КОВИД ЧИКЛӘҮЛӘРЕ КӨТЕЛМИ

КОВИД ЧИКЛӘҮЛӘРЕ КӨТЕЛМИ

«ТАСС»: Коронавируска бәйле хәл Русиядә әллә ни зур куркыныч тудырмый. Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова шулай дип белдергән. Аның сүзләренә караганда, ковид белән авыручылар саны соңгы вакытта кими башлаган.

«Коронавирусның яңа төрле инфекциясе буенча бүгенге эпидемиологик хәл аерым үзенчәлекләргә ия, ләкин ул алай ук куркыныч түгел. Моңарчы 6 атна дәвамында без авыручылар санының арта баруын күрдек. Ә соңгы атнада әлеге динамика кимеде», – дип ассызыклаган ул Көнчыгыш икътисад форумында.

Роспотребнадзор башлыгы фаразлавынча, Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә һәм Санкт-Петербургта коронавирус белән авыруның югары нокталары инде узылган. Вирусның «Омикрон» дип аталган яңа төре баш калкыткан чорны чагыштырмача кыска вакыт аралыгында уза алуыбыз коллектив иммунитетның шактый югары дәрәҗәдә булуы турында сөйли, дип нәтиҗәли Анна Попова. Шулай булгач, ковид белән авыручылар артуга бәйле өстәмә чикләүләр кертүнең дә хаҗәте юк, дигән фикерне җиткерә.

БУЙ ҖИТМӘС ИПОТЕКА

«РИА «Новости»: Илдәге гаиләләрнең ким дигәндә 40 проценты хәтта ташламалы ипотекага да ия була алмый. Русия хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Ольга Баталина шундый нәтиҗәгә килгән. «Сүз дә юк, ипотека кредиты шактый гаиләләр өчен торак шартларын яхшыртуның гади һәм кулай юлы. Бигрәк тә ташламалы гаилә ипотекасы, авыл ипотекасы, Ерак көнчыгыш ипотекасы программаларыннан файдаланганда. Аларның барысында да кредитларның процент ставкалары киметелә. Ләкин иң өметле фаразлардан чыгып нәтиҗә ясаганда да, бүген гаиләләрнең кимендә 40 процентының бернинди ипотека рәсмиләтерү мөмкинлеге юк», – дип белдерә Ольга Баталина.

Аның фикеренчә, аерым очракларда ипотека хәтта балалар тууын киметүгә этәрүче сәбәп тә булырга мөмкин. Башта ул илдәге демографик хәлне яхшырту ысуллары дип мәшгульлекне, адреслы ярдәмне, ярлылык белән көрәшне, торак шартларын яхшыртуны, сәламәтлекне ныгытуны атаган иде.

ХАКИМИЯТ ОРГАННАРЫ СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРГӘ КҮЧӘ

«Бизнес Онлайн»: Русия хөкүмәтенең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, илдәге хакимият органнары «Одноклассники» һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә рәсми аккаунтлар алып барырга тиеш булалар. Әлеге таләп Дәүләт һәм җирле үзидарә органнарына, ведомстволар каршындагы оешмаларга һәм судларга кагыла. Алар «Одноклассники», «ВКонтакте» социаль челтәрләрендәге аккаунтларында үткәрелгән чаралар турында хисапларны һәм актуаль сорауларга аңлатма-комментарийларны биреп барырга тиешләр. Шулай ук, хакимият органнары тарафыннан контакт мәгълүматларын (адресын, электрон почтасын, телефон номерын) урнаштыру да күздә тотыла.

Әлеге таләп агымдагы елның 1нче декабреннән көченә керә. Искә төшерәбез, хакимият органнары социаль челтәрдә булырга тиешлеге турында законны ДәүДума инде июнь аенда кабул иткән иде. Ул закон нигезендә, аккаунтлар белән идарә итү, мәгълүматларны төзәтү, социаль челтәрдә урнаштыру эшләре «госуслуги» порталы нигезендә барлыкка китерелгән махсус система ярдәмендә башкарылачак.

 АРЗАН, ДИП АЛДАНМАГЫЗ!

«Татар-информ»: Санкцияләр башлангач, чит ил автомобильләрен Татарстанга Казахстан аша кертү 60 тапкырга арткан. Татарстан таможня хезмәте мәгълүматларына караганда, агымдагы елның гыйнвар-июль айларында Казахстаннан 237 җиңел машина кертелгән. Идел буе федераль округ буенча исәпләгәндә, андый очраклар быел 2 меңнән артып киткән. Моның сәбәбе Казахстанда таможня пошлинасына ташлама булуга бәйле, дип аңлата Идел буе таможня идарәсенең таможня контролен оештыру хезмәте җитәкчесе вазифасын башкаручы Александр Преорчук. Әлеге ташлама нигезендә автомобильне Казахстанга өченче илдән 15 процентка хәтле түбәнрәк ставкага кертергә мөмкин. Русиялеләр өчен дә андый машинаны сатып алу арзанракка төшә кебек. Ләкин бер нечкәлеге бар: автомобиль Казахстанда кулланылса гына ташлама каралган һәм Русиягә чыкканда да ул машина руле артында Казахстан гражданины булырга тиеш. Инде руль артына вакытлыча казахстанлыны утыртып, автомобильне Русиягә алып кайтып җиткергән очракта да, җиңел суларга иртә, ди Александр Преорчук. Казахстандагы таможня пошлинасы ташламасы Русиядә көчкә ия түгел. Шуңа күрә машинаны теркәткәндә проблема туарга мөмкин. Пошлинаның ташлама өлешен барыбер өстәп түләргә кирәк була. Ә Русиядә аны түләү урыннары юк. Нәтиҗәдә, кире Казахстанга барып түләргә кала. Шундый уңайсыз хәлгә юлыкмас өчен, автомобильне Казахстанда сатып алганда ук, аның Казахстанга нинди пошлина түләү юлы белән кертелгәненә игътибар итәргә кирәк, ди эксперт.

ЭЧКЕЧЕЛӘРНЕ ДӘ КИСӘТӘЛӘР

«RT»: Спиртлы эчемлек савытларының ярлыкларында «Алкоголь сезгә дошман!» дигән язу барлыкка килергә мөмкин. ДәүДуманың халыкара эшләр буенча комитеты рәисе Леонид Слуцкий җитәкчелегендә бер төркем депутатлар һәм сенаторлар алкогольнең зыяны һәм аерым категория гражданнар өчен каршы күрсәтмәсе булуы турында әзерләгән закон проекты шундый яңалыкны күздә тота. Әлеге кисәтү язуыннан тыш, проектны әзерләүчеләр 18 яше тулмаганнарга, йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларга, нерв системасы һәм эчке органнар чиреннән интегүчеләргә, транспорт белән идарә итүчеләргә спиртлы эчемлекләрне куллануның каршы күрсәтмәсе булуы турындагы мәгълүматны ярлыкларда төрле рәсем-сурәтләр ярдәмендә аңлату тәкъдиме белән чыгалар.

Закон проекты алкогольнең зыяны турындагы мгълүматларны эчемлек савытларына урнаштыру тәртибен дә билгели. Аның буенча кисәтүле мәгълүматлар спиртлы эчемлек савыты ярлыгына, кызыл рамка эченә ак фонга урнаштырылырга һәм ярлык күләменең 20 процентыннан артмаска тиеш.

ИЛДӘН КИТҮЧЕЛӘР АРТКАН

«Бизнес Онлайн»: Агымдагы ел башыннан 419 мең кеше яшәү урынын алмаштырып илдән чыгып киткән. Ә 2021нче елда әлеге күрсәткеч 202 мең булган. Росстат мәгълүматларына караганда, быел 79,6 мең русияле Украинага күчкән. Яшәү урыны итеп БДБ илләрен сайлаучылар 368 мең булган. Алардан кала, Русия гражданнары шактый күченгән илләрдән Таҗикстанны (58,4 мең), Әрмәнстанны (49 мең), Кыргызстанны (43,6 мең), Казахстанны (40,7 мең) һәм Үзбәкстанны (38,6 мең) атарга мөмкин. Ерак чит илләргә китүчеләр 50 мең тирәсе булган. Ә 27 мең кеше кире Русиягә кайткан.

Комментарии