ТОРТ ЭЧЕННӘН ПЕРЧАТКА ЧЫККАН

cheltv.ru: Чиләбе өлкәсенең Новосинеглазово шәһәрендә яшәүче бер ир-ат торт эченнән резина перчатка тапкан. Кибеттән сатып алган тортны өйгә алып кайткач, кисә башлаганнар, шулвакыт бер кисәк эченнән резина әйбер килеп чыккан. Социаль челтәрдә утыручылар ир-атның кәефен күтәрергә маташкан, «акция: торт аласыз, бүләккә – перчатка», «перчаткасы бар, битлеге кайда?» дип шаяртып язганнар. Әгәр кибеттән алган азык-төлек эчендә чит предметлар тапсагыз, товарны җитештерүчегә дәгъва белдереп, гариза язарга һәм Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенә (Роспотребнадзор) мөрәҗәгать итәргә кирәк, диелә хәбәрдә.

ДҮРТ ТӘҮЛЕК АДАШЫП ЙӨРГӘН

«Комсомольская правда»: Красноярск краенда бер әби дүрт тәүлек буе урманда адашып йөргән һәм исән калган. 81 яшьлек Александра Ванеева 20нче сентябрьдә югала. Ул көндезге өчләр тирәсендә чиләк, пычак ала, өстенә куртка, аягына галош кия дә урманга китә. Бераз гына гөмбә җыеп кайтмакчы була. Әбинең телефоны да булмый. Бер-ике сәгать узгач ук, әбине туганнары эзли башлый. Үзләре таба алмагач, полициягә хәбәр итәләр. Эзләүгә волонтерлар да кушыла, барлыгы йөзләп кеше урманны тикшерә. 20 км периметрда урманны айкап чыгалар, тик әби табылмый. Төннәр салкын булгач, аның өчен бик борчылалар. Әби исә бирешергә уйламый. Ул үзен табарлар дип өметләнә, алга баруын дәвам итә. Югалганнан соң дүртенче тәүлек киткәч, әби коткаручылар янына үзе килеп чыга. Бу вакытта ул авылдан ун километр чамасы киткән була. «Эчәсем бик килде. Ашыйсы килмәде. Кыргый җанварлар очрар дип курыктым. Мин кача алмыйм бит. Төнлә ике агач арасына кереп яттым», – дип сөйләгән әби.

МИЛЛИОННАР ТАЛӘП ИТӘЛӘР

«РИА Новости»: Узган елның 25нче октябрендә Байкал аръягындагы хәрби частьтә, җәберләүләргә түзә алмыйча, солдат Рамил Шәмсетдинов 8 кешене атып үтергән иде. Ике кеше яраланды. Зыян күрүчеләр Шәмсетдиновтан, гомумән алганда, 36,73 миллион сум таләп итә, дип хәбәр итә Рамилнең адвокаты. Әлеге эш буенча 10 кеше зыян күрүче дип санала. Шуларның җидесе судка дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Биш кеше – 3әр миллион сум, өлкән лейтенант Пьянковның хатыны – 5 миллион сум, капитан Евсеевның хатыны 16,73 миллион сум сораган.

МЕНӘ СИҢА «ТӘРБИЯ»!

«Кызыл таң»: Быел җәй Сочиның Хостинский районындагы урманда ике айлык кызын аягыннан күтәргән килеш болгап утырган яшь әти турындагы язма бөтен интернетны шаулатты. Сабый белән вәхшиләрчә кыланган ата-ананы полицейскийлар тиз эзләп тапкан. Ике айлык бала белән урманда палаткада яшәп ятучы 35 яшьлек ир һәм 27 яшьлек хатын бу гамәлләрен «тәрбия» алымы дип аңлаткан. Суд карары буенча, алар 4 айга колония җәзасына хөкем ителгән, ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән һәм наркотиклар саклаган өчен, штрафка тартылган. Аларның һәрберсе 30 мең сум штраф түләргә тиеш. Хәзерге вакытта сабыйны туганнары тәрбияли. Хокук сакчылары ата-анасын хокукыннан тулысынча мәхрүм итү мәсьәләсен хәл итә.

1 МИЛЛИОН СУМ «ЭШЛӘГӘН»

«Өмет»: Калмыкиядә урнашкан Улан-Хол авылында яшәүче көтүче колониядән качкан «зек»ларны тоткарлауда ярдәм күрсәткән. Моның өчен аны 1 миллион сум акча белән бүләкләячәкләр. 23нче сентябрьдә Дагыстан Республикасының Шамхал авылындагы колониядә хөкем ителгәннәрнең камера астын казып качканлыгы билгеле булды. Төрмә сагы җир асты тоннелен иртәнге обход вакытында күреп кала. Төрмәдә утыручыларны санагач, 6 кеше юклыгы ачыклана. Шунда ук качкыннарны эзли башлыйлар. Ике җинаятьче үтерү өчен 14 һәм 15 елга хөкем ителгән булган, калганнар наркотик сатканнары өчен утырган. Дагыстан хөкүмәтендә хәбәр итүләренчә, 30нчы сентябрь көнне качкыннар тимер юл буйлап китеп барганда көтүчене очраткан. «Зек»лар аңардан акчага Калмыкиядәге Лагань шәһәренә илтеп куюын сораган. Көтүче аларның төрмәдән качкан җинаятьчеләр булуын аңлап кала. Шулай да курыкмый, качкыннарны илтеп куярга ризалаша. Илтеп куйгач, полициягә җинаятьчеләрнең кайда икәнлекләрен хәбәр итә. Күп тә үтми, алар кулга алына. Төрмәдән качкан «зеклар» турындагы хәбәр өчен Дагыстан башлыгы Владимир Васильев 1 миллион сум акча вәгъдә иткән була.

Комментарии