ДЕПУТАТ БАЛАНЫ БӘРДЕРГӘН ҺӘМ КАЧЫП КИТКӘН

ДЕПУТАТ БАЛАНЫ БӘРДЕРГӘН ҺӘМ КАЧЫП КИТКӘН

«РЕН ТВ»: Новосибирск өлкәсенең Татарск районы депутаты Сергей Мамонтов юлда уйнап йөргән 6 яшьлек баланы таптаган һәм ярдәм итмичә китеп барган. Вакыйганың видеосыннан күренгәнчә, «Тойота» машинасында баручы депутат ишегалдына керә торган борылышта баланы бәрдерә, аның өстеннән чыгып киткәч кенә туктый. Машинасыннан төшеп, бала янына килеп карый һәм кабат рульгә утырып, урыннан китеп бара. «Ашыгыч ярдәм»не юлдан узып баручылар чакырта. Хәзерге вакытта бала реанимациядә тотрыклы авыр хәлдә, аның башында зур яра, сөякләре сынган. 67 яшьлек Сергей Мамонтов «Бердәм Русия» партиясе әгъзасы булган, хәзер аны партиядән чыгаралар. «Баланы таптаткан һәм аны ярдәм чакырмыйча юлда ташлап калдырган затны кеше дип атап та булмый», – дигән партиянең төбәктәге башкарма комитеты җитәкчесе Юлия Швец. Тикшерү комитеты РФ Җинаять Кодексының 125нче маддәсе («Куркыныч хәлдә калдырып китү») буенча эш ачкан, аның буенча депутатка бер елга ирегеннән мәхрүм ителү яный. Мамонтов 11 тәүлеккә тоткарланган, ул гаебен таныган.

«АКЧА ДӘҮЛӘТКӘ ЭЛӘКМӘСЕН ДИП ӨЙЛӘНӘМ»

«Московский комсомолец»: Кемерово өлкәсенең Белово шәһәрендә яшәүче 35 яшьлек Василий мобилизацияләнгәннән соң үзенә хатын эзли башлаган. «Минем туганнарым юк. Үзебезнең шәһәрдә яшәүче берәр хатынның тормышын яхшы якка үзгәртәсем килә. Барыбыз да аңлыйбыз, махсус хәрби операция – куркыныч миссия. Әлбәттә, исән кайтырга язсын, тик кайта алмау ихтималлыгы да бар бит. Иминият түләүләренең аңлашылмый торган фондларга калуын теләмим, иң яхшысы үзебезнең якташ хатын-кызга бирелсен», – дип язган ул Кемерово өлкәсенең бер паблигында. Василий балалар йортында үскән, шуңа да туганнары юк. Ул мобилизациягә эләккәч, йортын һәм машинасын балачак дустына калдыруы турында ышанычнамә кәгазе язган. Үзенә түләнәчәк социаль түләүләрне, ә үлгән очракта тиешле иминият акчасын алып барсын өчен берәр хатын-кыз белән өйләнешергә булган, шуңа күрә шушындый игълан урнаштырган да. Бер туганы да булмаганнарның иминият акчасы дәүләт хисабына яки үзең сайлаган фондка күчә бит. «Иң яхшысы – чын кешегә булышу», – дип фикер йөрткән Василий. Игъланны күреп, 15ләп хатын-кыз элемтәгә чыккан. Василий ире «Листвяжная» шахтасында һәлак булган Надежда исемле хатынны сайлаган, язмышы тетрәндерде, дип аңлаткан. Хәзер хатын Омскидагы күнекмәләр үзәгенә килергә тиеш – Василий әлегә шунда өйрәнүләрдә. Аларның никахларын шунда теркәячәкләр.

ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫНДА ЭШЛӘҮЧЕЛӘРНЕ – АГИТБРИГАДАГА

«РИА Новости»: ДәүДумада дәүләт театрларында эшләүче артистларны агитация бригадаларына җибәрү турында закон проекты әзерләнә. «Дәүләт театрында эшлисең һәм дәүләттән акча аласың икән, рәхим ит, җыен да агитбригадага, фронт сызыгына кит һәм безнең хәрбиләрне илһамландыр», – дигән Думаның контроль буенча комитеты башлыгының беренче урынбасары Дмитрий Гусев. Ул шулай ук бюджеттан акча алучы мәдәният әһеле дәүләт сәясәтенә каршы сүз әйткән очракта, ул акчадан колак кагарга тиеш, дигән.

МОБИЛИЗАЦИЯДӘН КАЧУ – ҖИНАЯТЬ

«Российская газета»: Дәүләт Думасының иминлек буенча комитеты рәисе Василий Пискарев һәм аның урынбасары Эрнест Вәлиев, шулай ук ДәүДуманың һәм Федерация Советының оборона буенча комитетлары җитәкчеләре Андрей Картаполов белән Виктор Бондарев мобилизациягә чакырылудан качып калган өчен җинаять җаваплылыгы турында закон проекты әзерләгәннәр. Ул әлегә Думага кертелмәгән. Рәсми рәвештә «повестка» тапшырылганнан соң качып калган очракта гына җинаять җаваплылыгына тарту каралган, дип аңлатканнар проект авторлары. Җәза буларак 200-500 мең сум яки 1-3 еллык керем күләмендә штраф, яки 5 елга кадәр мәҗбүри эш, яки 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү тәкъдим ителгән. Тәгаен җәзаны, барлык шартларны исәпкә алып, суд билгеләячәк, диелә. Эрнест Вәлиев закон проекты нормалары бу өлешчә мобилизациядән качып калганнарга кагылмаячак, дигән. «Русия Президенты Владимир Путин өлешчә мобилизациянең тәмамлануын белдерде. Без әзерләгән закон проекты хәзерге вакытка түгел, киләчәк өчен», – дигән ул.

Комментарии