ШӘП ӘЙТКӘН

ШӘП ӘЙТКӘН

«Московский комсомолец»: Һәркем пенсиягә чыгу вакытын үзе билгели алырга тиеш. Моның өчен Русиядә «йөзә торган» пенсия яше кертергә кирәк. Экономика фәннәре докторы, Экономика Югары мәктәбе профессоры Евгений Гонтмахтер шундый фикердә. Аның сүзләренчә, алга киткән илләр күптәннән шундый технология куллана. «Бу дәүләткә карата хөрмәт тә уятачак», – ди экономист.

ЧҮПЛЕК ТҮГЕЛ, КАБУЛ ИТҮ ПУНКТЫ

«Вечерняя Казань»: Узган атнада «Вечерняя Казань» сайты Казанның бер чүплегенә күпләп ташланган РФ һәм ТР Конституция брошюраларының фотосын урнаштырган иде. Гадел Кутуй урамындагы бу чүплекне «ВК» укучылары шунда ук танып алды. Тик «Идел буе экология комплексы» компаниясе бу мәгълүматның дөреслеккә туры килмәвен аңлатты. Алар сүзләренчә, җирдә әвәләнеп яткан әлеге брошюралар чүплек территориясендә түгел, ә кабул итү пунктында ята. Әлеге компания 2014нче елдан ук макулатура җыю белән шөгыльләнә. Конституция брошюралары да икенчел кулланылышка тапшырылган икән.

ТАТАРСТАНЛЫЛАРНЫ ТӘНКЫЙТЬЛИ

«Шәһри Казан»: Татарстанда коронавирус йоктыру очраклары көн саен ачыкланып тора. Ул бер караганда артып та, кимеп тә китәргә мөмкин. Бу безнең профилактика чараларын ничек үтәвебезгә бәйле, дип белдерде ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. «Бер мисал китерәм. Узган атнада троллейбуста кайтырга туры килде. Анда 28 кеше иде. Битлек һәм перчаткаларны бер мин генә кигән идем. Дүртесе битлекне ияге астына төшереп кигән. Калганнары – битлек һәм перчаткасыз, бер-берсенә янәшә утырганнар, өстәвенә икесе бертуктаусыз йөткереп бара», – дип тәнкыйтьләде ул. – Менә бу, күрәсең, икенче дулкынны көтүчеләрдер. Шуңа күрә тагын бер кат кисәтәм: саклану чаралары кулланырга кирәк. Битлек һәм перчаткаларны киеп йөрү мәҗбүри. Социаль дистанция турында да онытмагыз».

ҖАНВАРГА ДА КИРӘК

«Кызыл таң»: Берлинның бер районында яшәүчеләр йорт янында калдырылган аяк киемнәренең төнлә юкка чыгуын сизеп алган. Иң беренче югалтуны башкаланың Целендорф районында яшәүче Кристиан Майер сизгән: төнлә аның кроссовкасын террассадан урлаганнар. Ул бу хакта урындагы порталга язган һәм бу проблема белән башка халыкның да очрашуы ачыкланган. Берничә көннән соң шәһәрнең бер урамында Майер авызына ике аяк киеме кыстырган төлкене күргән һәм карак артыннан күзәтергә булган. Урман яланында ул гаҗәеп хәлгә юлыга: биредә 100 данәдән артык аяк киеме өеме була. Шулар арасында берничә төлке дә яткан.

ТӨРКИЯДӘГЕ ЯЛЫҢ ХАСТАХАНӘДӘ ҮТМӘСМЕ?

«Өмет»: Төркия туристлар өчен керү кагыйдәләрен билгеләде. Белүегезчә, 1нче августта Төркиягә һава рейслары рөхсәт ителде. Анкара, чит ил туристлары өчен аэропортлар ачылганнан соң, пассажирларны кабул итү кагыйдәләрен ачыклады. Коронавирус белән зарарланган пассажирның күршеләре, мәҗбүри рәвештә карантинга җибәрелмәячәк. Ләкин аларга тест үтәргә туры киләчәк. Тест бушлай. Тест тискәре булса, туристлар ялларын дәвам итә алалар. COVID-19 симптомнары булган авыруны тикшеренүгә җибәрәләр. Бу очракта тест нәтиҗәләрен көтү вакыты дүрт сәгатькә кадәр булачак. Кирәк булса, туристны дәүләт клиникасында дәваларга озатачаклар. Аны дәвалау страховка полисы белән капланырга тиеш, чөнки коронавирус аеруча куркыныч инфекция дип исәпләнә. Әгәр турист карантин аркасында кире рейсына соңласа, билет бәясен иминият компаниясе каплаячак.

КАБАТ ЧЕЛЛӘ ҺӘМ АЗ ЯҢГЫРЛАР

«Интертат»: КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиевның август аена һава торышы фаразлары: «Августта эссе һәм температура рекордлары булырга мөмкин. Рекордлар антициклон һава торышы урнашу белән бәйле».

Русия Гидрометеорология үзәгенең озак вакытка ясалган фаразларына караганда, Татарстанда август ае нормага якын һәм нормадан югарырак, ә явым-төшемнәр кимрәк булачак. «Нормадан югары булган» категориядә республиканың көнбатышы калачак, ә Татарстан территориясенең күпчелек өлеше «нормага якын» зонада калачак, дип фаразлана. Август өчен температура нормасы – 17,4 градус җылы һәм явым-төшемнәр күләме – 61 мм.

Метеоролог хәбәр иткәнчә, архив мәгълүматлары буенча, соңгы унъеллыкта (2010 – 2019нчы еллар) ике тапкыр гына август бик нык эссе булган.

Метеорологлар сентябрьдә аномаль җылылык көтәргә киңәш итми. Һава торышы нормага якын булачак.

БАЛАЛАР МӘКТӘПТӘ УКЫРМЫ?

«Ватаным Татарстан»: Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина: Әлегә Татарстанда уку елын вакытында башларга ният бар. Барлык мәсьәләләр дә федераль дәрәҗәдә хәл ителә. Республикада вазгыять тотрыклы. Авыруның атналык үсеш темпы 0,6, көнлек үсеш темпы – 0,5 процент. Вазгыять 1нче сентябрьдә укуны башларга мөмкинлек бирә. Белем йортлары укучылары өчен элеккечә ишекләрен ачса, биредә мәҗбүри санитар таләпләр гамәлгә керәчәк. Мәктәпләрдә дозаторлы антисептик, сыйныф бүлмәләрендә бактерицид нурландыргычлар (облучатель), термометрия уздыру мөмкинлеге булырга тиеш.

Комментарии