МОБИЛИЗАЦИЯ БУЕНЧА ЯҢА ЗАКОН

МОБИЛИЗАЦИЯ БУЕНЧА ЯҢА ЗАКОН

«РБК»: Русия Президенты Владимир Путин кайбер авыр җинаятьләр өчен кире алынмаган яки юкка чыгарылмаган хөкеме булган затларны да мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырырга рөхсәт бирә торган законны имзалады. Искәрмәләр дә бар. Балигъ булмаганнарның җенси кагылгысызлыгына карата җинаять кылган, шулай ук түбәндәге маддәләр буенча кире алынмаган яки юкка чыгарылмаган хөкеме булганнар мобилизацияләнә алмый:

РФ Җинаять Кодексының 205-205.5нче маддәләре – террорчылык белән бәйле барлык маддәләр;

206 – «Тотык алу»;

208 – «Законсыз кораллы берлек оештыру яки анда катнашу, ә димәк Русия Федерациясе мәнфәгатьләренә каршы килә торган максатларда кораллы низагта яки хәрби хәрәкәтләрдә катнашу»;

211 – «Һава яки су транспортын, яисә тимер юлда хәрәкәт итә торган составны урлап алып китү»;

220 һәм 221 – атом-төш материаллары һәм радиоактив маддәләр белән законсыз эш итү турындагы маддәләр;

275 һәм 275.1 – «Дәүләткә хыянәт» һәм «Чит дәүләт, халыкара яки чит илнеке булган оешма белән яшерен нигездә хезмәттәшлек»;

276 - 280 – шпионаж, дәүләт яки җәмәгать эшлеклесенең тормышына куркыныч тудыру, хакимиятне көч кулланып яулап алу, кораллы күтәрелеш, халыкны экстремистик эшчәнлек алып баруга чакыру кебек маддәләр;

282.1 һәм 282.3 – «Экстремистик берләшмә оештыру» һәм «Экстремистик эшчәнлекне финанслау»;

360 һәм 361 – «Халыкара яклауга ия затка яки учреждениегә һөҗүм» һәм «Халыкара террорчылык акты» маддәләре.

ЭВАКУАЦИЯ ИШЕКЛӘРЕ БИКЛЕ БУЛГАН...

«Газета.ru»: Узган шимбәгә каршы төндә Костромада «Полигон» төнге клубында янгын чыгып, бинаның түбәсе тулаем ишелеп төшкән, 13 кеше үлгән. Бу вакытта клубта 250 кеше булган, ут чыккач һәм тиз арада бөтен бинаны ялмап ала башлагач, алар паникага бирелгән, эвакуация ишекләренең күбесе бикле булган, диелә. Бер ир ябык ишекләрнең берсен ватып ачып, халыкның бер өлешен коткара алган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 23 яшьлек егет клуб эчендә ау ракетницасыннан аттырган, ут тиз кабынучан әйберләр күп булганга, янгын чыккан. Егет тоткарланган. Расланмаган мәгълүматлар буенча, ул яңарак кына Украинадан махсус операциядән кайткан, анда хәрби бәрелеш вакытында аягын сындырган, контузия алган булган, клубка лаякыл исерек килеш килгән. Шулай ук клубның эшчәнлеген оештырган «Империя» ҖЧҖ директоры да тоткарланган. Клубның хуҗасы – Кострома өлкә думасы депутаты, «Бердәм Русия» әгъзасы Ихтыяр Мирзоев. Партия аның әгъзалыгын туктатып торуы турында белдерде. Өлкә җитәкчелеге янгында үлгәннәрнең гаиләләренә 100әр мең сум түләргә вәгъдә итте.

РУСИЯДӘН «ЧЫКСАҢ» – САЛЫМ

«Российская газета»: Дәүләт Думасында Русия гражданлыгыннан баш тарткан өчен салым кертергә тәкъдим итәләр. Бу – «Гадел Русия – Дөреслек өчен» партиясе лидеры Сергей Мироновның идеясе. Ул идея белән генә калмаячак, тиешле закон проекты әзерләнәчәк, дигән. Шушы көннәрдә эшкуар Олег Тиньков (ул чит илгә китеп барган иде) социаль челтәрдә Русия гражданлыгыннан ваз кичүе, үз фамилиясе белән аталган «Тинькофф» брендын да алырга теләве турында язып чыкты. Мироновта яңа закон кертү фикере шушы очрактан соң туган. «Тиньков Кушма Штатлар гражданлыгы алырга һәм аннан баш тартырга да өлгерде инде. Ул вакытта АКШның Юстиция министрлыгы Тиньковны салым мошенниклыгында гаепләде, активларын һәм бер миллиард долларга кадәр керемен органнардан яшереп калдырган дип, аны кулга алырга ордер бирде. Эшкуарны Америка ордеры буенча Лондонда кулга алдылар. Бу егетләр белән шаярып булмый! Ә бездә барысы да гади: гражданлыктан баш тартырга телисең икән – кәгазь ал да дүрт ягың кыйбла. Моны туктатырга кирәк», – дип белдергән депутат. «Башта безнең илдә алган барлык керемеңнән салым түлә, аннары теләсә кая китәрсең» – Мироновның тәкъдиме шундый.

ШАРТЛАР БУЛМАГАНГА БУНТ ЧЫГАРГАННАР

«InKazan»: Шимбә көнне кайбер телеграм каналлар «Казан танк полигонында мобилизацияләнгәннәр бунт кузгатканнар» дип видеолар тараткан иде. Аннан күренгәнчә, ирләр палаткаларны ягып җылытырга утын, эчәр су, ризыкның җитәрлек булмавына зарлана. Берәүнең русча: «Безнең әбиләр, әниләр авылларда соңгы тиеннәрен җыеп, безне киендерергә дип җибәрә. Ә сез...», – дип кычкырганы ишетелә. Тынычландырырга дип чыккан командирларын аты-юлы белән сүгенеп каршы алалар. Баштарак кайбер дәүләт матбугат чаралары бу видеоны «фейк» дип күрсәтергә тырышкан, хәтта телеграм-каналларны «фейк» таратуда гаепләгән иде. Тик соңрак Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та видеодагы хәлнең дөреслеген таныды, «бу безне бизәми» дип белдерде. Танк полигонына һәм «Казан Экспо»га мобилизацияләнгәннәр янына барып та кайтты. Тик президент каршында камерага берәү дә проблемалар турында сөйләмәгән.

Чуашстанда да мобилизацияләнгәннәр бунт чыгарган иде. Аларны берничә көнгә өйләренә кайтарып җибәрделәр, республика башлыгы Олег Николаев аларның гаиләләренә 50шәр мең сум түләргә вәгъдә итте.

ИНТЕРНЕТЛЫ БУЛЫР ӨЧЕН... ИНТЕРНЕТ КИРӘК

«SakhaDay»: Русия Цифрлы үсеш министрлыгы 100дән 500гә кадәр кеше яши торган авылларда «интернет кертү кирәкме» дигән тавыш бирү оештырган. Ләкин Якутиядәге кечкенә авыллар, мәсәлән, Нижнеянск авылы халкы анда катнаша алмаган, чөнки тавыш бирү интернетта оештырылган! Тавышны «Госуслуги» порталында калдырырга кирәк булган. Почта аша хат җибәреп тә катнашып була дигәннәр, тик ул авылларда почта бүлекчәсе дә юк икән. «Кечкенә авылларда яшәүчеләр «бу тавыш бирү – безне мыскыллау» дип әйтәләр», – дип сөйләгән җирле депутат Елена Голомарева.

ИҢ ҖЫЛЫ СИГЕЗ ЕЛ

«Коммерсантъ»: Соңгы 8 ел климатны күзәтү тарихындагы иң җылы еллар булган. БМОның вәкаләтле органы Бөтендөнья метеорология оешмасы шулай дип хисап тотты. Мәсәлән, бу елның уртача температурасы 1850-1900нчы еллардагыдан якынча 1,15 градуска югарырак булыр дип көтелә, һәм температура елдан-ел күтәрелә бара. Төп парник газларының тупланмасы узган ел ук иң югары күрсәткечкә җиткән иде. Быел сентябрьдә Гренландиядә беренче тапкыр кар түгел, яңгыр яуган. Бозлык 26нчы ел рәттән эрүен дәвам итә.

Комментарии