«ТАТАР АШЛАРЫ ЙОРТЫ»Н ЮГАЛТТЫК?

«ТАТАР АШЛАРЫ ЙОРТЫ»Н ЮГАЛТТЫК?

«Татар-информ»: Казанның үзәгендә – Бауман урамында урнашкан «Татар ашлары йорты» бинасын быел гыйнвар башында бизнесмен, Архангельскиның элекке мэры Александр Донской 160 млн сумга сатып алган. Донской Бауман урамында берничә «күңел ачу империясе»н тота. «Татар ашлары йорты»нда да ул бөтен гаилә өчен күңел ачу үзәге ачарга җыена. Блогер, активист Ләйлә Лерон-Бахмутова, «Татар ашлары йортын» саклап калуны сорап, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башкалар исеменә ачык хат язган. «Юныс Әхмәтҗанов – татар халык ашларын популярлаштыручы, үз талантына тугры кеше. Ул барельеф һәм йорттагы элмә тактага гына түгел, музейга, гастрономия мәктәбенә дә лаеклы. Ул Франция пешерүчесе Поль Бокюз мәктәбеннән ким булмас иде. Юныс Әхмәтҗанов СССРның алтын медале, «Халыклар дуслыгы» ордены белән бүләкләнгән. Ул 80нче еллардагы Олимпиадада шәхсән үзе хезмәт күрсәткән, татар ашлары турында 9 китап язган, Русия буенча күпсанлы экспедицияләрдә йөзләгән рецепт җыйган. Нәтиҗәдә нәрсә? «Татар ашлары йорты» сатылган. Анда хәзер нәрсә булачак? Чираттагы «Бей посуду» һәм «Дом великана»мы? Сатып алучы татар ашлары идеясен калдырырга вәгъдә итә. Кызганычка, аның сүзләренә ышаныч юк. Ул Бауман урамында сатып алган барлык объектларда да түбән сортлы күңел ачу тәкъдим итәләр. Әйдәгез, бу бинада музей, Юныс Әхмәтҗанов исемендәге гастрономия мәктәбе һәм татар ашлары рестораны ясыйбыз», – дип язган ул.

АГИТБРИГАДА ТӨЗИЛӘР

«Россия 24» телеканалы: Русия Мәдәният министрлыгы Саклану министрлыгы белән берлектә агитбригадалар төзеячәк. Анда төрле төбәкләрдән, төрле жанрларда чыгыш ясаучы, төрле яшьтәге артистлар керәчәк. Бу хакта эфирда мәдәният министры Ольга Любимова белдерде. «Башкаручылар, уртак эшкә үзебез белгәнчә һәм яратканча ярдәм итә алыр идек, дип сорый. Кайдадыр тернәкләнү уза торган егетләр янына барып килергә кирәк, кайдадыр зур концерт бирергә, кайдадыр мәйданда чыгыш ясарга, төбәкләргә барырга», – диде ул. Моңа охшаш тәкъдимне былтыр «Болгар радиосы»ның элеккеге баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов та әйткән иде. Русиянең һәр төбәгендә, хәрби бүлекчәләрдә, фронт сызыгында даими рәвештә мәдәни-агарту концерт-спектакльләре уздырырга кирәк, агитбригада чыгышларында үзем дә катнашыр идем, дип язды ул социаль челтәрдә.

ЧИТТӘН ТОРЫП КУЛГА АЛГАННАР

«Интертат»: Заманында ТНВ каналында хәбәрләр, «Җырлыйк әле» тапшыруын алып барган Эльвира Мадиярованы суд, мошенниклыкта гаепләп, читтән торып кулга алды. Тикшерүчеләр фаразынча, ул – «Frendex» пирамидасында халыкны алдаучыларның берсе. Суд 28нче февральдә аның ире Айдар Мадияровны да «заочно» кулга алу карары чыгарган иде. Ике балалы Мадияровлар гаиләсе һәм Эльвираның әти-әнисе хәзер Төркиядә яши. Тикшерүчеләр фаразынча, пирамидада кертемчеләрдән килгән 200 миллион сум үзләштерелгән, 300ләп кеше алданган. Пирамидага нигез салган Руслан Пичугин, Дмитрий Чечулин, Эльвира Мадиярова, аның ире Айдар һәм әтисе Тәбриз Әхтәмов «Frendex» пирамидасы эше буенча федераль эзләүгә бирелгән иде. Аларның барысы да чит илләрдә.

ЯҢА ЧИР

«Рамблер»: Кошларда яңа авыру тапканнар: пластикоз дип атала. Пластик әйберләрне йоту аркасында кошларның бүтәкәсендә фиброз барлыкка килә икән. Бөекбритания һәм Австралия галимнәре беренче тапкыр бу авыруга исем биргән. Тикшеренү авторлары Австралиядәге кечкенә утрауда юан томшыклы давыл кошларын (буревестник) өйрәнгән һәм, кошлар пластикны күбрәк ашаган саен, аларның бүтәкәсендә җәрәхәтләр күбрәк булуын ачыклаган. Кошлар пластик кисәкләрне азык белән бергә йота — бу ашкайнату тракты тукымалары ялкынсынуга, аннары җәрәхәтләнүгә һәм үзгәрүгә китерә, шул рәвешле азыкны эшкәртүгә, кошларның үсүенә һәм яшәвенә тәэсир итә. Галимнәр пластикоз дөньяның башка урыннарында, башка кошларда да табылырга мөмкин, ди.

ЯШЬТӘН БАШЛАНА

«Коммерсантъ»: Санкт-Петербургта «Вагнерёнок» яшьләр клубы ачылган. Ул безгә инде билгеле булган «Вагнер» шәхси хәрби компаниясе ярдәме белән эшли. Клубның беренче очрашуы 29нчы гыйнварда ук узган, анда «Гадел Русия – дөреслек өчен» партиясе лидеры Сергей Миронов та булган. 16нчы февральдә яшьләр клубының «ВКонтакте»да сәхифәсе булдырылган, анда «яшьләрне үстерү өчен бердәм платформа» дип язып куелган. Соңрак атамадан «Вагнерёнок» сүзен алып атканнар. Яшьләр клубы кураторы урынбасары Кирилл Овчинников «РИА Новости»га сөйләгәнчә, ул рәсми атама булмаган. Куратор Александр Тронин, клубка керергә теләүче яшьләрне «ЧВК Вагнер»ның иминлек хезмәте тикшерә, дип сөйләгән. Бүгенгә клубта 60ка якын әгъза исәпләнә.

БАЛА ТУУГА АКЧА БИРӘСЕ

«Baza» телеграм-каналы: Русиядә «балалар депозиты» булдырырга телиләр. Дәүләт бала тугач та аның исеменә банкта счет ача һәм билгеле бер сумма сала, ә соңрак счетны әти-әни тулыландыра алачак. ВТБ башлыгы Андрей Костин шундый идея әйткән. Кайбер илләрдә мондый практика бар инде. Дәүләт Думасының финанс базары буенча комитеты башлыгы Анатолий Аксаков исәпләп чыгарганча, шул рәвешле 18 яше тулганда баланың банк счетында 1,4 млн сумнан күбрәк акча җыела ала. Дәүләт башта күпме акча сала – анысы әйтелми.

Комментарии