмадык, бизнесыбыз да юк…» – дип язган ул инстаграм сәхифәсендә һәм язмасын «Сезнең шәһәр кызы, Сардана», – дип төгәлләгән. Авксентьева 2018нче елгы сайлауда «Бердәм Русия» фиркасеннән булган көндәшен җиңеп, мэр итеп сайланган иде. Беренче эше итеп, мэриянең 4 кыйммәтле машинасын саттырды, яңаларын алмады. 1 млн сумнан артык суммага банкет уздырган чиновникны эшеннән җибәрде. Якутск урамнарында җылытыла торган тукталышлар куйдырды. Шәһәр башлыгын тотуга киткән чыгымнарны киметте, чит ил сәфәрләрен һәм вәкиллек чыгымнарын чикләде. Конституциягә төзәтмәләр кертүгә каршы үз фикерен әйткән мэрның чынлыкта сәламәтлеге аркасында китүенә ышанмаучылар да күп.

КЫШКЫ ОЛИМПИАДА – БАШКОРТСТАНДА?

ТАСС: Башкортстан Республикасы хакимияте 2030нчы елда узачак кышкы Олимпия уеннарын үзендә үткәрү хокукы өчен дәгъва кылырга җыена. Гариза тапшыру кампаниясе башлангач, тиешле гаризаны әзерләп тапшырырга уйлыйлар. 2030нчы елгы Олимпиаданы үзендә үткәрү хокукы өчен тагын Ванкувер, Солт-Лейк-Сити, Саппоро, Барселона һәм Львов шәһәрләре ярыша. Җиңүчене 2023нче елда Олимпия комитетының 140нчы утырышында игълан итәчәкләр. Русия шәһәрләрендә ике тапкыр Олимпиада узганы бар: 1980нче елда Мәскәүдә – җәйгесе, 2014нче елда Сочида – кышкы уеннар.

«ӨЙДӘ УТЫРУ» РЕЖИМЫ КИРЕ КАЙТМАГАЕ…

URA.RU: Коронавирус инфекциясенең Бөекбританиядә таралган яңа штаммы безнең илгә дә килеп җитте. Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова аны Русия гражданины Бөекбританиядән ияртеп алып кайтуы турында әйтте. Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече Сергей Токарев тагын карантин чаралары кертелүе мөмкин, дип белдергән. Әгәр дә ковидның яңа штаммы бик тиз таралса, тиешле чаралар күреләчәк, Роспотребнадзор хәлне күзәтеп тора, дигән Токарев. Бу яңа штамм элеккесенә караганда күпкә йогышлы. Шул ук вакытта ковидның элекке төрен йоктырып савыкканнар өчен яңа штамм алай ук куркыныч булырга тиеш түгел, ди табиблар.

ТАГЫН БЕР «ПАНСИОНАТ»ТА ЯНГЫН

«Новая газета»: Әле күптән түгел генә Башкортстанда булган вакыйга тетрәндергән иде, хәзер менә шуңа охшаш хәл Төмән өлкәсендә кабатланган: 9нчы гыйнвар кичендә Боровское бистәсендә шәхси пансионатта янгын чыгып, җиде кеше төтенгә тончыгып үлгән. Янгын сүндерүчеләргә шәхси йортка терәп салынган мунча януы турында хәбәр килә. Соңрак Тикшерү комитеты «йортта рәсми рәвештә теркәлмәгән картлар йорты булган икән» дип хисап тотачак, ә янгынны сүндерергә килгәндә бу хакта янәсе белмәгәннәр. Югыйсә, шушы пансионатка өлкән яшьтәге туганнарын урнаштырырга теләгән кешеләрдән җитәкчелеккә даими рәвештә зарланулар килеп торган бит. Җирле халык янгыннан ике кешене коткарырга өлгергән – аларның берсе хуҗабикәнең 90 яшьлек әнисе. Өйдә тагын кеше бармы, дип сорагач, хуҗабикә Ольга Вильямсон, юк, дип ышандырган, ирләрнең документларны, җиһазларны коткаруын үтенгән. Бу хакта «Новая» хәбәрчесенә коткару эшләрендә катнашкан Евгений исемле ир белдергән. «Кабат-кабат сорадым, башка кеше юк, диде. Җиде кешенең мәете табылу турындагы хәбәрне телевизордан күреп кенә белдем. Төне буе йоклый алмадым», – дип сөйләгән ул. Вакыйга буенча җинаять эше кузгатылган. Төмәннең үзәк район суды пансионат хуҗасы Ольга Вильямсонны 2 айга СИЗОга җибәргән.

Комментарии