25 МИЛЛИОННЫ КАЗИНОДА ОТТЫРГАН

25 МИЛЛИОННЫ КАЗИНОДА ОТТЫРГАН

«Башинформ»: Башкортстанның Салават районы суды 2019нчы елның маенда банктан 25455862,50 сум урлауда гаепләнгән ирле-хатынлы Хәйруллиннарга хөкем карары чыгарды. Банкта кассир булып эшләгән Луиза Хәйруллина судка кадәр СИЗОда утырды. Ире Марат исә өй сагында иде. Луизаны биш елга гомуми режимлы колониягә хөкем иттеләр. Маратка алты ел бирделәр. Моннан тыш, алар банкка урланган 25 миллион сумны кире кайтарырга тиеш була. Берничә көн элек Луиза хөкем карары чыгарыр алдыннан соңгы сүзен әйткән иде. Ул иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәза сорады. «Ирем ягыннан психологик һәм физик басым булды. Мин җинаятьнең авырлыгын аңламадым, ләкин аны булдырмаска тырыштым, кассада җитмәгән акчаны куеп барырга маташтым. СИЗОда утырган вакытта җинаятьнең бар авырлыгын аңладым. Үземә зиннәтле әйберләр алмадым. Бөтен акчаны ирем Маратка бирдем. Мәрхәмәтле, беркатлы һәм ышанучан булуым аркасында, иремнең сүзенә карап, кассадан акча алдым», — дигән иде Луиза судта. Марат Хәйруллин акчаларны казинода оттырган, диелә.

БАЛАСЫН САТУГА КУЙГАН

«Комсомольская правда»: Санкт-Петербургта яшәүче бер ир-ат түләүсез игъланнар сайтына 900 миллион сумга улын сату турында игълан биргән. Ул аны «Хайваннар» бүлегендә урнаштырган. «Америка кёрлы (мәче токымы. – ред.). Барсик кәттә, тик тырнарга мөмкин», — дип язган әти кеше улы турында. Әлеге белдерүне бала хокуклары буенча вәкил күреп алган. «Безнең бер хезмәткәребез урамда песи тапкан. Ул песине урнаштыру өчен игълан бирергә теләп, игъланнар сайтына кергән һәм баласын сатучы ир-атның белдерүенә тап булган. Бу хәл турында шунда ук бала хокуклары буенча вәкил Анна Митянинага хәбәр итәләр», — дип сөйләгәннәр вәкилнең матбугат хезмәтендә. Берничә сәгатьтән бала хокуклары буенча вәкил игъланнар сайты администрациясенә мөрәҗәгать итә, полициягә дә җиткерә. Хәзер бу эшне полиция тикшерә. Улын сату турында игълан куйган ир-атка штраф яный. «Кызганычка, мондый хәлләр булгалый. Андый игълан күргән кешеләргә полициягә хәбәр итәргә кирәк. Бу усал шаяртумы, әллә тәрбия чарасымы — анысын полиция ачыклаячак. Болай эшләргә ярамый. Бала — сезнең милек түгел, аңа негативыгызны күчермәгез», — дип аңлатканнар балалар омбудсмены аппаратында.

ЯЛГЫШЫП «ҮТЕРГӘННӘР»

«Интертат»: Пермь табиблары 74 яшьлек хатынның үлеме турында ялгыш белешмә биргән. Туганнары кабер казып, чәчәкләр сатып алгач кына, әбине ковид-госпитальдә тапканнар. Больницадан шалтыратып, әнисенең үлеме турында хәбәр иткәч, улы Алексей үлем турында белешмәне барып ала. ЗАГСта үлем турында таныклык бирәләр һәм туганнар җирләү эшләренә әзерләнә башлый. Хушлашу көнендә әбинең туганнары, дуслары, хезмәттәшләре зиратка җыела. Катафалк көтәләр, тик машина килми. «Шалтыратып җавап ала алмагач, абыем белән хастаханәгә киттек. Абый моргка керде, ләкин мәетләр арасында әнине тапмаган. Аннары коронавирус костюмы кидереп, мине «кызыл зона»га кертеп җибәрделәр. Палаталарның берсендә яткан хатын-кызлар арасында мин әниемне таптым. Исән!», – дип искә ала Алексей. Палатадан чыккач, ул туганнарына шалтыратып, җеназаның булмаячагын, әнисенең исән икәнен әйтә. Баш табиб: «Гафу итегез, зинһар, хата чыкты», — дип кенә әйтә ала. Ике атна узгач, әбине өенә кайтарып җибәрәләр. Аның белешмәсендә инсульт һәм COVID-19 диагнозы куелган була. Тик 2 атна ярымнан әби чынлап торып җан бирә. Беренче «җеназа»га тотылган акча әле кире кайтару этабында була, шуңа күрә гаилә кирәкле бар әйберне кабат сатып ала.

«ТАТАР ҖЫРЫ» КЕМНЕКЕ?

Инстаграм: «Татар җыры» фестивален оештыручы «Барс-Рекордс» ширкәте «Яңа татар җыры» бәйгесен уздыручы «Ваһапов фонды»на дәгъва белдергән, бу сүзтезмәне куллануны «немедленно» туктатырга кушкан. «Ваһапов фонды» продюсеры Рифат Фәттаховның инстаграм сәхифәсендәге язмасын урысчадан тәрҗемә итеп китерәбез: «Яңа татар җыры» дигән сүзтезмәне куллануны кичекмәстән туктатырга! «Барс-Рекордс» ҖЧҖ җәмгыяте директоры К.М.Гәрәевнең вәкилләре әнә шундый рәсми таләп белән мөрәҗәгать иттеләр. Бактың исә, 2012нче елда ук «Барс-Рекордс» «Татар җыры» комбинацияләнгән товар билгесен, шул исәптән, әлбәттә, «Татар җыры» сүзтезмәсен дә теркәгән икән. Хәзер «Барс»лар җитди рәвештә алардан башка беркем дә «Татар җыры» сүзтезмәсен кулланырга хокуклы түгел дип саный. Шунысы кызык: татар халкы өчен кыйммәтле һәм изге, күп гасырлык тарихы булган «Татар халкы», «Татар тарихы», «Татар теле» сүзтезмәләрен кемгә дә булса кулланырга ярыймы соң?! Иртәгә кем дә булса бу сүзләргә хокукы булуы турында белдерсә? Рәсми рәвештә белдерәбез:

  1. Безнең фонд «Яңа татар җыры» сүзтезмәсен кулланып, беркемнең дә хокукын бозмый;
  2. Гомуми кулланылыштагы «Татар халкы», «Татар теле», «Татар җыры» һәм башка сүзләр бер компаниянең дә шәхси милке була алмый. Димәк, аларга саклау характеры кагылмый;
  3. «Барс-Рекордс» тарафыннан безнең эшчәнлекне, бигрәк тә татар халкының мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү кебек көн кадагындагы мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгәнен тыярга маташуы мөмкин хәл түгел;

4. «Барс-Рекордс» тарафыннан мондый дәгъвалар белдерү кабатланган очракта без катгый һәм адекват җавап чаралары күрергә мәҗбүр булачакбыз», – дип яза Рифат Фәттахов.

«Азатлык» («Ят агент») «Барс Медиа» ширкәте җитәкчесе Динә Гәрәеваның фикерен сораган. «Бу хакта комментарий бирмим», – дигән ул.

Комментарии