КАРУСЕЛЬДӘ АТЫНУ НАЧАР ТӘМАМЛАНГАН

КАРУСЕЛЬДӘ АТЫНУ НАЧАР ТӘМАМЛАНГАН

 «Комсомольская правда. Оренбург»: 6нчы майда Оренбургта яңа ачылган паркта карусель килеп төшеп, 19 кеше яраланды. 10 яшьлек кыз бала һәм 26 яшьлек хатын-кыз авыр хәлдә, диелде. Аларның хәле яхшырган. Хатынны ИВЛ аппаратына тоташтырганнар иде, ул аңына килгәч, табиблар консилиум җыеп, Мәскәү больницасына күчерергә дигән карар чыгарганнар. Хатынны җитди операцияләр көтә. Аның белән бергә башкалага ире дә очкан. Губернатор таләбе буенча, яралыны Мәскәүгә күчерү чыгымнарын парк хуҗасы каплаган. 10 яшьлек бала да реанимациядән гадәти палатага чыгарылган, аның тормышына куркыныч янамый. Төрле дәрәҗәдә яраланган 8 кеше больницада кала бирә. Килеп чыккан хәл буенча «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү» маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

ДОШМАННЫКЫ ИКӘНЕН БЕЛЕГЕЗ!

«РИА Новости»: «Ватан» фиркасе лидеры Алексей Журавлев «дус булмаган» илләрдән кертелгән әйберләрне «Русия дошманы җитештергән» дип тамгалый башларга тәкъдим итә. Аның сүзләренчә, Көнбатыш ширкәтләренең күбесе Русиядән китүен белдерсә дә, һаман да ил базарында кала бирә һәм элеккечә үз товарларын сатуны дәвам итә. «Андый товарларны «РУСИЯ ДОШМАНЫ ҖИТЕШТЕРГӘН» дип тамгаларга кирәк, һәм һичшиксез эре хәрефләр белән, иң күренә торган урынына язарга. Сатып алучы акчасын биргәндә, дошманны финанславын белеп торсын», – дигән ул.

КАЗАНДА АЗАННЫ ТЫЙГАННАР?

«Интертат»: Берничә көн элек социаль челтәрләрдә мәчетләрдә азанның 2 генә тапкыр яңгыравы турында яздылар. «Мулла из-за угла» телеграм-каналы Константиновка һәм «Светлая Долина» торак комплексы уртасындагы «Ярулла» мәчете имамының азанны тавыш көчәйткеч аша түгел, ә шәхсән урамга чыгып әйтү видеосын урнаштырды. «Күршеләре азанны тавыш көчәйткеч аша әйтүгә күп тапкырлар прокуратурага зарланган. Имамны да прокуратура юлында йөрткәннәр. Төрле мәчетләрдән азан әйтүне тыю турында хәбәрләр килүе дәвам итә. Бу коточкыч хәл Казан шәһәренең зур бер районында урнашкан мөхтәсибәтләрнең берсендә башланган. Мөхтәсибәт җитәкчесе имамнарга 3 азанны яңгыратуны тыйган. Имештер, бу – югары җитәкчелекнең рәсми тыюы һәм ниндидер законны бозу, дип санала. Адвокат Руслан Нәгыев мондый законның һәм тыюның булмавын әйтте. Мөфти Камил хәзрәт тә 3 азанны тыю турында карар чыгармаганнарын белдерә. Без бит «Гусь Хрустальный» яки «Переславль-Залесский» түгел. Без – Казан, Татарстан башкаласы, һәм бездә ишетелә торган азан – безнең мәдәни код», – дип яза канал авторы.

Константиновкадагы «Ислам нуры» мәчете имам-хатыйбы Альмарис хәзрәт мәсьәләгә ачыклык кертте. Төнге вакытта әйтелә торган 3 азан тыныч итеп кенә яңгырый башлаган икән. «Без 5 тапкыр азан әйтәбез. Тик ахшам, ястү һәм иртәнге намазны тынычрак итеп, микрофоннан читкәрәк басып әйтәбез. Кешеләрнең тынычлыгын бозмас өчен шулай итәбез. «Ярулла» мәчете буенча адвокатлар коллегиясенә язганнар иде. Аларга судка мөрәҗәгать итәргә кушканнар. Суд 5 вакыт азанны тыймаска, тик төнге вакытта әйтелә торганнарын тыныч яңгыратырга дигән карар чыгарды», – диде Альмарис хәзрәт.

ПАНДЕМИЯ ТӘМАМ

РБК: 5нче май көнне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирус пандемиясенең тәмамлануы турында белдерде. Оешма генераль директоры Тедрос Гебрейесус сүзләренчә, вирус беркая да китмәгән, бары тик куркыныч дәрәҗәсе генә кимегән. Шуңа гадәттән тыш хәл статусын гамәлдән чыгарганнар. Пандемия 2020нче елның 11нче мартында кертелгән иде. Шушы 3 ел 1 ай һәм 24 көн эчендә COVID-19 20 млн кешенең гомерен өзгән.

20 ЕЛ ЯШИ АЛСАҢ – ПРЕМИЯ

ТАСС: ЛДПР партиясе 20 елдан күбрәк өйләнешеп яшәүче парларга акчалата ярдәм күрсәтү турында закон проекты әзерли. Партия лидеры Ярослав Нилов белдергәнчә, 20 ел никахта яшәгәннән соң, һәр 5 ел саен иргә дә, хатынына да 20шәр мең сум премия түләргә тәкъдим ителә. Бу закон проектын партиягә нигез салган һәм «авырлыкларга карамастан, озак еллар бердәнбер хатын белән никахта яшәгән» Владимир Жириновский истәлегенә багышларга телиләр. Сүз уңаеннан, өйләнмәгән иң күп депутатлар – ЛДПР фиркасендә.

ХӘЛЕН БЕЛМӘКЧЕЛӘР

«Бизнес-Онлайн»: Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы баласын төшертү турында уйланучы йөкле хатын-кызлар өчен анкета эшләгән. Сораштыру нәтиҗәсе хатын-кызның ни өчен бу адымга баруын, нинди тормыш хәлендә калуын ачыкларга булышачак, ә бу һәр кешегә индивидуаль социаль ярдәм чарасын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Проект хатын-кызларда ана булу теләген арттырыр дип ышаналар.

ЯМАЙКА БӘЙСЕЗЛЕК ТЕЛИ

«Рамблер»: Ямайка киләсе елда Британия монархиясеннән бәйсезлек алу өчен референдум уздырырга ниятли. Бу хакта «Sky News» матбагасына илнең юстиция министры Марлен Малаху Форте белдергән. Хәзерге вакытта Ямайка белән Британия патшасы исеменнән генерал-губернатор идарә итә. «Ямайка халкының күпчелеге Елизавета II патшабикәгә җылы мөнәсәбәттә иде. Ул үлде, тәхеткә Карл III утырды. Ә ул безнең өчен бөтенләй чит. Ямайка дәүләтенең үткәне катлаулы, колониализм һәм коллык белән бәйле. Британия монархиясенә дәгъвабыз бар, хөкүмәт Ямайка халкыннан гафу үтенергә һәм гадел булмаган сәясәт алып барганы өчен әхлакый зыянны түләргә тиеш», – дип сөйләгән ул.

Комментарии