ҺӘРКЕМНЕҢ ҮЗ ЫСУЛЫ

ҺӘРКЕМНЕҢ ҮЗ ЫСУЛЫ

«Өмет»: Күренекле табиб һәм телевизион тапшырулар алып баручы Евгений Комаровский әйтүенчә, аңа коронавирусны дәвалауда төрле ысулларны киңәш итеп күп хат килә икән. Табиб аларның кайберләрен хәтта гомер өчен куркыныч дип белдерә. Әйтик, бер русияле көмешкә иснәп утырырга тәкъдим иткән. Икенчесе – инфекция эләкмәсен өчен, мамык таякчыкларны кер сабынында җебетеп, шуны борынга тыгып йөрергә кирәк, дип язган. Өченче хата – иң киң таралганы – танышларның киңәшен тыңлап, табиб күрсәтмәсеннән башка дарулар сатып алып куллану. Комаровский әйтүенчә, русиялеләрнең медицина өлкәсендәге белемнәре мәгарәдә яшәгән кешеләрнекенә тиң.

СТАЛИНГРАД БӘРЕЛЕШЕН ТИКШЕРӘЛӘР

«Новая газета»: Ноябрь ахырында Волгоградта яшәүче 94 яшьлек Василий Н. исеменә Тикшерү комитетына чакырып повестка килгән. Русия Тикшерү комитеты 1942-1943нче еллардагы Сталинград бәрелеше вакытында фашистларның тыныч халык рәтеннән булган 1700ләп совет гражданинын үтерүен, ягъни геноцид кылуын тикшерә башлаган. Геноцид турында җинаять эше быел июльдә кузгатылган иде. Хәзер шул бәрелешнең исән шаһитләрен Тикшерү комитетына чакырып сорау алалар. Волгоградта яшәүче сугыш ветеранын да шаһит итеп чакырганнар. Картның оныгы Денис: «Өлкән яшьтәге кешене, лагерьлар тоткынын Сталинград турында сорашу өчен Тикшерү комитетына чакыру кирәк булды микәнни? Бу эшне тарихчыларга, архив хезмәткәрләренә тапшырсалар, бабайны да сорау алырга дип түгел, сөйләшергә дип чакырсалар, яхшырак булыр иде. Мин бабайга повестка турында әйтеп тә тормадым. Тикшерүче белән сөйләштем, сорау алуга килергә теләмәүчеләргә карата бернинди санкцияләр дә булмаячак, дип ышандырды», – дип сөйләгән. Сталинград бәрелешен үз күзләре белән күргән кешеләрне бөтен ил буенча Тикшерү комитетларына сорау алуга чакыра башлаганнар.

ЧҮП УТЫЙ ТОРГАН РОБОТ

«Медуза»: Латвия галимнәре чүп үләннәрен утый торган робот ясаган. «Роби» исемле дүрт тәгәрмәчле робот нейрочелтәрләр ярдәмендә чүп үләнен танып ала, аннары аны лазер белән яндыра. Чүп бик зур булса, робот аны башта берничә кисәккә турый, аннары юкка чыгара. Мондый чүп утагычның әйләнә-тирәгә зыяны химикатларныкына караганда азрак. Дөрес, әлегә робот нәтиҗәлелек ягыннан да гербицидлардан калыша, ди.

УРАМГА ЭШСЕЗЛӘР ГЕНӘ ЧЫГАМЫ?

«БелТА»: Белоруссия президенты Александр Лукашенко җирле хакимият органнарына илдәге бөтен эшсезләрне эшкә урнаштырырга кушкан. «Урамда селкенеп йөрүче бөтен әрәмтамакларны кичекмәстән «учет»ка куярга һәм эшләргә мәҗбүр итәргә. Бүген эшсез, урамда каршылык чарасында йөрүче кеше киләчәктә көн саен, атна, ай саен җинаять кылып торучы җинаятьче булачак. Без башта аның ул җинаятьләрен ачу өчен, аннары аны тиешле урында тоту өчен зур акчалар түгәбез», – дигән ул. Элегрәк Лукашенко урамга каршылык чарасына чыгучыларны кринималь үткәннәре булган, эшсез кешеләр дип атаган иде инде.

КЕМ КҮПМЕ АЛАЧАК?

«Бизнес-Онлайн»: «Үзгәреш җиле» фестивале кысаларында уздырылучы «Алтын Казан» мюзиклында катнашучыларга күпме гонорар каралганын барладык. Бу саннар һавадан алынмаган, дәүләт заказы сайтында бар. Композитор Эльмир Низамов «Алтын Казан» өчен 3,55 миллион сум гонорар алачак. Куючы режиссер Михаил Панджавидзе – 2,16 млн, куючы хореограф Сергей Мандрик – 3,51 млн, либретто авторы Ренат Харис 1,49 млн сум ала диелгән. Солистка Эльмира Кәлимуллинаның гонорары – 774 мең (аның өчен бу акчаны ИП Эльмира Ксенофонтова алачак. Евгений Ксенофонтов дигән кешегә кияүгә чыккач, Эльмираның фамилиясе Ксенофонтова икән), Филүс Каһировныкы – 538 мең, Артур Исламовныкы – 575 мең, Алинә Шәрипҗанованыкы – 745 мең сум. Ә Айдар Сөләймановка никтер ким язганнар – нибары 532 мең сум гына.

Комментарии