ТҮЛӘҮНЕ «АКЫЛЛЫ» СИСТЕМА АЛА

ТҮЛӘҮНЕ «АКЫЛЛЫ» СИСТЕМА АЛА

«Интерфакс»: Мәскәү-Казан арасындагы М-12 трассасында акча җыю өчен 13,1 млрд сумлык «акыллы» системалар булачак. «Автодор» «Бердәм оператор» белән шул хакта килешү төзегән. Ул 2048нче елга кадәр гамәлдә булачак. «Акыллы» система үзе 2023нче елга әзер булырга тиеш. Элегрәк Татарстанның транспорт министры Фәрит Хәнифов республикада яшәүчеләрнең бу юлда бушлай йөри алачагын белдерде. Бу машина юлына кергәндә шлагбаумнар яки түләү пунктлары булмаячак, акчаны машина номерына карап автомат рәвештә алачаклар, диде ул. Татарстан башкаласын Мәскәү белән тоташтыра торган яңа юл 2024нче елда ачылыр дип көтелә. Яңа юлдан Казаннан Мәскәүгә хәзерге 10 сәгать урынына 6,5 сәгать эчендә барып җитү мөмкин булачак диелә. Җиңел машиналар километрына 2,5 сум түләячәк. Шулай итеп, түләүле юлдан Казаннан Мәскәүгә бару 1600 сумга төшәргә мөмкин.

ТОРАК САТЫП АЛУ МӨМКИН ТҮГЕЛ ДИЯРЛЕК

«Реальное время»: 2020нче елдан 2022нче елга кадәр Казанда хезмәт хакы 13 процентка арткан. Ә шул ук вакытта күчемсез милек бәясе 64 процентка күтәрелгән. Ике күрсәткеч арасында упкын – 51 процент, дип исәпләп чыгарган «Циан.Аналитика» экспертлары. Торак сатып алу коэффициентын да санаганнар. Халыкара классификация буенча, әлеге коэффициент 3кә кадәр булса (күрсәткеч елларда исәпләнә), халыкның торак алу мөмкинлеге бар булып чыга. 3тән 4кә кадәр булса – сатып алу бик үк мөмкин түгел, 4тән 5кә хәтле – сатып алуда җитди кыенлыклар бар, 5 елдан күбрәк булса – торак сатып алу мөмкинлеге сизелерлек дәрәҗәдә аз. Казанда торак сатып алу мөмкинлеге 6,1гә тигез икән. Моны «мөмкин түгел дәрәҗәсендә» дип аңларга кирәк.

АКЫЛСЫЗ ШАЯРТУ

«Baza» телеграм-каналы: Симферополь шәһәрендә Жан Запрута исемле адвокат эш буенча җирле ФСБ бинасына кереп чыгарга тиеш булган. Ишек төбендә, гадәттәгечә, кизү торучы тикшерүче булган, портфелегездә тыелган әйберләр юкмы, дип сораган. Адвокат шаяртырга, ә бәлки тәртип саклаучының уяулыгын тикшерергә уйлаган һәм портфельдә «кәгазь бомба бар» дип әйткән. Кизү торучы хезмәткәр ишекне бикләгән, полиция чакырткан, шуннан соң адвокатка шаяртуының кызык булмавын аңлаткан. Этләрен ияртеп кинологлар килеп җиткән, алар портфельне тикшергән, бернинди тыелган әйбер дә тапмаган. Шуннан соң адвокатка үз гамәлен полиция бүлекчәсендә аңлатырга туры килгән. Хәзер аңа карата террорлык акты турында ялган хәбәр бирү маддәсе нигезендә җинаять эше ачулары ихтимал.

ФОНТАНДА КОЕНАМ ДИП, БАРМАГЫН ЮГАЛТКАН

«Инказан»: Казанның Горький паркында җырлый торган фонтанда алты яшьлек малайның өч аяк бармагы өзелгән. Өч балалы гаилә Казанга ял итәргә Свердлау өлкәсеннән килгән булган. Балалар фонтанда әвәрә килеп йөргән. Берзаман олысы егылган һәм кычкырып җибәргән. Өзелгән бармакларның икесен больницада теккәннәр, хәзер баланы шактый озакка сузылган тернәкләнү көтә. «Mash Iptash» телеграм-каналы малайның әти-әнисе сүзләренә сылтама ясап язуынча, зыян күрүче тарафка 30 мең сум акча биргәннәр – шуның белән шул. Ә мэрия гаиләгә ярдәм күрсәтелде, фонтан төзәтелде, дип белдергән. Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан, прокуратура тикшерү башлаткан. Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе әлегә андый фонтаннарны туктатып торуы турында хәбәр иткән. Җырлый торган фонтаннар өч урында – Горький паркы, «Ак чәчәкләр» бульвары һәм Горки-Әмәт урманында бар. Ә Түбән Камада шуңа охшаш фонтанның рәшәткәле каплавычына бер хатын-кызның аягы төшеп киткән. Шәһәр хакимияте рәшәткә тиешенчә беркетелде, дип белдергән.

ДУС БУЛМАСАҢ...

«РИА Новости»: Безгә дус булмаган илләрнең гражданнарына Русиядән уллыкка яки кызлыкка бала алу, шулай ук опека рәсмиләштерүне тыярга мөмкиннәр. Шундый эчтәлектәге закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән. Хәзерге вакытта дус булмаган илләр исемлегендә 49 дәүләт: Баһамалар, АКШ, Бөекбритания (шул исәптән Гернси, Джерси һәм Мэн, Ангилья, Британиянең Виргиния утраулары һәм Гибралтар), Украина, Австралия, Албания, Андорра, Исландия, Канада, Лихтенштейн, Микронезия, Монако, Яңа Зеландия, Норвегия, Корея, Сан-Марино, Төньяк Македония, Черногория, Швейцария, Япония, Сингапур, Тайвань һәм Европа союзының 27 дәүләте. Теге яки бу ил Русиягә карата «дусларча булмаган гамәлләр кылуын туктатса», аның гражданнарына карата кертелгән тыюлар да юкка чыгарылачак, диелә.

19 ЕЛ АРМИЯДӘН КАЧЫП ЙӨРГӘН

«Baza» телеграм-каналы: Хабаровск краенда яшәүче бер ир-ат 19 ел элек армиядән качкан. Бу заманга кадәр ялган документлар белән яшәгән, тик күптән түгел аны тотканнар һәм яңадан хәрби хезмәткә җибәргәннәр. Аңа хәзер 38 яшь.

2003нче елда Женя армиягә чакыру алган һәм Мәскәү янына хәрби хезмәткә җибәрелгән. Тик солдат тормышын ошатмаган, частьтан качкан һәм яшеренгән. Беренче вакытларда йорт чормаларында яшәгән, базарда төрле эштә эшләгән, бераз акча туплагач, яшәренә бер бүлмә арендалаган. 2008нче елда берәү югалткан паспортны сатып алып, анда үз фотографиясен ябыштырган һәм Сергей булып яши башлаган. Шул рәвешле, кем икәнен белгертмичә, еллар буе качып йөри алган. Туганнары белән элемтәгә кермәгән, шуңа күрә алар да аны үлгән дип санаган. Шуның хәтле хәйләкәр схеманы мәхәббәт челпәрәмә китергән. Женя-Сергей бер кыз белән яши башлаган, ә анысы мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә теләгән. Шуннан соң дезертир сөйгәненә барысын да сөйләп биргән. Тәртип саклау органнарына барып, кем икәнемне әйтәм, дип йөргән, ләкин өлгермәгән: йөзне таный торган камера аның шәхесен ачыклаган. Ир-атка карата дезертирлык һәм ялган документлар әзерләү маддәләре буенча эш ачканнар. Суд карарын көткәндә, ул армиядә хезмәт итә торачак.

ТАТАРСТАНДА НАМАЗ ВАКЫТЛАРЫ ҮЗГӘРӘ

«Татар-информ» Татарстан районнарында 3нче августтан иртәнге намазлар агымдагы елның 5 маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый.

Искәртәбез: май ае башыннан алып (Казан өчен 5 майдан башлап) август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләрен истә тотып, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла. Төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның вакытын күз белән күреп (визуаль рәвештә) билгеләп булмый.

Моны истә тотып һәм ислам галимнәре фикерләренә таянып, намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү турында карар кабул ителгән иде. Ястү намазы – кояш баеп сәгать ярым узганнан соң, ә «Сәхәр» вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала куелган иде.

Намаз вакытларындагы үзгәрешләр беренчеләрдән булып Татарстанның көньяк районнарында күзәтелә: 3нче августтан Урыссуда ястү вакыты соңрак (21:53), ә иртәнге намаз иртәрәк (23:47) керә. Казан шәһәрендә намаз вакытында үзгәреш 8нче августка туры килә, бу көнне ястү 22:05 сәгатьтә, 9нчы августта исә иртәнге намаз вакыты 00:18 сәгатьтә керә.

Комментарии