«Ялагайлана белсәм, дәрәҗәм зуррак булыр иде»

«Ялагайлана белсәм, дәрәҗәм зуррак булыр иде»

«Интертат»: «Әгәр «худсовет» оештырып, анда кем генә утырса да, татар эстрадасын тулысынча чистартып булмас. Бер мәлне бер абзый «худсовет» җитәкчесе булды. Әлеге чорда шушы абзыйның сүзләренә иҗат ителгән җырлар популярлашты. Соңыннан бер ханым килде – бу очракта да шул күренеш булды. Аннан соң тагын бер шагыйрь килде – күбесенчә аның җырлары кабул ителә башлады. Кемне генә билгеләсәләр дә, аны сатып алачаклар. Җитәкчеләргә ялагайлана белсәм, минем дә популярлык дәрәҗәм зуррак булыр иде» (Татарстанның халык артисты Рөстәм ЗАКИРОВ).

Бәя артырмы?

«Интерфакс»: Метеорологлар әйтүенчә, быел Русиядә карабодай уңышы начар булуы ихтимал. Чөнки Көнбатыш Себердә һәм Алтай краенда бу культураны, шартлар начар булу сәбәпле, бик соң чәчкәннәр. Шул сәбәпле карабодайга бәяләр артырга мөмкин, ди экспертлар. 2017нче елда карабодай уңышы бик әйбәт булу сәбәпле, ярмага бәя 16 процентка төшкән иде.

Елмайсаң эштән куалар

Baza: Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин комитетның Пенза өлкә бүлеге хезмәткәре Елена Лебедеваны елмайган өчен эшеннән җибәргән. 26нчы июнь көнне тикшерү комитетында төбәк вәкилләре катнашындагы җыелышта Бастрыкин, 2020нче елга илдәге кадет корпусының яртысы балалар йортында тәрбияләнүчеләрдән торырлык булсын, дип күрсәтмә биргән. Нәкъ шул мизгелдә Лебедева елмаеп куйган. Моны күреп калган Бастрыкин кызга: «Сезгә безнең ведомствода урын юк. Эштән китү турында гариза языгыз һәм авыл хуҗалыгы тирәсендә берәр эш эзләп карагыз», – дигән. Лебедеваны шул ук көнне эшеннән җибәргәннәр.

Хатын-кызга эш арта

«РБК»: Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хатын-кызларга эшләргә ярамый торган һөнәрләр исемлеген кыскартырга тәкъдим итә. 20 ел элек кабул ителгән исемлектә хатын-кызларга рәсми рәвештә эшләү тыела торган 456 төр эш күрсәтелгән. Министрлыкның яңа проекты кабул ителә калса, 2021нче елдан башлап, хатын-кызлар рәсми рәвештә дальнобойщик, палуба командасы әгъзасы (матрос, боцман, шкипер), парашютчы, электропоезд машинисты, автомобиль төзекләндерү буенча слесарь, яр буенда балык тотучы, авыл хуҗалыгында тракторчы-машинист булып эшкә урнаша алачак.

Ректор диплом саткан

«Коммерсантъ»: Мәскәүнең Бизнес икътисады институты (ИНЭКБИ) ректоры Виктор Подобедовка һәм аның урынбасары (шул ук вакытта язылышмыйча гына яшәүче хатыны да) Светлана Попонинага карата тикшерү эше ачылган. Алардан диплом сатып ятуда шикләнәләр. Уку йортының ике ел элек үк лицензиясен алган булганнар, ягъни институтның диплом бирергә хокукы булмаган. Тик күптән түгел бер кыз әлеге уку йортының рекламасына тап булган һәм укырга керергә теләк белдергән. Светлана Попонина аны үзенең кызы – шулай ук әлеге институтта эшләүче Татьяна Попонина янына алып килгән. Анысы кызга түләүле бүлеккә керү өчен гариза язарга һәм өч ел уку өчен 450 мең сумны хәзер үк түләп куярга кушкан. Шиккә төшкән абитуриент кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Ректор һәм проректорны кыздан акча алганда тоткарлаганнар. Ә Татьяна Попонина берәүдән 300 мең сум алганда тотылган. Бу акчага Попонина 2011нче елда вузны тәмамлау турында диплом «ясап» бирергә вәгъдә иткән булган.

Комментарии