Брежнев күпме тора?

Брежнев күпме тора?

«Бизнес Онлайн»: Мәскәүдә СССР лидеры Леонид Брежневның машина йөртү таныклыгын аукционга чыгаралар. «Документлар Брежневның дачасында сакланган. 1991нче елда Мәскәү мэры итеп Гавриил Попов билгеләнгәч, әлеге дача аңа бирелгән», – диелгән «Литфонд» аукцион йорты аңлатмасында. Лотның башлангыч бәясе – 1,35 млн сум.

500 мең сумлык сәдака

«Mash» телеграм-каналы: Татарстанда яшәүче 81 яшьлек Люция Бусыгина, улыннан мирас булып калган 100 мең сумны алу өчен, банкка барган. Тик кассир ялгышлык белән аңа 600 мең сум биреп җибәргән. Әби үзенә тиешле 100 меңне алып калган, ә арткан акчаны чиркәүгә илткән. Хатасын аңлагач, кассир әбигә шалтырата башлаган. Аңа әбинең икенче улы җавап биргән: акчалар чиркәүдә, дигән. Тик чиркәүдә, гомердә дә андый акча алган юк, дип җаваплаганнар. Хәзер кассир бу 500 меңне үз акчасыннан түләргә тиеш була, дип сөйләгән адвокаты Илнар Сафин.

Менә сиңа рухи зыян!

gazeta.ru: Оренбургта берәү рухи зыянны каплау өчен 100 триллион сум компенсация сорап, судка дәгъва керткән. Дәгъва – суд приставлары федераль хезмәтенә. Моның хәтле компенсацияне беркайчан да сораганнары булмаган. 100 триллион сум – Русиянең биш еллык бюджетыннан да күбрәк.

Урыс телен кысрыклыйлар

ТАСС: «Бүген без дөньяда ясалма, дорфа рәвештә һәм күпчелек очракта бернинди кагыйдәләр белән дә исәпләшмичә урыс телен киметергә, аны читкә кысрыклап чыгарырга маташуларын күрәбез. Урыс теленә сугышны мәгарәдә яшәүче русофоблар гына түгел, актив һәм агрессив юллар белән эш итүче маргиналлар, агрессив милләтчеләр дә игълан итә. Кайбер илләрдә бу рәсми дәүләт сәясәтенә әйләнә» (Русия Президенты Владимир Путин урыс теле буенча совет утырышында).

Комментарии